16+

Әтиебез, син безгә ныклы терәк

Иделнең аргы ягы, гүзәл Кама Тамагы якларының Каратал авылында Гайфуллиннар гаиләсендә дөньяга килә минем газиз әтием! Бу – сугыш беткән елның сентябрь ае. Ул иң төпчек җиденче бала булып дөньяга аваз сала. Шулай итеп әтием сугыштан күпне күреп кайткан бабаем һәм әбием тәрбиясендә төпчек малай булып үсә.

Әтиебез, син безгә ныклы терәк

Иделнең аргы ягы, гүзәл Кама Тамагы якларының Каратал авылында Гайфуллиннар гаиләсендә дөньяга килә минем газиз әтием! Бу – сугыш беткән елның сентябрь ае. Ул иң төпчек җиденче бала булып дөньяга аваз сала. Шулай итеп әтием сугыштан күпне күреп кайткан бабаем һәм әбием тәрбиясендә төпчек малай булып үсә.

Чыннан да, һәр кеше өчен әти кеше – үрнәк һәм горурлыктыр ул! Элеккеге тәрбия буыннан буынга күчкәнгәме, безнең әти – гаиләнең башлыгы һәм горурлыгы. Гомумән әйткәндә, безнең генә түгел, авыл халкының да горурлыгы. Чөнки әтием, төпчек бала булуына карамастан, кечкенәдән үк эш сөючән һәм бик ярдәмчел кеше булып үскән. Моңа, әлбәттә, бабаемның тәрбиясе зур өлеш керткән дип уйлыйм, чөнки бабаем әле безне дә әтине тәрбияләгән кебек, ак бабайлар акылын биреп: «Балакаем, олыларны олылагыз, кечеләргә юл бирегез, ярдәмчел, олы йөрәкле, гадел, тәртипле булыгыз», – дип өйрәтә иде. Әтием дә безне әби-бабалардан килгән гореф-гадәтләр, йолалар һәм тәрбия алымнары белән тәрбияләде. Һәм хәзерге көндә мин әтием алдында баш ияр идем. Әтием гомер буе тимер кою остасы булып район, авыл һәм күрше-тирә авылларда дан тотты. Әле су да кермәгән авылларга су кертте, өй җылыту торбалары сузды, ә иң изгелеклесе – ул зират чардуганнары, кабер ташлары-һәйкәлләр койды, чишмәләрне төзекләндерде. Кечкенәдән истә калган: кыш көне төннәрен берәрсенең торбасы ярылса, мичкә ягып булмый башласа, аны йокысыннан уятып алып китәләр иде. Мин шул вакытта: «Әти, нишләп соң сине төнлә чакыралар, иртәгә генә барыр идең әле, йоклый да алмыйсың бит», – дип әйтә идем. «И кызым, кемнеңдер нарасые салкында тилмергәндә, мин ничек йоклап ятыйм. Олы йөрәкле, ярдәмчел булырга кирәк, кызым, шул чакта гына син чын кеше булырсың, – ди. – Менә уйлап кара, әгәр дә минем балам салкын өйдә туңып утырса, йөрәгем нишләр иде, шуңа күрә дә сезне уйлап, төнге йокымны да жәлләми ярдәмгә ашыгам, балам». Ул вакытта, олы йөрәкле кеше нинди була икән ул, дип уйлый идем.

Хәзер генә төшендем, бабаем – әтине, әти безне шундый итеп тәрбияләгән икән дип. Әйе, чыннан да, хәзер мин әтиемнең олы йөрәкле кеше булуына инандым. Аңарда бетмәс-төкәнмәс мәрхәмәтлелек, игелеклелек ярылып яткан бит. Әле ул тимер коючы оста гына түгел, аның белән беррәттән алдынгы комбайнчы, колхоз бригадиры да иде. Ару-талуны белмәүче олуг зат. Комбайнда эшләгән вакытларында: «Кызым, менә бу ашлыкларда – игенченең күпме көче, төн йокылары, шуңа күрә ипине бик кадерләгез, аңа карата миһербанлы булыгыз, валчыкларын чәчмәгез», – дип өйрәтә иде. Шуны сүзләре белән генә дә ул безгә нинди тәрбия биргән. Аннан соң: «Ни чәчсәң – шуны урырсың», – дип тә гел безгә кабатлый иде. Димәк, ул безне чәчкән, һәм менә без – аның җимешләре. Әтием белән әнием без өч баланы тәрбияләп, педагогик белем бирделәр. Әтием безне шушындый мәкальләр, әйтемнәр, әби-бабайлардан килгән тәрбия аша тәрбияләгән бит.

Электән һәр милләт үз җирлегендә барлыкка килгән һәм буыннан буынга күчә торган гореф-гадәтләрен, кешеләрнең яшәү рәвешләрен, үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен, карашларын, зәвыкларын сакларга омтылган. Тормыш-көнкүрештә билгеле бер йолаларны үтәү, гореф-гадәтләрне тоту һәм ил горурлыгын үтәү барлык милләтләргә дә хас. Ул милләтнең мөһим бер өлеше булып исәпләнә. Гореф-гадәтләр борын-борыннан халык тарафыннан үтәлеп килә торган бәйрәмнәрне, йолаларны, тәрбияне үз эченә ала. Билгеле бер йолаларның үтәлеп килүе җәмгыятьне дә тотрыклы, ярдәмчел һәм мәрхәмәтле итә. Менә шушы тәрбия кысаларында тәрбия алган һәм безгә дә юл күрсәткән.
Әйткәнемчә, әтием турында без генә түгел, башка чит авылларда да, район күләмендә дә ишетеп беләләр, чөнки аның ярдәме һәм эше чиксез иде. Район газеталарында да бу турыда күп яктыртылды. Хәзерге көндә әтием лаеклы ялда, әнием белән тигезлектә гомер кичерәләр. Әниемә карата да әтием бик җылы җанлы, аңа хөрмәт белән карый. Ике як әти-әнисен һәм гаиләләрне хөрмәт итү ягыннан килсәк тә, әти әни ягын да, үзенең ягын да бертигез күрде, әниемнең әнисен дә тәрбияләде, үз әти-әнисен дә тәрбияләп бакыйлыкка озатты. Әниләрен генә түгел, әле читтән кайткан абыйсы белән җиңгәсен тәрбия кылып, абыйсы әтием кулында җан тәслим кылды. Әнием ишле гаиләдән, дәү әни вафатыннан соң әниемнең туганнары, хәтта минем ике туган сеңелләр, апалар, абыйлар гел безгә кайтып, җәйге ялларын бездә үткәрәләр, әтием аларга бер каршы сүз әйтми иде.

Ялда булуына да карамастан, үзенең фидакарь эшен дәвам итә, чишмәләрне төзекләндерә, агачлар утырта, тимер коюга йомышлары булган кешеләргә ярдәм кулы суза. Әнием элекке вакытларны искә алганда: «Әтиеңнең игелеге күп, ул үз эшенә бервакытта да акча алмады, рәхмәткә эшләде», – ди. Әнием: «Нишләп бер дә акча алмыйсың?» – дип сорагач, әтием: «Бер рәхмәт мең бәладән коткара, акчаны эшләп бетереп булмый, ә менә хөрмәтне алу бик авыр», – дип әйтә торган булган. Бусы да бабаем тәрбиясе, чөнки бабаем авылда мулла иде, ул кеше биргән сәдаканы да дога кылып үзенә тапшыра иде, догасын кылгач кабул була ул, борчылмагыз, ә менә әле генә якынын югалткан кешегә акча кирәгрәк була, мин бу акча белән генә баерга теләмим, бакыйлыкта аның өчен җавап тотасы бар», – дия торган иде. Безне дә, кызым, бер тиен акча өчен тәмугка керә күрмә, дип өйрәтә иде. 
Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә, мин бабаемнан һәм әтиемнән килгән рухи тәрбияви педагогик байлык белән горурланам, чөнки әтием минем өчен якты маяк. Гади генә авыл кешесе булуына карамастан, дөрес һәм тугры юл күрсәтүче олуг зат! Без дә әби-бабалардан килгән рухи байлыкны югалтмый үз балаларыбызга тапшырсак иде.
Бу язманы укучылар бәлки, бу кыз бүләк алу форсатыннан чыгып кына яза, дип уйларлар. Бу бәйгене күрү белән, күзләремә яшьләр тулды, минем дә бит әтием шундый горур, олы йөрәкле, безнең өчен һәм үзенең халкы өчен утка-суга керергә әзер булган зат икән бит дигән уйлар йөгереп узды. Бу бүләккә мин түгел, минем горур әтием лаеклы дип саныйм!

Рузилә Абдуллина, Казан.

фото: izh.kp.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading