16+

«Театр һәм республика җитәкчелеге бүгенге көндә артык кырысланган дөньяга фестиваль ярдәмендә изгелек тарата»

1-8 июнь көннәрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Төрки халыкларының XIV «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале уза. Ел саен ул аерым бер милләтнең мәдәниятенә багышланган була. Быелгы фестивальдә Башкорт театрлары түргә чыкты.

«Театр һәм республика җитәкчелеге бүгенге көндә артык кырысланган дөньяга фестиваль ярдәмендә изгелек тарата»

1-8 июнь көннәрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Төрки халыкларының XIV «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале уза. Ел саен ул аерым бер милләтнең мәдәниятенә багышланган була. Быелгы фестивальдә Башкорт театрлары түргә чыкты.

Фестиваль программасында Төркия, Казахстан, Кыр­гызстан, Әзәрбайҗан Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Россиянең милли республикаларыннан барлыгы 29 театр катнаша. Барлык спектакльләр дә синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителгән иде.
Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин «Нәүрүз» фестивален Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасында Театр елында иң мөһим вакыйгаларның берсе дип белдерде.

– Республикада күп фестивальләр үтә, тик «Нәүрүз»не аерып әйтәсе килә, чөнки ул төрки халыкларны һәм безнең тарихыбызны берләштерә. Фестиваль яши, үсә һәм үзгәрә. Без фестивальгә төрки телле булмаган илләрне чакыруны дәвам итәбез. Элегрәк «Нәүрүз»дә Литва, Венгрия театрлары катнашкан булса, быел румын театры спектакль тәкъдим итәчәк, – диде ул.
Фестивальнең махсус кунагы Nottara Theater (Бохара, Румыния) Ж.-Б.Мольер һәм М.Булгаков әсәрләре буенча «Moliere» спектаклен күрсәтте. Спектакльнең режиссеры – Роман Феодори (Красноярск).

Башкортстан театрлары сәнгате игътибар үзәгендә булды. «Нәүрүз» фестивале сәнгать җитәкчесе, Г.Камал исемендәге ТДАТ баш режиссеры, Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев әлеге вакыйганы республикада булган зур даталар белән бәйләде.
– Гафури театрына – 100 ел, Башкортстан Республикасы оешуга – 100 ел,  Мостай Кәримнең тууына да 100 ел. Без күптәнге дуслар, тугандаш халыклар, Башкортстанның спектакльләрен күбрәк күрсәтергә телибез, – диде Фәрит Бикчәнтәев.
Фестиваль кысаларында шулай ук «Алтын битлек» номинанты – «Зөләйха күзләрен ача» спектакле дә күрсәтелде. Яз көне булган гастрольләре вакытында театр Казан халкы арасында зур кызыксыну уяткан иде.

«Нәүрүз» тарихында беренче мәртәбә шоукейс үткәрелде – фестиваль спектакльләрен карарга Франция, Германия, Норвегия, Венгрия, Иран, Төркия һәм Грузиядән продюсерлар килде. Оештыручылар сүзләренчә, шоу­кейс халыкара театр җәмгыятен милли татар театры белән таныштыра башлаячак.

Быел фестивальдә Таҗикстан белән Үзбәкстан да беренче тапкыр катнашты.
– Безнең өчен шундый дәрәҗәле фестивальдә катнашу зур горурлык. Артистларыбыз Казанга фестивальгә чакырылганны белгәч бик шатландылар һәм, сезнең белән күрешү, тәҗрибә уртаклашу өчен, өч тәүлек буена автобуста килергә риза булдылар, – диде Таҗикстан Республикасының К.Худжанди исемендәге музыкаль комедия театрының баш режиссеры Сухроб Шехов.

AKT-ZENT театраль белем бирү үзәге (Германия) җитәкчесе Юрий Альшиц сүзләренчә, «Нәүрүз» – без яшәгән дәвернең уникаль вакыйгасы.
– Театр һәм республика җитәкчелеге бүгенге көндә артык кырысланган дөньяга фестиваль ярдәмендә изгелек тарата, – диде ул.

XIV «Нәүрүз» спектакльләре Казанның җиде театраль мәйданында: Камал театрының Зур һәм Кече сәхнәләрендә, «Әкият» курчак театрының Зур һәм Кече сәхнәләрендә, Тинчурин, Кариев һәм Казан яшь тамашачылар театр­лары сәхнәләрендә. Шулай ук Камал театры каршындагы мәйданда һәм Кабан күле яр буенда да спектакльләр күрсәтелде.

Камал театры матбугат хезмәте

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading