16+

Театрлар «Нәүрүз»не җәен бәйрәм итә

1-8 июнь көннәрендә Казанда Төрки халыкларының XIV “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале узачак. Финалга 29 театр чакырулы. Димәк, җәй башында безгә кунакка Төркия, Казахстан, Кыргызстан, Әзербайҗан, Үзбәкстан, Тадҗикстан һәм Россия төбәкләреннән дәрәҗәле театрлар киләчәк.

Театрлар «Нәүрүз»не җәен бәйрәм итә

1-8 июнь көннәрендә Казанда Төрки халыкларының XIV “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале узачак. Финалга 29 театр чакырулы. Димәк, җәй башында безгә кунакка Төркия, Казахстан, Кыргызстан, Әзербайҗан, Үзбәкстан, Тадҗикстан һәм Россия төбәкләреннән дәрәҗәле театрлар киләчәк.

– “Нәүрүз” фестиваленең башланып киткән чорын хәтерлим әле мин. Ул күзгә күренеп үзгәрде. Хәзер театрлар арасында чыннан да көрәш бара. Ләкин фестиваль төрки театрлар өчен ярыш кына түгел, ул уртак кыйммәтләр, фикерләр табу җирлеге дә. Милли театрлар белгечләре сирәк. “Нәүрүз” миңа алар белән аралашу, аларның фикерен тыңлау мөмкинлеге бирүе белән дә мөһим,  - ди Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова.

Узган ел фестиваль Якутия театрларына багышланган иде. Быел игътибар үзәгендә Башкортстан театрлары. М.Гафури исемендәге академия драма театры, Салават башкорт дәүләт театры, Башкорт дәүләт курчак театры, Уфа “Нур” татар театры, Стәрлетамак театр-концерт берләшмәсе, М.Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры спектакльен карап булачак.

– Быел М.Гафури исемендәге академия драма театрына — 100 ел, Мостай Кәримнең – 100 еллыгын билгеләп үтәләр, Башкортстан оешканга да бер гасыр вакыт үтеп киткән. Менә шуларны истә тотып, быелгы фестивальне Башкортстан театрларына багышларга булдык, - ди Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов.

М.Гафури театр куйган “Зөләйха күзләрен ача” спектакльенә күпләр апрель аена билет алып өлгермәгән булган. “Нәүрүз” фестивалендә аны тагын бер карау мөмкинлеге булачак.

Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев сүзләренчә, фестивальгә Румыниянең Бухарест шәһәреннән махсус кунак киләчәк. Nottara театры Жан Батис Мольер белән Михаил Булгаковның әсәрләре буенча «Moliere» спектаклен тәкъдим итә. Аның режиссеры – Роман Феодори (Красноярск).

Фестивальдә Татарстан театрлары да күпләп катнаша. Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры «Кәҗүл читек” (Г.Исхакый), Яр Чаллы дәүләт курчак театры “Су анасы” (Г.Тукай), Минзәлә дәүләт драма театры “Салкын Кын” (М.Башкиров), Әтнә дәүләт драма театры “Бәхет кошы” (М.Метерлинк), Әлмәт дәүләт драма театры “Тынлыкта гына урын бар” (Т.Имаметдинов, Р.Сабыр), Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең опера студиясе “Түләк” операсы (Н.Җиһанов, Н.Исәнбәт), Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры “Тормышмы бу?..” (Г.Исхакый) спектакльләрен күрсәтәчәк.

– Шулай ук быел Германия, Франция, Норвегия, Венгрия, Иран, Төркия һәм Грузия илләреннән продюсерлар чакырдык. Без үзара фестивальләр үткәрсәк тә, кызганыч, элекеге СССР илләре театрларын читтә бик аз беләләр. Продюссерлар төрки театрларны танытырга ярдәм итәр дип уйлыйм, - ди Фәрит Бикчәнтәев.

Россиядә театр елы булганга фестивальнең бюджеты да арткан. Кунакларны кабул итү өчен дәүләттән 10 500 000 сум акча биргәннәр.
Быел нәүрүздә диплом спектакльләрен студентлар да “Нәүрүз мәктәбе” проекты кысаларында тәкъдим итә алачак. Бу Фәрит Бикчәнтәевның күптәнге хыялы булган.

Спектакльләр театр бинасында гына түгел ачык һавада да барачак.    

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading