16+

Тавыш бирүләрнең беренче көнендә 350 меңнән артык кеше катнашкан

Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирүнең беренче көнендә республикада 357 мең 599 кеше катнашкан.

Тавыш бирүләрнең беренче көнендә 350 меңнән артык кеше катнашкан

Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирүнең беренче көнендә республикада 357 мең 599 кеше катнашкан.

Бу гомуми сайлаучыларның якынча 12 проценты. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев моны яхшы күрсәткеч дип бәяләде.

Россия күләмендәге мәгълүматларга караганда, тавыш бирүчеләрнең 72,9 проценты Конституциягә үзгәрешләрне хуплавын белдергән. 26,6 процент тавыш бирүче исә каршы булуын искәрткән. Сайлау участогына килгән 31,3 процент кеше ничек тавыш бирүе хакында җавап бирүдән баш тарткан. 

Тавыш бирүләрне күзәтү өчен 15 меңләп кеше гариза бирүе хакында хәбәр иткән идек инде. 25 июньдә исә шуларның 4,5 меңе әлеге вазыйфаларга керешкән.

-Күзәтүчеләр бик актив, алар процесста катнашып кына калмый, бик күп сораулар бирә, өйдә тавыш бирүләргә бару буенча үзләре инициатива күрсәтә, - ди Андрей әфәнде.
Сайлау участогына килеп тавыш бирмичә, өйдә генә үз тавышын бирергә теләүчеләр 1 июльнең сәгать 17.00 гә кадәр бу хакта сайлау участокларына хәбәр итәргә тиеш. 


Лилия ЛОКМАНОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading