16+

Техник карау «яңалыгы» кичектереп торыла, ләкин...

Транспорт чаралары булган кешенең техник карау узу, ОСАГО полисы ясату кебек мәшәкатьләре бар. Җитмәсә, закон-кагыйдәләр дә үзгәреп тора.

Техник карау «яңалыгы» кичектереп торыла, ләкин...

Транспорт чаралары булган кешенең техник карау узу, ОСАГО полисы ясату кебек мәшәкатьләре бар. Җитмәсә, закон-кагыйдәләр дә үзгәреп тора.

Россиядә транспорт чараларына техник карау үткәрүдә 1 марттан яңа тәртип гамәлгә керергә тиеш иде. Яңа тәртиптә электрон диагностик карта, техник карау узуның фотофиксациясе таләп ителә. Транспорт чарасының техник карау узу барышындагы фотолары Техник карауның бердәм автоматлаштырылган мәгълүмат системасына җибәрелә. Машинаның кайда теркәлгәнлеге, диагностиканың башлану һәм тәмамлану вакыты да шушы системага тапшырыла. Диагностик карта электрон рәвештә бирелә, әгәр автомобильче теләсә, диагностик картанаң кәгазь варианты да алырга мөмкин.

 Россия Премьер-министры Михаил Мишустин автотранспортка техник карау үткәрүдә яңа тәртипләр кертүне 1 октябрьгә кадәр кичектерергә күрсәтмә бирде. Кичектерүнең төп сәбәбе-һаман да шул коронавирус. Россиядә коронавирус белән хәл җиңеләйсә дә, әле хәвеф саклана. Техник карау станцияләрендә зур чиратлар хасил булуы ихтимал. Михаил Мишустин әйткәнчә, операторлар 1 октябрьгә техник яктан да әзерләнеп өлгерәчәк.

Диагностик карта срогы быелның 1 февраленнән башлап, 30 сентябрь аралыгында гамәлдән чыкса, аның срогы автомат рәвештә тагын ярты елга кадәр озынайтыла. Мәсәлән, диагностика картасы срогы 2 мартта тәмамланса, техник карауны 1 октябрьдә узарга кирәк. Әгәр срок 30 сентябрьдә чыкса, яңа диагностик картаны киләсе елның 30 мартына кадәр алу зарур.

Теләгән очракта, 1 октябрьгә кадәр дә техник карау узу мөмкинлеге саклана.

Техник карау узу яңалыкларына аңлатма бирүен сорап, Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе урынбасары-техник күзәтчелек һәм автотранспорт чараларын теркәү бүлеге җитәкчесе Алексей Евтодьевка мөрәҗәгать иттек.
— Казанда 25 оператор транспорт чараларына техник карау үткәрү белән шөгыльләнә. Шулардан бүгенгә 3 операторда гына техник карау узып була. Калган операторлар әле Техник карауның бердәм автоматлаштырылган мәгълүмат системасына тоташып бетмәгән, әзерлек чаралары башкарыла. Диагностик карта срогы 1 февральгә кадәр тәмамланган, транспорт чарасына 5 ел тулган, транспорт чарасына техник үзгәрешләр керткән кешеләргә быелның 1 октябрен көтеп торырга кирәкми. Аларның эшчәнлеген туктатмаган операторларга килеп, транспорт чараларына техник карау уздырулары зарур,-диде Алексей Евтодьев.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading