Шәһри Казан

Теләче Мичурины Нәкыйф Шәрәфиев помидорларны кар астында үстерә

Теләче районының Үзәк авылында яшәүче Нәкыйф Шәрәфиевне авылдашлары шулай дип атый. 40 ел агроном булып эшләгән һәвәскәр бакчачыны авылда гына түгел, бөтен районда беләләр.

Ул еш кына радиодан да чыгышлар ясый икән.

Без килгәндә, көздән әзерләп калдырган орлыкларын барлап, аларны утыртырга туфрак хәстәрләп йөри иде. Орлык утырту, үсентеләрне үстерү серләре белән бүлешкәнче, без аңардан бакчачылык белән ничек кызыксына башлавы турында сораштык.

Мәктәп агрономы

Бакчачылык белән Нәкыйф Шәрәфиев, үзе әйтмешли, мәктәп эскәмиясеннән бирле шөгыльләнә булып чыкты.
– 8нче сыйныфта укыганда, биология укытучысы Илгиз абый Галимуллин мәктәп бакчасында карлыган плантациясе булдыру теләге барлыгын әйтте. Бу эшкә мине дә җәлеп итте, чыбыкчадан 30 төп карлыган куагы утырттым. Җәй буе аларны карап үстердем. Кушкан өчен түгел, теләп-кызыксынып эшләдем. Шуннан бирле бакча эшен яратып башкарам. Аннары шул ук биология укытучысы куяннар үрчетү идеясен әйтте. Мине аларны карап тору өчен звено башлыгы итеп куйды, – дип искә ала әңгәмәдәшем еракта калган мәктәп елларын.

Мәктәпне тәмамлагач, ул армиягә китә. Аннан әйләнеп кайтуга агроном һөнәрен үзләштергәндер инде дип, мин уйларым белән алга йөгерәм. Ә ул колхозда машина йөртүче булып эшләвен сөйли башлый. Шунда ук, минем уйларымны укыган кебек, хәйләкәр генә елмаеп, баш агрономны йөрткәнен әйтә.

– Агроном бит ул гел басуда. Мин дә машинада гына утырып тормыйм. Аның белән чыгам, карыйм, кызыксынып тыңлыйм. Аннары ул кайбер эшләрен миңа да куша башлады. Беркөнне: «Нәкыйф, сиңа агрономлыкка укырга кирәк», – диде. Миңа ул вакытта 27 яшь, өйләнгән, балабыз да бар. Ноябрь ае иде, Тәтешкә авыл хуҗалыгы техникумына читтән торып укырга керергә киттем. Бу 1974 ел иде. Беренче имтиханга соңга калганмын, әмма миңа аны соңрак бирергә рөхсәт иттеләр. Очучы Алексей Маресьев турындагы сочинениегә «дүртле» куйдылар. Химиядән имтиханны да «дүртле»гә бирдем. Техникумны тәмамлагач, колхозда – бригадир, аннары агроном булып эшләдем. 40 ел шул урында хезмәт куйдым. Көне буе басуда эшләп кайткач, үзебезнең бакчадан өйгә төнлә генә керә идем, – ди Нәкыйф абый.

Өй тирәләренә күп итеп агач, чыршылар да утырткан, районда иң беренче булып виноградны да ул үстереп караган. Соңгысын 1990 елда ук үстерә башлаган.

Урман туфрагы белән кар суы кирәк

Нәкыйф Шәрәфиев рассадалар үстерү буенча да шактый киңәшләр бирде.
Помидор орлыкларын, ачык грунтка утырту өчен, 10 мартларда чәчәргә кирәк. Теплицада үстерәсе булса – иртәрәк. Баклажан, болгар борычын уңган бакчачылар февраль аенда ук утыртырга өлгерә.

– Орлыкларны утыртыр алдыннан туфракны әзерләп куярга кирәк. Аны, гадәттә, көздән үк алып куялар. Рассада өчен урман туфрагы яхшы. Аңарда гумус дигән органик туклыклы матдә күп. Тирес кертелмәгән бакча туфрагында гумус юк. Аны кулланып булмый. Туфракны кычыткан төбеннән алу да дөрес. Агачтан коелган яфракларны көз көне җыештырып чыгарып ташларга түгел, мин аларны җыеп, черемә ясыйм. Орлык чәчәр алдыннан туфракны алып кереп җылытабыз. Үсеп чыккан үлән чүпләрен алып торасың. Алдан хәстәрләп куелган тартмага туфракны бушатасың. Бер чиләк туфракка ике аш кашыгы көл саласың. Аны тартма төбенә дә салалар, мин туфрак өстенә сибеп, җиңелчә катнаштырып куям. Кул белән баскалап куясың һәм линейка белән шырпы киңлегендә сызыклар сызасың. Бармак белән төрткеләр ясап, шунда әз генә су тамызам һәм орлыкны салам. Аларны 20-25 минутка марганцовка эремәсенә салып торам да марля йә гәҗиткә җәеп салып җилләтәм. Орлыкны ояга салгач, өстенә корырак туфракны сибәсең дә, кабат бармак белән җиңелчә генә баскалап куясың. Бу туфрак белән орлык арасында һава калмасын өчен эшләнә, югыйсә ул озак тишелми ята.

Реклама

Соңыннан су сибәсең яки 3 мм калынлыкта кар алып кереп түшәп чыгасың. Тартманы пленка белән каплап, кнопка ярдәмендә беркетеп куябыз һәм җылы урынга куябыз. Кар су сипмәс өчен кирәк. Колонка суы каты була, ә кар һәм яңгыр суында Менделеев таблицасындагы бөтен химик матдәләр бар. Тишелеп чыкканчы, су сипмим. Кар тиз эри, дүрт-биш көн дигәндә, үсентеләр борынлый башлый. Тишелеп чыккач та су сипмибез, пленка өстенә парланып су җыела, аңа кул белән бәргәләп куйгач, тамчылар үзләре төшә. Үсентеләр калыккач, пленкага тия башлый, шуннан соң гына аны алабыз. Тартманы кояшлы урынга урнаштырабыз, температура 18-20 градустан да ким булырга тиеш түгел. Рассадага кар суы сибәргә тырышыгыз. Суны артык күп сибәргә ярамый, балчык утыра да үсемлеккә кислород керми башлый. Нәтиҗәдә гөмбәчек авыруы, бигрәк тә кара тәпи авыруы барлыкка килә.

– Помидорны фитофтора авыруы да харап итә бит әле, аны ничек булдырмаска?
– Дым күп кирәкми аңа. Атнага бер тапкыр сибү җитә. Аның каравы төбенә үткәреп сибәргә кирәк. Төпкә 30-40 сантиметр үтәрлек итеп. Яңгырдан соң яки иртәнге чык вакытында да помидор арасына кереп йөрмәгез. Бер помидордагы авыруны, итәккә яки чалбар балагына ияртеп, калганнарына таратабыз. Фитофтора булган төпне юк итәргә кирәк. «Фитоверм», «Фитоспорин» препаратларын файдаланырга киңәш итәм. Мин бик күптәннән бирле «Русский Великан», «Бычье сердце», «Космонавт Волкова», «Яблочный» сортларын утыртам. Алар тәмле дә, уңышы да әйбәт, авыруларга да чыдам. Теплицада да, ачык грунтта да әйбәт үсәләр.

Бәрәңгене ярмыйча утыртыгыз

– Бәрәңгене ничек итеп утыртасыз?
– Корылык булганда да бәрәңгебез уңды. Аллага шөкер, аны симәнәгә дә, ашарга да сатып алганыбыз юк. Ул сортыннан да, тәрбияләүдән дә тора. «Лорх», «Синеглазка», «Огонек», «Гатчинский» сортларын утыртам. Соңгы икесе корылыкка бирешми, ә «Лорх» белән «Синеглазка» артык дымны яхшы күтәрә. Мин җәй ничек килсә дә отам, чөнки берсе булмаса, икенчесе була. Бәрәңгене утыртканда, ояга суган кабыгы салсаң да була, ул фитофторага каршы тора. Кул белән утыртканда җайлы, әлбәттә. Күп итеп чәчкәндә авыррак. Мин, гадәттә, көл салам. Элек һәр ояга салып чыга идек. Хәзер трактор белән утырткач, бәрәңгегә көлне сибәм генә. Бердән, көл – ашлама, икенчедән, ул булса, бәрәңгегә каты корт килми.

– Бәрәңгене ярмый утыртсаң, яхшырак уңыш бирә, диләр. Чынлап та шулаймы?
– Ярмый утыртсаң, әйбәт инде, әгәр дә ул бик эре булмаса. Симәнә бәрәңгесенең авырлыгы 60 грамм тирәсе булырга тиеш.

– Бәрәңгене кайчан утыртырга кирәк?
– Туфрак 8-12 градуска җылынган булырга тиеш. Кул белән тотып карауга ук сизелә инде ул. Майның 15-20ләре тирәсе була ул.

– «Престиж» дигән препарат белән утыртып караганыгыз юкмы?
– Бер елны утыртып карадым. Ул бик җайлы, корт килми, әмма бәрәңгедә ниндидер тәм сиздем. Аннары аны корт та ашарлык булмагач, без нишләп ашарга тиеш? Зыяны юк түгелдер. Бакчада чыккан эт эчәгесеннән дә бик зарланалар. Иртә язда, бакчаны сукалаганчы ук, аларның һәрберсенә гербицид сибеп чыгарга кирәк. Бакчаның туфрагын баету өчен көз көне, бәрәңгене алып бетерүгә үк, арыш яки борчак чәчегез.

Бакчачыдан бер киңәш

– Иртә язда, бөреләр чыкканчы, утчыл күбәләктән зыян күргән карлыган белән крыжовник куаклары өстенә 60 градус кайнарлыктагы су сибәргә кирәк. Һава температурасы 8-10 градус салкын булганда, март ахыры-апрель башында эшләргә кирәк моны. Суган кабыгы белән дә эшкәртергә була. Аны суга салып кайнатасың, суына төшкәч, 20-30 грамм шампунь саласың да субөркегеч ярдәмендә сиптерәсең. Моны май башында эшләгез. Суган кабыгы салып кайнатылган суга бор кислотасы да кушып сибә аласыз (10 литр суга 10 грамм).

Яз көне алмагач, чия, сливага бакыр купоросы эремәсе сибегез (10 литр суга 40-100 грамм бакыр купоросы).

Җимеш агачларына 10 литр җылымса суга 700 гр мочевина салып болгатып, шуны бөркеп чыгыгыз.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: