16+

"Әти.., үтермә... Ай,.. кабыргаларым, кабыргаларым..."

Бу хәл авылга таралмыйча өйдә генә калды. Хурлыгын каян куярсың. Икенче көнне картның ике малае да кулларына “Дружба” пычкысы тотып урмандагы колхоз делянкасында тирләп-пешеп агач кисәләр иде. Сакта – әтиләре Муллагали карт.

"Әти.., үтермә... Ай,.. кабыргаларым, кабыргаларым..."

Бу хәл авылга таралмыйча өйдә генә калды. Хурлыгын каян куярсың. Икенче көнне картның ике малае да кулларына “Дружба” пычкысы тотып урмандагы колхоз делянкасында тирләп-пешеп агач кисәләр иде. Сакта – әтиләре Муллагали карт.

Акча давай
Илле биш яшьлек Муллагали гомере буе хәлле яшәде. Аның барысы да исәптә иде. Тотса тимер өзәрдәй куллары белән эшләп тапкан акчасының тиенен дә әрәм итмәде. Кирәк-яракка гына тотты. Тормышын җайлый барып, бар нәрсәсен дә җитешле итте. Эшне сөйде ул. Шул сәбәпле сагызлы нараттан салынган алты почмаклы, унике тәрәзәле өе, шифер түбәле каралты-куралары, мунчасы, капчык-капчык алма бирә торган алмагач бакчасы авылда, бакчаң, җырлап тора төсле иде. Барысын да берүзе салды, ясады. Үзе кебек таза ике малай үстерде. Үстергәндә халык алдында ким-хур итеп йөртмәде, әйбәт ашатты, киендерде. Алар урамнан килгәндә, әнә, Муллагалинекеләр килә, дип кала иде халык.

Хәзер алар шәһәрдә торалар. Шунысы бар, Муллагали карт аларның анда нинди кәсеп белән көн күргәннәрен генә белми. Үзенең бер караңгыдан икенче караңгыга хәтле эшләп, яннарына барып кайтырга вакыты юк. Ә тегеләре ни өчендер кайтып күренмиләр. Җиңел тормыш артыннан гына куалар икән дип ишетелде ишетелүен.

Соңгы вакытта карт малны күп карый. Менә ул быел ике сыерның берсен сатып, акчага әйләндереп, аны кирәкле көнгә кадәр сандыгына бикләп куярга булды.

Шулай эшләде дә. Миллионнар яулыкка төрелеп сандыкның бер почмагына барып кунаклады. Акчасын кассага салмаска булды. Чөнки бер тапкыр авызы пеште инде аның. “Жигули”лек акчасы ун кап шырпы бәясенә әйләнде дә калды.

Шулай бер кичне карчыгы Бәдерниса белән тәмләп чәй эчеп утырганда өй ялдында аяк тавышлары ишетелде. Картның йокларга ятканчы ишеген бикли торган гадәте юк иде. Менә өйгә башларына кара оек кигән ике кеше килеп керде. Берсе аягын ике якка аерып, бер кулын кесәсенә тыгып Муллагали карт каршысына басты. Икенчесе тиз генә өй ишегенең элгечен элеп куйды. Бәдерниса куркуыннан утырган җиреннән “лә хәүленә вәле куәтә” дип ишелеп төште дә өстәл астына чумды. 
– Старик, шо уставился, акча давай! – диде беренчесе кесәсендә кулын йөртеп. – Тиз бул, если душаң жалко! Ато аны теге светка җибәрербез. Бистро-о-о!

Картның башыннан боларның фурмылары таныш кебек, дигәне уй йөгереп үтте. 
– Нинди акча, картларга акча каян килсен. Аз пинсегә яшибез. Акча ниту! – диде Муллагали. – Как килдегез, шулай пашул моннан! Ул аларча сөйләшергә тырышты.

– Как юк!? Ә сыер саткан акча гди, ә? Миллионнар гди?

Татарлар икән дип уйлады карт. Урысчаны шәп сукаламыйлар.
– Никакуй миллионнар юк! – диде Мулллагали әкрен генә өстәл артыннан торып. Аның гомер бакый физик эш эшләп таштай булган мускуллары кабарган иде. – Әйттем бит инде, пинсегә генә яшибез, дип.

Шулвакыт көтелмәгән хәл булды. Муллагали ялт итеп борылды да каршындагысының муен тамырына шундый итеп китереп тартты, тегесе бушаган арыш капчыгы төсле идәнгә җыерылып кына төште. Икенчесен карт капка төбендә куып җитте. Арттан биленнән тотып кысып алуы булды, кызганычлы тавыш ишетте:
– Әти.., үтермә... Ай,.. кабыргаларым, кабыргаларым...

Еланның куенында икәнен бик тиз шәйләп алды Мулллагали. Боларга сыер сатканны ачык авыз әнкәләре язгандыр, дип уйлады ул. Туктале, кереп ансының да “намазын укытыйм”...

Бу хәл авылга таралмыйча өйдә генә калды. Хурлыгын каян куярсың. Икенче көнне картның ике малае да кулларына “Дружба” пычкысы тотып урмандагы колхоз делянкасында тирләп-пешеп агач кисәләр иде. Сакта – әтиләре Муллагали карт.

Р.Шиһап.
1995 ел.

Язмага реакция белдерегез

11

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Муллагали бабай дерес устермэгэнсен икэн малайларынны.Аз лэккэн аларга синен каеш реминнэрен.

    Мөһим

    loading
    2
    X