16+

Тавыш бирергә барырга курыкма!

Сайлаучы да, сайлатучы да бер нинди вируслардан да курыкмаска тиеш! Үзәк сайлау комиссиясе шундый фикердә. Чөнки сайлаучылар сәламәтлегенә зыян салынмасын өчен барысы да эшләнеләчәк. Моны Үзәк сайлау комиссиясенең быелгы сайлаулардагы девизы дип атарга да була.

Тавыш бирергә барырга курыкма!

Сайлаучы да, сайлатучы да бер нинди вируслардан да курыкмаска тиеш! Үзәк сайлау комиссиясе шундый фикердә. Чөнки сайлаучылар сәламәтлегенә зыян салынмасын өчен барысы да эшләнеләчәк. Моны Үзәк сайлау комиссиясенең быелгы сайлаулардагы девизы дип атарга да була.

Белгәнебезчә, 1 июльдә Россия халкы Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирүләрдә катнашачак. Татарстанда үз тавышларын бирергә теләүчеләр дә, сайлау комиссиясе әгъзалары да — барысы да битлекләр һәм перчаткалар белән 100 процент тәэмин ителәчәк, дип вәгъдә бирә Үзәк сайлау комиссиясе. Моның өчен 3 млн битлек, шуның кадәр үк перчатка һәм 90 мең литр антисептик сатып алынган! Ә өйләргә килеп тавыш бирдергән сайлау комиссиясе әгъзалары өстәмә рәвештә, бер тапкыр киелә торган халатлар белән тәэмин ителә. Алар йөри торган машиналар да һәрдаим дезинфекцияләнәчәк, дип белдерделәр Үзәк сайлау комиссиясендә. 

- Бу юнәлештә эш этаплап уздырыла. Хәзер без комиссия әгъзалары һәм тавыш бирүчеләр өчен махсус саклану чаралары җыелмасы булдырдык. Үзәк сайлау комиссиясенең бер әгъзасына 4 битлек, 4 пар перчатка һәм антисептик туры килә. Гомумән алганда, һәр сайлау участогына кулларны дезинфекцияли торган 14 литр сыекча китереләчәк. Хәзер эшли торган территориаль сайлау комиссияләре саклану чаралары белән тулысынча тәэмин ителгән. 16 июньдә гражданнарны кабул итә башлаячак участок сайлау комиссияләре дә саклану чаралары да шулай эшләячәк, - диде Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев. 

Билгеле булганча, 1 июльгә кадәр һәм Бөтенроссия тавыш бирү көнендә республикада 2 810 сайлау участогы эшләячәк. 1 гыйнварга булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда 2 938 433  сайлаучы исәпләнә. 

Лилия ЛОКМАНОВА
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading