16+

Телисеңме?

Менә кайчагында нәрсәдер эшләргә кирәк була. Тормыш бит инде бу. Нәрсәдер алырга теләсәң, нидер эшләргә кирәк.

Менә кайчагында нәрсәдер эшләргә кирәк була. Тормыш бит инде бу. Нәрсәдер алырга теләсәң, нидер эшләргә кирәк.

Гади генә эш инде. Әйтик, өй тышларга. Яки мунча эчләргә. Утырасың, баш ватасың. Ничек эшләргә инде моны, дисең. Шул вакытта күршең килеп керә. «Әй, юк белән маташма инде, кирәкми ул сиңа», – ди. Син аңа шайтан коткысына карагандай карап куясың да: «Кирәк!» – ди­сең. Бәлки ул хаклыдыр инде. Өеңне тыш­ларга яки мунчаңны эчләргә түгел, аларны яңадан эшләргә кирәктер. Бәлки шулайдыр. Ләкин... Нидер эшләргә телисең икән, кирәк дияргә кирәк.

Вәт, син дә кирәк дисең дә, ничек эшләргә дип баш ватасың. Акчаң юк. Безнең дәүләттә акча булмады инде ул. Авылда эшләсәң бигрәк тә. Аена биш мең сум түлиләр. Искергән киемеңне, ну, сыер исе сеңгән йә майга манчылган ыштаныңны да яңартыр­лык түгел бит инде. Туган авылыңны яратсаң, эшлисең – беркая да китә алмыйсың. Туган авылың да, газиз ватаның да түләми инде сиңа. Эшләсәң – түләми. Эшләмәсәң – аеруча. Ну, юк инде акчасы дәүләтнең. Менә син аз гына бурычка кергәнсең, хөкүмәткә биш сум түлисең калган икән, ул яза инде сиңа: «Биш сум бурычыгызны кайчан түлисез?» – ди. Атна саен яза. Һәм шул хатын егерме биш сумлык конвертка салып җибәрә. Атна саен. Шуңа аның акчасы юк. Аныкы булса, синеке дә булыр иде. Ташып торыр иде. Акчаң ташып торса, син үз эшеңне башкаларга кушып эшләтер идең. Ә синеке ташып тормый. Ташып торса да башкалардан эшләтә алмыйсың, чөнки башкалар ул – шабашчылар.

Чөнки син шабашниклар дәүләте төзедең. Монда беркем дә беркемгә ярдәм итәргә, эш башкарыр­га дип килми. Монда акча эшләргә киләләр. Эш өчен акча түләү – ул бер нәрсә. Акча өчен эш эшләү – бүтән. Менә сиңа килеп эш эшләгән булып кыланучылар, чынында, эш эшләргә килми. Алар акча эшләргә килә. Фәлән сумыңны каерып алып китәләр дә, артларыннан тагын үзең эшләп чыгарга кирәк була. Шуңа инде ул, нәрсәдер эшләргә телисең икән, кирәк дияргә кирәк.

Һәм: «Ничек эшләргә?» – дип баш ватарга. Вәт, син баш ватып утырасың. Акчаң да җитеп бетми, башың да... Акчаң җитсә, башың җитәр иде. Акча белән баш бездә бер тирәдәрәк йөри. Акчаң бар икән, башың кадерле була. Акчаң юк икән, башың да юк сыман тое­ла. Акчаң булып, башың булмаса да яшәп була бугай әле. Ә башың булып акчаң булмаса... Дөньяның бөтен михнәте шул башыңа өелеп төшә. Акчасыз башыңа. Ну, акчасыз баш – баш түгел инде ул, михнәт тәлинкәсе генә.

Әнә шул тәлинкәң белән уйлап утырасың хәзер. Нишләргә инде, дисең. Ә җавап табылмый. Нәрсәдер эшләргә кирәген беләсең, ә нишләргә икәнен белмисең. Язмышың шул. Вәт, уйлыйсың инде... Әллә нинди сурәтләргә әверелеп, әллә нинди рәвешләргә кереп бетәсең. Алай уйлап карыйсың, болай уйлап карыйсың. Берни дә килеп чык­мый. Аны гаеплисең, моны гаеплисең. Ахыр чиктә, беркем дә калмагач, үзеңне гаепләргә тотынасың. Ну, монысы соңгы чик өчен инде, чөнки синең уңышсызлыкларыңда беркайчан да син гаепле түгел. Син бар. Уңышсызлык бар. Ләкин син гепле түгел. Уңышсызлык гаепле. Син булмасаң, уңышсызлык булмас иде. Ләкин син гаепле түгел...

Вәт, баш ватасың хәзер. Ничек эшләргә икән, дисең... Уйлыйсың инде. Уй давылына әйләнәсең. Ә җавап табылмый. Табылмаячак та. Чөнки син үзеңә кирәкмәгән нәрсә белән шөгыльләнәсең.
Нәрсәдер эшләргә телисең икән, нәрсәдер эшләргә кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading