16+

Телләргә игътибар телдә генә калмасын

Хөкүмәт йортында ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасының телләр турындагы законнарын гамәлгә ашыру буенча советы утырышы булды. Аны республика Премьер-министры Алексей Песошин алып барды. Чыгышларны башлап җибәргән республиканың юстиция министры Рөстәм Заһидуллин муниципаль органнарда норматив актларның рус һәм татар телләрендә теркәлгәнлеген әйтте.

Телләргә игътибар телдә генә калмасын

Хөкүмәт йортында ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасының телләр турындагы законнарын гамәлгә ашыру буенча советы утырышы булды. Аны республика Премьер-министры Алексей Песошин алып барды. Чыгышларны башлап җибәргән республиканың юстиция министры Рөстәм Заһидуллин муниципаль органнарда норматив актларның рус һәм татар телләрендә теркәлгәнлеген әйтте.

- Ләкин тәрҗемәләрдә ялгышлар да очрый. Кайбер сайтларда хәйләкәрлек күренешләре дә бар: текст исеме татар телендә куела, ә карый башласаң, текст русча гына. Татарстан Фәнәр Академиясе игълан текстларын бушлай тәрҗемә итеп бирә, бу мөмкинлектән файдаланасы иде, - диде Рөстәм Заһидуллин. Ул шулай ук, “Халык контроле” сервисы белән Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының игълан такталарындагы һәм топонимик атамалардагы ялгышларны ачыклау буенча республика конкурсы барганлыгын да искәртте.

Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов республикада 10 меңнән артык юл күрсәткеченең рус һәм татар телләрендә язылганлыгын әйтте, бер телдә генә булганнарын алмаштыру эшләре дәвам итә. Яңа күрсәткечләр ике телдә башкарыла. 
- Республикадагы 22 вокзалда игъланнар ике телдә яңгырый. Калган 2 вокзалда да бу тәртипне кертү чаралары күрелә, - дип ышандырды Фәрит Хәнифов. 

Үзебездән дә мисал бар. Мәсәлән, Балык Бистәсе районында Күки авылыннан башланган Суша елгасы атамасы “Коры елга” дип язылган. Бу дөрес тәрҗемә түгел, татарчасы - Чошы. Балык Бистәсе муниципаль районы хакимияте әлеге ялгышны төзәтү чарасын күрсен иде.

Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшов та республикадагы торак пунктларның, топонимик атамаларның ике телдә һәм җирле халык телендә булырга тиешлеген искәртте. Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер кибетләрдә татар һәм рус телләрендә хезмәт күрсәтү максат итеп куелганлыгын җиткерде. Дәүләт идарәсен цифрлы үстерү министры урынбасары Радик Гыйсмәтов сүзләренә караганда, муниципаль берәмлекләр үзләренең сайтларына узган ел ике телдә 80 мең хәбәр урнаштырган.
- Сайтны ике телдә алып баруга җаваплы карыйбыз. Рус, татар һәм чуваш балалары өчен ана телен өйрәнү оештырыла. Аксубайда татар мәктәбе булдыру турында уйланыла, - диде Аксубай районы Башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев.

Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов та чуваш һәм мари телләрен өйрәтү буенча онлайн-дәреслар алып барылуын, Казандагы башка милләтләрнең “Якшәмбе мәктәбе” эшләвен телгә алды. Татарстанда рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская милли мәдәниятләрне саклауның һәм үстерүнең әһәмиятен басым ясап әйтте. Татарстанда рус язучылары әдәби конференцияләре, рус фестивальләре үткәрелүе турында сөйләде.
- Казанда 13 мартта Кремль яр буенда “Масленица” бәйрәме үткәрелә. Бергәләшеп күңел ачыйк, - диде Ирина Александровская.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Президенты каршында татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов татар теленең язмышына борчылыбрак сөйләде.
- Татар теленә ихтияҗ 2000 елдан башлап, сизелеп кими бара. Татар районнарында да татар теле тиешле дәрәҗәдә укытылмый. Шәһәрләрдә татар балалар бакчалары кирәк. Татар мәктәпләрендә милли телдә күрсәтмә әсбаплар җитешми. Бу мәсьәләне чишүдә “Татнефть” җәмгыяте ярдәм күрсәтә башлады. Җитәкчеләр татарча сөйләшсен һәм чыгыш ясасын иде, бу уңай үрнәк булачак,  -диде Марат Әхмәтов.

Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфаров үзенең фикерләре белән уртаклашканда: ”Татарстан Президенты каршындагы татар телен үстерү комиссиясе әһәмиятле. Бу комиссия күтәргән мәсьәләләрне муниципаль берәмлекләр һәм министрлыклар җаваплылык тоеп үтәргә тиеш”, - диде.

Премьер-министр Алексей Песошин утырышка йомгак ясап, Татарстанда ике дәүләт телен гамәлгә ашыру буенча чараларга җаваплы карарга, бу өлкәдә эшне дәвам итәргә чакырды.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading