16+

Телләр аша дөньяны төрле яктан күрәсең

Александр Блинов, Чувашстан, укытучы, тәрҗемәче: – Телләр өйрәнү миңа бик ошый. Телләр белү бик мөһим, чөнки алар аша дөньяны төрле яктан күрәсең. Төрле кешеләр белән уртак тел табарга ярдәм итә.

Телләр аша дөньяны төрле яктан күрәсең

Александр Блинов, Чувашстан, укытучы, тәрҗемәче: – Телләр өйрәнү миңа бик ошый. Телләр белү бик мөһим, чөнки алар аша дөньяны төрле яктан күрәсең. Төрле кешеләр белән уртак тел табарга ярдәм итә.

Армиядә хезмәт иткәндә, төрле телдә берничә сүз, җөмлә белә идем. Шуның белән төрле милләттән булган хезмәттәшләрем арасында бик тиз үз кеше булып киттем. Тора-бара, телләрне ныклап өйрәнә башладым. Үземнең чуваш телемнән кала, рус, инглиз, итальян, француз, эсперанто, төрек һәм татар телләрен беләм. Мордваларның этник бер төркеме булган эрзя халкының да телен үзләштердем. Әбием авылда гомер итте. Күрше авылда татарлар яшәгәч, аларның телен дә белә иде. Татарчаны башта аңардан өйрәндем. Аннары тумышы белән Чувашстаннан булган татар егете Нурулла Хөснетдинов армиядә өйрәтте. Ул хәзер Батыр районында бер мәктәптә директор булып эшли. Берара Европада да яшәп алдым. Чит телләрне үзләштергәндә иң элек үземнең туган телем – чуваш телен белергә тиешлегемне аңладым. Аннары күршеләрнең телләрен өйрәнергә кирәк дигән фикергә килдем. төрек һәм чуваш телләрен белгәч, татар телен өйрәнү авыр булмады. Төрки телләр гомумән авыр үзләштерелми. Мин һәрчак һәм һәркайда әйтәм: иң элек үз туган телеңне, аннан күршеләреңнең телен белергә тиеш син.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading