16+

Түбәтәй тегә беләсеңме?

Тәкъдим ителгән видеоязмада Биектау районы Ямаширмә авылында яшәүче Идиатуллина Розалия Салих кызы татар халкына гына хас ысул - сыру белән эшләнгән түбәтәй тегәргә өйрәтә.

Тәкъдим ителгән видеоязмада Биектау районы Ямаширмә авылында яшәүче Идиатуллина Розалия Салих кызы татар халкына гына хас ысул - сыру белән эшләнгән түбәтәй тегәргә өйрәтә.

Иң кызыклысы шунда: әлеге ысул ата бабаларыбыздан бүгенге көнгә килеп ирешкән кул белән эшләнә торган ысуллардан. 
Ямаширмә авылы - электән үзенең атаклы түбәтәй чигүчеләре, тегүчеләре, читек каючылары белән танылган авылларның берсе. Розалия апа да гомеренең зур өлешен түбәтәй чигүче хезмәтендә үткәргән оста. Аның түбәтәйләре бүгенге көндә дә эшләнешенең нәфис, чигелешенең нәзәкатъле булуы белән аерылып торалар. Бу видеоязманы карап, теләгән бар кеше татар түбәтәен тегәргә һәм аны алтын җеп белән бизәргә дә өйрәнә ала.

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading