16+

“Үтерү, талау адым саен. Хисләнеп утырып булмый...”

Россия Эчке эшләр министрлыгы системасында җинаятьләрне эзләү бүлеге оешуга быел 103 ел тулды. Нәкъ менә алар ярдәмендә шәһәребез урамнары җинаятьчелектән арына. Бу хезмәт эчке эшләр органнарының иң мөһим тармагы булып санала. Алар җинаятьчелекне кисәтү, халыкның иминлеген саклау буенча актив эшчәнлек алып бара.

Россия Эчке эшләр министрлыгы системасында җинаятьләрне эзләү бүлеге оешуга быел 103 ел тулды. Нәкъ менә алар ярдәмендә шәһәребез урамнары җинаятьчелектән арына. Бу хезмәт эчке эшләр органнарының иң мөһим тармагы булып санала. Алар җинаятьчелекне кисәтү, халыкның иминлеген саклау буенча актив эшчәнлек алып бара.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре җинаятьчелекне кисәтү, башкала халкы иминлеген саклауда актив эшчәнлек алып бара.
– Җинаятьтә шикләнелүчене ачыклау, эзләү, кулга алу, аңардан сорау алу – безнең хезмәткәрләрдән уяулык, кыюлык, сизгерлек, осталык таләп итә. Кытайның философы Конфуций болай дип язган: “Караңгы бүлмәдә кара мәче эзләү бик кыен. Бигрәк тә ул анда булмаса”. Бу сүзләрне безнең эш белән бәйләп карарга мөмкин. Эшебездә хисләнеп утырып булмый. Биредә үз-үзен аямаучы, психологик яктан әзерлекле, аек акыл белән эш итүче кешеләр генә эшли ала. Бүлек хезмәткәрләре – төрле яклап сыналган, көчле характерлы кешеләр, – ди бүлек җитәкчесе, полиция майоры Максим Антонов.

Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре ел саен җинаятьләрнең якынча 50 процентын ача. Үтерү, талау кебек бик авыр җинаятьләр, гадәттә, кайнар эздән ачыла. Аларның хезмәт вазифаларына шулай ук җинаятьчеләрне, югалган кешеләрне эзләү, террорлык актларын кисәтү, оешкан җинаятьчелек белән көрәшү дә керә.

– Максим Николаевич, сер түгел, бүген күп кенә җинаятьләрнең юлы интернетка китә. Моңа бәйле рәвештә җинаятьчеләрне эзләү эшенең үзенчәлеге ничек үзгәрә?
– Ел башында полиция бүлегендә бу өлкәдә белеме булган хезмәткәрләр кергән IТ бүлеге булдырылды. Бу өлкәдә оператив бүлекчәдә эшләү тәҗрибәсе бик мөһим түгел, шуңа күрә бүлекчә штаты 2-3 еллык эш стажы булган яшь хезмәткәрләрдән тора.

– Сезнең карашка, оператив хезмәткәр һөнәре ни дәрәҗәдә абруйлы?
– Профессиянең абруйлылыгына бик күп факторлар йогынты ясый. Оператив хезмәткәр җинаять эшен тикшерү барышында төрле кешеләр белән очраша, шуңа күрә аларның һәркайсына психологик яктан якын килү кирәк. Нигездә, җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә эшләүчеләр өчен җентекле анализ ясау, салкын акыл белән эш итү кебек характер сыйфатлары хас. Заманча технологияләр гасырында оператив хезмәткәргә мәгълүмат технологияләре турында билгеле бер белем багажы да кирәк. Чөнки 21 гасырда җинаятьчелек дистанцион дәрәҗәгә күчә. Шуңа бәйле рәвештә, оперуполномоченный үз белемнәрен төрле өлкәләрдә даими камилләштерү зарурлыгы белән очраша.

Без укытуның әзерлек белән генә чикләнмәвен телибез. Моңа барлык дәрәҗәләрдә игътибар бирелә. Һәр яңа кешегә тәҗрибәлерәк хезмәткәр беркетелә, ул алга таба аны оператив һөнәргә өйрәтә. Карьера баскычларыннан күтәрелергә теләүчеләр өчен мөмкинлекләр бар.

– Оперативникларның тормыш иптәшләре ирләренең тәүлек буе эшләүләренә ничек түзә соң?
– Аларга аерым бик зур рәхмәт! Егетләргә дә шулай ук. Эш сәгате бетеп, өебезгә кайтып киткәнебез юк. Шәһәр халкы тыныч йокласын, урамнарыбызда тынычлык булсын өчен җинаятьләрне кайнар эздән ачарга, золым кылган кешене тизрәк тоткарларга кирәк. Шимбә яки якшәмбе көнне хезмәткәрләр үз гаиләсе белән булсын өчен тырышабыз, яллар бирәбез. Башкача ярамый, кешеләр эштә “янарга” мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading