16+

Театраль Сабантуйда батырны тәкә белән машина, тамашачыны чәй табыны көтә

17 август көнне Теләче районында театраль Сабан туе узачак. Быел бәйрәм уникенче тапкыр узачак.

Театраль Сабантуйда батырны тәкә белән машина, тамашачыны чәй табыны көтә

17 август көнне Теләче районында театраль Сабан туе узачак. Быел бәйрәм уникенче тапкыр узачак.

Урак өстендә нинди Сабан туе инде дисезме? Театр артистларыныкы! Аларның «урак вакыты» инде артта калып бара. Күбесе атнага берничә Сабан туенда чыгыш ясап, тамашачы күңелен күрде. 17 августта исә республиканың барлык театрлары да Теләчедә җыелып, бәйрәм оештырачак.
Быел да бәйрәмне оештыру эшләре Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына йөкләнелгән. Шул уңайдан театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов белән элемтәгә кердек.

– Әле менә оештыру эш­ләре буенча Теләчедән кайтып киләм. Моңа кадәр Казан тирәсендәге барлык районнарда да диярлек – Әтнәдә, Сабада, Питрәчтә театраль Сабантуйларын үткәрдек. Теләчене генә калдырып булмый инде. Аннан, аларның Сабан туе урыны бик матур. Юл кырыеннан да ерак түгел генә урнашкан, – диде Фәнис әфәнде.

Гадәттәгечә, Сабан туенда республиканың барлык театрлары да чакырулы. Алай гына да түгел, Башкортстаннан да кунак буларак килергә теләк белдерүчеләр бар икән. Шулай ук танылган җырчыларның да кайберләре бәйрәмнең мәдәни бизәге булырга теләк белдергән.

Тагын бер үзенчәлек – быел Россиядә узачак Ворлдскиллс чемпионаты уңаеннан, театральләштерелгән тамаша әзерләнә.

Театраль Сабантуй 2005 елда уздырыла башлаган иде. Ел саен милли уеннардан тыш, бәйрәмдә көрәшчеләр дә ярыша. Әйе, театр артистлары арасында да көрәшчеләр хәйран җыела. Быелгы Сабан туе да искәрмә түгел. Баш батырга тәкә белән «Лада Веста» маркалы машина бүләк ителәчәк.
– Бәйрәмгә бик күп район җитәкчеләре килергә тели. Алар да үзләренең бүләкләрен уйнатачак, – дип белдерде Тинчурин театры директоры. Кыскасы, уеннарда актив булган артистларның берсе дә бүләксез кайтып китмәячәк!

Театр тамашачысыз яши алмый. Сабан туе театр әһелләре өчен оештырыла ди­сәк тә, төп максатлары – тамашачыга бәйрәм бүләк итү. Алар өчен махсус чәй табыны әзерләнәчәк. Анда һәр ярты сәгать саен төрле образларга кергән артистлар белән чөкердәшеп чәй эчү, фотога төшү, аралашу мөмкинлеге каралган.

Иң мөһиме – һава торышы гына кояшлы булсын инде!

Әлеге бәйрәмгә кагылышлы кызыклы фактлар:

Быел бәйрәм уникенче тапкыр узачак. Ул Кәрим Тинчурин театры инициативасы белән, республика Мәдәният министрлыгы җитәкчелегендә, ТР Президенты ярдәме белән уздырыла башлый. Беренчесе Әлдермеш авылында уздырылган.

Берничә ел ул «Нәүрүз» төрки телле театрлар фестиваленең ябылу тантанасы буларак, фестиваль кунаклары белән бергә, Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Укыту үзәгендә (Мирный бистәсе) үткәрелгән иде.

Уеннарда, шул исәптән көрәштә дә, дәүләт театрлары артистлары гына катнашырга хокуклы.

Алдагы елларда театрлар Сабан туеның абсолют батыры булып Камал театры артистлары Минвәли Габдуллин, Алмаз Гәрәев, Тинчурин театры артистлары Алмаз Фәтхуллин, Харис Хөснетдинов, «Әкият» курчак театры артисты Юрий Чуктиев һ.б.лар калды. Узган ел төп бүләкне Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт Яшь тамашачылар театры баянчысы Илдар Әхмәдуллин алган иде.

2011 елга кадәр көрәш батырына «Fiat» автомобиле тапшырылган. Соңгы елларда җиңүче «Лада» белән бүләкләнелә.

2015 елда Буада узган Сабан туе Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Сигезенче Сабан туе исә Мәдәният елына багышланды.

Сабада бәйрәм ике ел рәттән – 2007 һәм 2008 елларда үткәрелгән.

2012 һәм 2013 елларда, кайбер сәбәпләр аркасында, артистлар Сабан туе булмый калган.

Лилия МИНСАФИНА

Фото: Татар-информ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading