16+

Тегесе ярамый, монысы гөнаһ диеп тормыйлар

Казаныбызның “Ярдәм” мәчете игелек-шәфкать ягыннан күпләргә үрнәк булырлык. Анда Татарстаннан гына түгел бөтен Рәсәйдән мөмкинлекләре чикләнгәннәр (күбесе дөнья яктысын күрүдән мәхрүмнәр) тернәкләнү уза.

Тегесе ярамый, монысы гөнаһ диеп тормыйлар

Казаныбызның “Ярдәм” мәчете игелек-шәфкать ягыннан күпләргә үрнәк булырлык. Анда Татарстаннан гына түгел бөтен Рәсәйдән мөмкинлекләре чикләнгәннәр (күбесе дөнья яктысын күрүдән мәхрүмнәр) тернәкләнү уза.

Мәчет ел әйләнәсе тулы канлы тормыш белән яши: бәйрәм-очрашулар үткәрә.
Әле күптән түгел генә каләм ияләрен җыеп ифтар уздырганнар иде. Инде менә яңа бәйрәм оештырганнар. Монысы сабыйлар өчен – Балаларны халыкара яклау көне уңаеннан.

Ул көнне мәчет тирәсендәге яшел хәтфә үләнлек тә, спорт мәйданчыгы да балаларның шат авазыннан яңгырып торды. Һәркем җаны теләгән шөгыль белән мавыкты: кемдер рәсем ясады, гипс сыннар буяды, кемнәрдер футбол уйнады, тренажерларда мускулын ныгытты. Сәләтле талантлылар да үзләрен күрсәттеләр: җырладылар, биеделәр, Тукай шигырьләрен яттан сөйләделәр.

Бу бәйрәмдә “Шәһри Казан” газетасының үз мәйданчыгы да бар иде. Ничек инде Татарстаныбызда бәйрәмендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында мәчет уздырган балалар бәйрәмендә татарча шигырь яңгырымасын ди. Оештыручыларга рәхмәт – микрофон да бирделәр. Туңдырма алырга гына түгел, шигырь сөйләргә дә чират тезелде. Сабыйлар теле белән Тукай: “Картаеп каткач буыннар эш белү уңайсыз ул”, – диде. Күбәләкнең гомере бер генә көн, бик кыска булуын да искәртте. Һәр шигырь сөйләгән малай һәм кыз өенә “Шәһри Казан” газетасының яңа санын алып кайтып китте. Ә инде иң осталарга, тырышларга китаплар да бүләк иттек.

Бу бәйрәмне истә калырлык итәр өчен оештыручылыр йөри торган кечкенә поезд да, клоуннар да чакырганнар. Балаларның бик күбесе әти-әниләре дәү әни- дәү әтиләре белән килгән.

“Ярдәм”дә тернәкләнү узучы мөмкинлекләре чикләнгән өлкәннәр дә чыккан иде. Шәһәребез мәктәпләре каршында эшләп килүче лагерьларда ял итүчеләр дә килгән. 30нчы мәктәптән танышларыбызны да очраттык әле.

Мәчет дигәч тә ул нидидер күңелсез, үлем, теге дөнья турында хәтерләтә торган бер урындыр кебек. Ислам динендә шактый тыюлар да бар. Бәлки дөрес аңлатмаганга шулайдыр. Менә бит җырлады, биеде, рәсем дә ясады балалар. Көне буе татарча музыка да яңгырап торды. Тегесе ярамый, монысы гөнаһ диеп тормыйлар. Шунысы белән дә соклануга лаек бу мәчет. Матурлыкны тоя, аны тудыра белү, иҗат иманлыкның бер мөһим өлеше түгелме икән?! Илһамланып иҗат иткәннәр дә иманлы бәндәләр шикелле үк дөньяга күп файда китерә бит.

Автор фотолары
 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading