16+

 Тели белеп теләсәң, ишегалдына тракторлар да килә

 Татарстанлылар «Безнең ишегалды» программасына чираттан тыш, тагын 200 ишегалдын тәкъдим итә ала. Тавыш бирү Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр порталында 30 майга кадәр үткәрелә.

 Тели белеп теләсәң, ишегалдына тракторлар да килә

 Татарстанлылар «Безнең ишегалды» программасына чираттан тыш, тагын 200 ишегалдын тәкъдим итә ала. Тавыш бирү Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр порталында 30 майга кадәр үткәрелә.

Республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы мәгълүматларына караганда, тавыш бирүдә 120 меңнән артык кеше катнашкан инде. Ундүрт яшьтән башлап тавыш бирүдә катнашырга мөмкин.
—  Ишегалдыбыз өчен тавыш та бирдек. Узган ел Казан мэры Илсур Метшин булып киткән иде, аңа да ишегалдыбызны төзекләндерүне сорап мөрәҗәгать иттек. Тели белеп теләгәч, теләк кабул була икән, ишегелдыбызда иртәдән кичкә кадәр тракторлар гөрли. Техника тавышына шатланабыз гына,-дип каршылады безне Сәлимҗанов урамындагы 14 нче күп фатирлы йорт өлкәне Әдилә Галәутдинова.

Ишегаллары гадәттәге “квадрат” рәвешендә түгел боларның. Территориянең урта бер җирендә трансформаторлар корылмасы, аның янәшәсенә кирпеч гаражлар тезелешеп киткән. Ике тарафта гына кечерәк мәйданчыклар калган. 
— Монда шактый ташландык күренеш иде, башта чистарту чаралары күрелде. 322 нче, 77 нче балалар бакчалары һәм 41 нче мәктәп бинасы тротуарлар белән тоташтырылачак, урам утлары куелачак. Эшләрне тагын ике атнадан тәмамларга ниятлибез. Яңгыр яумаса инде, әлбәттә. Яңгыр яуганда асфальт җәймибез.

Эшләгәч-эшләгәч, яхшы булсын инде, кешеләр артыбыздан зарланып калмасын,-ди юл төзү-төзекләндерү оешмасының прорабы Адель Лотфуллин.
— Йортта яшәүчеләр җыелышып, ишегалдыбызга 100 төп агач һәм куак утырттык. Балалар уен мәйданчыгы бөтенләй дә юк иде. Акча җыешып балалар уен мәйданчыгына корылмалар сатып алып урнаштырдык. Чын балалар уен мәйданчыгы ясасыннар иде. Спорт мәйданчыгы да булсын. Этләрне йөртү мәйданчыклары төзү буенча федераль программа бар, дип беләбез. Йортыбызда һәм күрше-тирәдә җәнлек асраучылар күп, безгә дә махсус мәйданчык кирәк,-дип тезеп китте Әдилә, берсулыштан.
— Булыр-булыр. Шәһәр җитәкчелеге төзекләндерәбез дип әйткән бит. Сүзләрендә торганнар, эш башланган,-дим.
 Ишегалдын инде “башкарылган” эшкә санап, тагын да зуррак планнарын әйтте әңгәмәдәшем. Сәлимҗанов урамындагы 14 нче йортка капиталь ремонт мәсьәләсен кузгатырга исәпләре.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ишегалларын төзекләндергәндә халык фикерләренә һәм тәкъдимнәренә игътибар бирергә кушты. Эшнең җанлылыгы һәм сыйфаты өчен Әдилә ханым кебек “халык прораблары” булу яхшы әйбер. Безнең белән саубуллашты да, җәһәт кенә эшчеләр тарафына кузгалды Әдилә Галәутдинова... өстәмә “наряд” бирергә.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading