16+

Түбәтәй Даниска кайтты

«Ак Барс» Көнчыгыш конференциядә генә түгел, тулаем чемпионат буенча да лидерлыгын ныгытты. Хәзер Казан командасыннан күршедәге лидер ЦСКА да 2 очкога калыша. Моңа өстәп «Ак Барс»ның запаста бер уены да бар. 20 ноябрьдә Новосибирск бозындагы җиңү Казан командасы тамашачысының кәефен тагын бер баскычка күтәрде.

Түбәтәй Даниска кайтты

«Ак Барс» Көнчыгыш конференциядә генә түгел, тулаем чемпионат буенча да лидерлыгын ныгытты. Хәзер Казан командасыннан күршедәге лидер ЦСКА да 2 очкога калыша. Моңа өстәп «Ак Барс»ның запаста бер уены да бар. 20 ноябрьдә Новосибирск бозындагы җиңү Казан командасы тамашачысының кәефен тагын бер баскычка күтәрде.

Эмиль китә?

Новосибирск – Нурсолтан – Уфа... 19 ноябрьдә шул маршрут буенча юлга кузгалган «Ак Барс» чит мәйданда өч матч уздыра. «Сибирь»ны оту (4:1) белән башланган сәфәр 24 ноябрьдә «Салават Юлаев»ка каршы уен белән төгәлләнә. Уфадагы мавыктыргыч уенга кадәр (ә «яшел дерби» башкача була да алмый!) 22 ноябрьдә Казахстанда «песиләр көрәше»н тамаша кыласы бар – Нурсолтан бозында «Барыс» белән «Ак Барс» каршылыгын күзәтербез.

Әлеге сәфәргә «Ак Барс» 27 уенчы алды. Игътибарны капкачылар бригадасы үзенә җәлеп итә – составта Тимур Билялов белән Адам Рейдеборн гына бар. «Сибирь»га каршы уенда капканы алка керттермәү сериясе буенча
Россия чемпионаты рекордын яңарткан Тимур саклады. Бу аның «Ак Барс» сос­тавында рәттән 4нче уены булды.
Эмиль Гарипов кайда, диярсез? Сорау юктан гына тумады: соңгы көннәрдә Эмильнең «Ак Барс»тан китү ихтималы турында сүзләр йөри.  Һәм әлеге хәбәр дөрес булырга охшап тора.

– Без хәзер «Ак Барс» белән килешүне өзү буенча сөйләшүләр алып барабыз, – дигән капкачының агенты  Станислав Романов (Зиннәтулла Билалетдиновның кияве. – Авт.) ТАСС хәбәрчесенә. – Бу эшнең күпмегә сузылуын әйтә алмыйм. Башка клублар тарафыннан әлегә кызыксыну юк.

Шунысы кызганыч: үзебездә тәрбия­ләнгән капкачының бик тиздән «Ак Барс»ка каршы уенга чыгу ихтималы бар. Заманында, Казаннан китсәм дә НХЛга гына, дигән капкачының бер еллап уйнаганы юк. Ә андый хәлдә НХЛда көтеп тормыйлар.

Алты йөзле капитан

«Сибирь» капкасына алкаларның берсен команда капитаны Данис Зарипов кертте. Бу тәҗрибәле һөҗүмченең «Ак Барс» составында туплаган 600нче очкосы булды.
– Дөресен әйткәндә, гол бик матур килеп чыкты, хәтта үземә дә ошады, – дигән уеннан соң Данис Зарипов. – Әлеге санга барып җитәргә бик нык хыяллана идем. Командадагы уенчылар ярдәме белән тормышка ашты.

Әлеге матчның иң яхшы уенчысы да булып танылды Данис. Күчмә түбәтәйгә дә лаек булды. Дөресрәге, түбәтәй кабат Даниска әйләнеп кайтты. Кемгә ничектер, шәхсән миңа Данис Зарипов түбәтәйнең хуҗасыдыр кебек тое­ла башлады.
38 яшьлек уенчы бу сезонда 24 матч­та 17 (7+10) очко җыярга өлгерде инде. Командада аны уздыручылар дүртәү генә. Һәм барысы да Данисның «энекәшләре».

Хәйдәр улыннан – хәбәр

Татарстан хоккей сөючеләре (хәер, Татарстанда гына микән) «Ак Барс»ның элеккеге баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов турында да кызыксына. Шушы көннәрдә Зиннәтулла Хәйдәр улы «дөньяга чыкты»  – РИА Новости агентлыгы остаз белән кызыклы гына әңгәмә оештырган.

– Өйдә бик күп эш җыелган иде, шуларны аз-азлап рәткә сала башладым. Еш кына Казанга киләм, анда да билгеле бер мәсьәләләрне хәл итәргә туры килә, – дигән Билалетдинов, хәл-әхвәлен сөйләп. – Бу шәһәрдә соңгы унбиш елда яшәдем. Шуңа күрә дә, барын да ташлап, Мәскәүгә кайтып китеп булмый. Һәм ял да итәм, әлбәттә. Диңгездә булдым. Аннары Австриягә бардым. Чын ләззәт алдым.
Зиннәтулла Билалетдинов тренерлык эшчәнлегенә тулысынча нокта куймавын да җиткергән.

– Алга таба ничек буласын белмим. Моның белән баш та катырмыйм. Эш турында уйламыйм да. Моңа ышанмаучылар да бар. Әмма бүгенге тормышым тулысынча канәгатьләндерә. Тыныч кына уянам. Күп йөрим. Өй мәшәкатьләре белән шөгыльләнәм. Кыскасы, мин ирекле очышта булуым белән ләззәтләнәм. Тренерлык карьерама нокта куйдым, дип тә әйтә алмыйм. Шул ук вакытта тәгаен фикер дә юк. Тормыш ничек дәвам итәр: беребез дә белми, – дигән Билалетдинов.

Легендар тренер бүгенге «Ак Барс»­ка карата да фикерен белдерде.
– Яңа штабның эше әлегә нәтиҗә бирә. Команда һәм җанатарлар өчен чын күңелдән шатмын.  Җәйге үзгәреш­ләргә карамастан, «Ак Барс» элеккечә үк таблицаның югары бас­кычында бит, – дигән тренер.

Фото: ak-bars.ru
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading