16+

«Телебез сөйләгәнне колагыбыз ишетеп, баш белән бүтән җиребезгә маҗаралар эзләп йөрмәсәк иде»

Тормыш дәрәҗәбез сәбәпчеме, усал теллеләнә барабыз. «Әйттем әле» дип, үзләрен бер батырлык эшләгән төсле тоючылар бар. Теге кеше ул сүзләргә үпкәлиме, кимсенәме йә бөтенләй үк рәнҗиме – ул хакта уйлап торыш юк, сөяксез тел үзенекен эшли дә кереп кача.

«Телебез сөйләгәнне колагыбыз ишетеп, баш белән бүтән җиребезгә маҗаралар эзләп йөрмәсәк иде»

Тормыш дәрәҗәбез сәбәпчеме, усал теллеләнә барабыз. «Әйттем әле» дип, үзләрен бер батырлык эшләгән төсле тоючылар бар. Теге кеше ул сүзләргә үпкәлиме, кимсенәме йә бөтенләй үк рәнҗиме – ул хакта уйлап торыш юк, сөяксез тел үзенекен эшли дә кереп кача.

Катлы-катлы итеп сүгенү күптән инде гадәти күренешкә әйләнеп бетте, башкасын белмәсә дә, олысы-кечесенең бу өлкәдә сүзлек запасы бай. Мәзәктәгечә, кемнең күпме сүз байлыгы барлыгын ачыклау өчен, чүкеч белән кадакка эләкмичә, бармакка гына сугу кирәк – дәрья булып агылачак ул «матур» сүзләр...

Кешегә яла ягу, аның гайбәтен сөйләү, кимсеткән өчен «үзең шундый» дип кенә утырмыйлар хәзер, моның өчен төрле дәрәҗәдәге җәзалар каралган. Юристлар теле белән әйткәндә, тел ярдәмендә җинаять кылу яки хокук бозу очрагы булса, бу сөйләм җинаяте дип атала. Һәр очракта да «Әйттем исә кайттым» дип котылып булмый, җинаять, административ, гражданнар кодексларында, алда санап үтелгәннәреннән тыш, тел ярдәмендә кешене үз-үзенә кул салу халәтенә җиткерү һәм интеллектуаль милек хокукын бозу очраклары буенча чикләүләр күп, көч ярдәмендә хакимиятне алыштыру, илнең территориаль бөтенлеген бозарга өндәп әйтелгән сүзләр белән беррәттән, алар да җинаять кылу булып санала.

Кимсетү дигәннән, монда сүгенү сүзләре генә керми, сүзнең нинди формада әйтелеше һәм нәрсә күздә тотылуын да исәпкә алырга кирәк. Безнең авылда бер гаиләдә тавыш чыгып, ире хатынына «Паразитская потроха син!» дигән булган. Тегесе бу хакта күрше абзыйдан кереп сораган. «Паразиты – паразит инде аның, ә менә потрохасы бер дә начар сүзгә охшамаган, сеңлем», дип тынычландырган теге абзый.

«Паразит» – сүгенү сүзе түгел, ул көндәлек тормышта кулланыла, әмма аны кимсеткеч иттереп тә әйтеп була. Моңардан тыш, сүзнең нинди очракта әйтелүе дә әһәмияткә ия. Гыйшык җаннар бер-берсенә «Җүләрем минем» дип килеп сыеныша икән, бу очракта кимсетү булмый, ә талашкан вакытта әйтелсә – бу инде яңакка сугу белән бер. Сүгенүләр белән дә шул ук хәл: берәү икенчесенең аягына басып авырттыра һәм тегесе сүгенеп куя икән – бу кимсетү булып саналмый, ул шул рәвешле үзенең хис-тойгыларын белдерә, тискәре энергиясен бүлеп чыгара. Әгәр бәхәс вакытында башка кешегә атап шул ук сүз әйтелсә – бусы инде кеше хокукын бозу була. Аек фикерли белгән кеше кайда нәрсә сөйләргә кирәклеген, нәрсә әйтергә яраганын һәм ярамаганын чамаларга тиеш, чөнки закон каршында җавапны да үзенә бирәсе була.

Ни өчен соң әле хәзер генә шулай кискенләште бу хәл? Узган гасырның 70-80 нче еллары белән чагыштырганда, бүген сөйләмебездә начар, нормадан тайпылышлы сүзләр күбрәк. Цензура дигәннәре бер яктан сүз иреген кысса, икенче яктан, сөйләмебезне кирәкмәс сүзләрдән саклаган. Хәзер менә хөррият: мәгълүмат күп, әмма аның тискәре яклары бихисап. Тирә-юньдә күпчелек сүгенеп сөйләшкәндә, ул колакка керми калмый. Интернет та үз эшен эшли, аның чүплек оясы булганын беләбез. Чын тормыштан аермалы буларак, интернеттагы әңгәмәдәшеңнең авызыннан чәчелгән төкерекләре күренми, шул ук вакытта аның якасына да ябышып булмый. Шулай уйлаптыр, күпләр акыл сатып кына калмый, нигезсез тәнкыйтьләргә, кимсетергә, оялтырга маташа, ул гына да түгел, гайбәт тарату, яла ягудан да чирканмый.

Шул рәвешле кайберәүләр бәлки үзләренә игътибар җәлеп иттермәкчедер, икенчеләре гадәти провокаторлар – аларга коткы тарату гына кирәк, көнлек ипи бәрәбәренә тырышучылар да юк түгелдер. Әмма заманалар үзгә, алда әйтелгәнчә, хәзер моның өчен баштан сыйпамаячаклар. Аноним булып, социаль челтәрләрдә төрле сәхифәләрдән кереп утырсаң да, кемнең кем икәнен ачыклау белгечләр өчен аерым мәшәкать тудырмый. Телебез сөйләгәнне колагыбыз ишетеп, баш белән бүтән җиребезгә маҗаралар эзләп йөрмәсәк иде. Сүзнең зур көчкә ия булганы борынгыдан билгеле, бер сүз белән кешене терелтеп тә, үтереп тә була. Бик ачу килгәндә дә, һәрнәрсәнең үз исемнәрен атамыйча гына, «нине ниткәндә» дисәк тә буладыр, бәладан башаяк. Аңлаган кеше аңлар әле, аңламаганнарга нәрсәнедер аңлатып, чәйнәп каптырып йөрү миссиясе бирелмәгән бит безгә бу Җир йөзендә.

Фото: dnepr.press

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading