16+

Әтием кебек булсам иде!

Кешелек дөньясы өчен мөһим һәм глобаль булган мәсьәләләрнең берсе – кешеләрнең сәламәтлеге. Сәламәтлек, гомумән, кеше өчен иң кадерле, иң кыйммәтле нәрсәдер ул. 

Әтием кебек булсам иде!

Кешелек дөньясы өчен мөһим һәм глобаль булган мәсьәләләрнең берсе – кешеләрнең сәламәтлеге. Сәламәтлек, гомумән, кеше өчен иң кадерле, иң кыйммәтле нәрсәдер ул. 

Исән-сау булу – яшәү, шатлану, нәселне дәвам итү дигән сүз. Кешеләрнең сәламәтлеген кайгыртучылар исә нәкъ шул шатлык-сөенечкә тулы яшәеш өчен көрәшүчеләр булалар да инде.
Минем әтием Айдар исемле. Аңа – 49 яшь. Ул табиб булып эшли. Минем өчен әтием иң яхшы кеше. Әтием балачактан хирург булырга хыялланган. Аның табиб булып китү тарихы бик гади. Ул Мамадыш районының Югары Сөн авылында туып-үскән. Бабам Рәфәгать Хәевич – укытучы, директор, партком секретаре, әбием Венера Ниязовна бик тәҗрибәле, дәрәҗәле рус теле һәм әдәбия­ты укытучысы булган. Әтиемне әбием физика укытучысына укырга керергә кыстагач, әтием Казан дәүләт университетына укырга керә, шуннан армия сафларына алына. Армиядә вакытта ул үзенең киләчәге турында, балачак хыялына хыянәте турында еш уйлана. Хезмәттән кайтышлый ук Түбән Новгород шәһәренә барып, медицина институтына документларын тапшыра. Имтиханнарны уңышлы биреп, дәвалау факультетына укырга керә. Студент елларында Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче студентлар белән аралаша, III курсны тәмамлагач, ул Казан дәүләт медицина институтына күчә һәм аны уңышлы тәмамлый.

Дипломын ул гениаль хирург Алмаз Әхәт улы Ахунҗанов кулыннан ала. Ахунҗановның чыгарылыш тантанасы вакытында әйткән сүзләре әтиемнең күңеленә гомерлеккә сеңеп кала. Ул: «Мин гомер буе шикләндем һәм тәгаен карар кабул итүдән курыктым. Әгәр табиб тышкы яктан караганда бик тыныч һәм үзенә ышанган булып тоела икән, бу әйбәт, чөнки авыру табибка ышанырга тиеш. Әмма чын табибның күңелендә һәрвакыт икеләнү утыра», – дигән. Табибның эше шундый инде аның – күпме эшлисең, шулкадәр икеләнәсең, кеше гомере өчен җавап бирәсең бит.
Миңа – 15 яшь, ләкин үз гомеремдә әтиемнең ял көннәрен, бәйрәмнәрне тулысынча безнең белән гаиләдә уздырганын хәтерләмим. Табиб һөнәренә хас булганча, әтинең шактый төннәре хас­таханәдә авыруларга ашыгыч ярдәм күрсәтеп узды. Әти еш кына мине дә үзе белән ала. Аның кабинетында кечкенә вакытымда минем хәтта үз кушеткам да бар иде, әтине көтә-көтә, шул кушеткада йоклап төн уздырган чаклар да булды. Шуңа күрә дә мәктәпне тәмамлагач, медицина институтына документлар тапшырачагыма беркем дә гаҗәпләнмәс, барысы да моны табигый хәл дип кабул итәр.

Әтиемнең эш көне 14-16 сәгать дәвам итә. Иртә белән алты туларга унбиш минутта йокыдан тора, кайтып җиткәнче тугыз-ун була. Көн дәвамында берничә киңәшмә-җыелышларда катнаша. Мондый шартларда, әлбәттә, аның хәрәкәтләнер мөмкинлеге юк. Шуңа күрә мөмкинлек булганда, ул җәяү йөрергә тырыша. Иртән зарядка ясыйбыз. Тән авырлыгын контрольдә тота, яшелчәләр белән тукланырга тырыша. Башкаларга да киңәше шундый: татар халык ашлары бик тәмле, әмма алар ашказаны өчен авыр, шуңа күрә яшелчә, җиләк-җимеш ашарга тырышыгыз. Әтиемнең тагын бер бик мөһим сыйфаты – һәр нәрсәгә шатлана белә, чөнки күтәренке кәеф – сәламәтлекнең нигезе. Мин дә, аннан үрнәк алып, сәламәтлегем турында кайгыртам һәм яхшы кәеф белән алга атлап, әтием кебек тырыш һәм уңышлы булырга омтылам.

Альберт Хәев, Актаныш  районы, Актаныш авылы.

фото: HeaClub.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading