Узган ел Россиядә терлекләргә куркыныч янаган авырулар буенча эпизоотик хәл киеренке булган. Африка дуңгыз чумасын исәпкә алмаганда, Татарстан өчен 2022 ел уңышлы узган.
Кыргый кабаннарның санын контрольдә тотарга
Татарстан Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе белән Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе коллегиясе утырышында баш ветеринар Алмаз Хисаметдинов африка дуңгыз чумасына аерып тукталып үтте.
- Татарстан авыру теркәлгән төбәкләр исемлегенә керде. Ел дәвамында республика территориясендә унбер чыганак ачыкланды, аның бишесе – кыргый кабаннар, алтысы – дуңгызлар арасында. Инфекциядән Спас, Югары Ослан, Мамадыш, Чистай, Балык Бистәсе, Питрәч, Әлки районнары зыян күрде. Әлеге чыганакларны бетерү һәм инфекциянең алга таба таралуына юл куймас өчен эпизоотиягә каршы чаралар комплексы уздырылды. Инфекция эре дуңгызчылык хуҗалыкларына да үтеп кермәсен өчен, шәхси хуҗалыклардагы дуңгызларның санын максималь рәвештә киметтек. Элек аларның саны 19 мең булса, бүген ул 2 мең 700 баш. Өч дуңгызчылык хуҗалыгы үзенең терлекчелек юнәлешен үзгәртте. Әлегә вирустан тиешенчә сакланмаган тагын алты хуҗалык бар. Тиешле чаралар күрелмәсә, аларга да терлекчелекнең альтернатив төрләренә күчү мәсьәләсен карарга кирәк булачак, – диде Алмаз Хисаметдинов.
Шул ук вакытта быелның 1 мартыннан “Ветеринария турында”гы законга кергән үзгәрешләр турында да кисәтте ул. Аның нигезендә аеруча куркыныч авыруларны юкка чыгарганда килгән зыянны бөтенесенә дә түгел, фәкать барлык таләпләргә тулысынча туры килә торган хуҗалыкларга гына кайтарачаклар икән.
Докладчы сүзләренчә, африка дуңгыз чумасыннан саклану өчен кыргый кабаннарның санын да контрольдә тоту мөһим.
– Республиканың тулы иминлеген тәэмин итү өчен без ел саен кимендә биш мең кабан дуңгызын атарга тиеш. Аларның санын киметүне африка дуңгыз чумасын булдырмый калуның төп чарасы дип саныйбыз, – диде ул.
Лейкоздан арынырга
Ветеринарларны борчыган икенче мәсьәлә – мөгезле эре терлекләрнең лейкоз белән авыруы. Хәер, 2021 ел белән чагыштырганда, инфекция 1,9 процентка кимегән.
- Әмма лейкоз вирусы белән авыруның кимүенә карамастан, кайбер районнар әлеге авыруга карата үз мөнәсәбәтен үзгәртергә тиеш. Ел йомгаклары буенча Лениногорск районында терлекләрнең лейкоз йоктыру дәрәҗәсе – 21, Яңа Чишмә районында – 19,5, Чирмешән районында – 14,7, Лаеш районында – 14,6. Уңай мисаллар да бар. Тукай, Балтач, Алабуга, Саба, Кукмара, Әтнә, Сарман, Теләче, Арча районнарында 1 проценттан кимрәк. Тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча узган елда 17 районда лейкоз буенча 46 яңа имин булмаган пункт ачыкланды. Республиканың терлекчелек тармагы сөт юнәлешендә эшли. Бу пунктларны савыктыру эшен көчәйтергә кирәк, – диде идарә башлыгы.
Сыер – хуҗалыкның төп капиталы
Тагын бер мөһим проблема – төрле сәбәпләр аркасында иткә җибәрелгән терлекләрнең саны арту. Узган ел 94 мең баш сыер иткә киткән, бу – гомуми баш санының 36 проценты.
- Сөт республикасы өчен бу бик зур сан. Без шуны истә тотарга тиеш – сыер ул хуҗалыкның төп капиталы. Республика өчен иткә киткән сыерларның саны иң күбе 20 процент булырга тиеш, – диде Алмаз Хисаметдинов.
Коллегия эшендә катнашкан Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та терлекчелектә югары күрсәткечләргә ирешү, шулай ук тармакны үстерү ветеринария хезмәтеннән һәм тотрыклы эпизоотик иминлектән башка мөмкин түгеллеген ассызыклады.
- Терлекләр өчен куркыныч булган инфекцияләрне республикага кертмәү максатыннан терлекләрне, азык һәм терлекчелек продукциясен кертүне тикшереп торуны көчәйтергә һәм республика территориясендәге авырулар белән бәйле вазгыятькә даими мониторинг ясауны тәэмин итәргә кирәк. Ветеринария идарәсе белән Авыл хуҗалыгы министрлыгына 2023 елга бурыч – сыерларның баш санын саклау программасын эшләү һәм гамәлгә кертү, – диде ул.
Законсыз эшләгән зоопарк хайваннарын кая куярга?
Узган ел Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенә авыл хуҗалыгы терлекләрен тоту мәсьәләсе буенча 500гә якын шикаять кергән.
– Әлегә кадәр кайбер хуҗалык итүче субъектлар эпизоотиягә каршы чаралар үткәрүдән баш тарта, бу исә кеше һәм хайваннар өчен уртак булган авырулар кабынуына китерергә мөмкин, – дип кисәтте идарә җитәкчесе Илнур Галиев.
Зоопарклардагы хайваннарны тоту кагыйдәләренә карата да сораулары бар идарә хезмәткәрләренең.
– Узган елның 1 гыйнварыннан лицензиясе булмаган зоопаркларның эшчәнлеге тыелды. Республикада гамәлдә булганнарына нибары 8 лицензия бирелде. Әмма ике зоопарк законсыз рәвештә эшләвен дәвам иткән. Үткән атнада суд карары белән Казандагы экзотариумның эшчәнлеге туктатылды, тагын бер зоопарк буенча карар әлегә кабул ителмәгән. Лицензия алмаган зоопарклар эшчәнлекләрен туктатырга һәм хайваннарны тапшырырга тиеш, әмма монда башка проблема – аларны кая куярга? Республика территориясендә приютлар юк, табигый тирәлеккә җибәрсәң, исән калмаячаклар. Лицензияләнгән зоопарклар мондый хайваннарны баланска теләмичә генә ала. Бу мәсьәләдә безгә Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт белән хезмәттәшлек итәргә кирәк, – диде Илнур Галиев.
Авыл хуҗалыгы җирләре кулланылышта булырга тиеш
Узган ел Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек федераль хезмәте авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге файдаланылмый торган 100 мең гектардан артык җирне ачыкланган. Шулардан 36 мең гектар җир авыл хуҗалыгы әйләнешенә җәлеп ителгән, дип хәбәр итте Илнур Галиев.
Авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров сүзләренчә, бу мәсьәләдә төп рольне муниципаль җир контроле уйнарга тиеш.
– Аның эшен тиешенчә оештырганда, кулланылмый яткан җирләренең шактый өлеше инде күптән авыл хуҗалыгы әйләнешенә җәлеп ителгән булыр иде. Нәтиҗәле нәтиҗәгә ирешү өчен Россельхознадзор идарәсенә районнар белән муниципаль җир контролен уздыру буенча атна саен уртак эш алып барырга кирәк, – дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.
Фото: https://guv.tatarstan.ru/
Комментарийлар