16+

Әтиләргә киңәш: кызыгызга комплиментларыгызны кызганмагыз

Берәү Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.с) янына килгән дә: “Йә Рәсүлуллаһ, бу дөньяда мин кемгә иң зур хөрмәт һәм ихтирамны күрсәтим?” – дип сораган. Моңа каршы Пәйгамбәр (с.г.с), өч тапкыр, әни кешегә, дигәннән соң, дүртенче кабат сорагач кына: “Әтиеңә”, – дигән.

Әтиләргә киңәш: кызыгызга комплиментларыгызны кызганмагыз

Берәү Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.с) янына килгән дә: “Йә Рәсүлуллаһ, бу дөньяда мин кемгә иң зур хөрмәт һәм ихтирамны күрсәтим?” – дип сораган. Моңа каршы Пәйгамбәр (с.г.с), өч тапкыр, әни кешегә, дигәннән соң, дүртенче кабат сорагач кына: “Әтиеңә”, – дигән.

Сәламәт бала тәрбиялим, дисәң...
Әлеге хәдистән аңлашылганча, иң зурысы – ана хакы. Ләкин бала тәрбиясендә әтиләр дә мөһим роль уйнарга тиеш. Әти назына малайлар да, кызлар да берүк дәрәҗәдә мохтаҗ. Әти мәхәббәтенә төренеп үскән балалар бәхетле һәм үз максатына ирешүчән булып үсә. Әти бала өчен якын кеше генә түгел, ә чын ир үрнәге, төп ышаныч һәм терәк, дисциплина һәм тәртип күрсәткече. Әти-әнинең уртак мәхәббәтенә уралып үскән бала бар яктан да сәламәт булачак.

Иң зур мирас
Малай кеше тәрбияләүдә, сүз дә юк, әтинең роле бик зур. Чөнки бу очракта бала әтисенең гаиләгә, яраткан хатынына, дусларына, балаларына карата мөнәсәбәтен үрнәк итеп ала. 
Кыз бала булачак тормыш иптәшен әтисенә охшатып сайлый. Ул әтисенә карагач, ир-атны чын ир-ат итә торган сыйфатларны күрергә тиеш. 
Ата мәхәббәте ананыкына караганда да баланың изге җанлы булуына ныграк тәэсир итә икән. Пәгамбәребез (с.г.с): “Әтинең балага калдырган иң зур мирасы – яхшы тәрбия”, – дигән. Ирегездән сезгә бала карашуын сорагыз, ә таләп итмәгез, тавыш күтәрмәгез, ачуланышмагыз. 

Әтиләр мөстәкыйльлеккә өйрәтә
Заманча җәмгыять акрынлап бала тәрбияләүдә әтинең роле акча табу белән генә чикләнмәвен аңлый башлады. Әти әни бирә алмаган тәрбияне бирә ала. “Күпме мәктәпләр, институтлар, университетлар булуга карамастан, яхшы әтидән башка яхшы тәрбияле балалар да була алмый”, – дип язган Николай Карамзин. Әти баланың үз бәясен формалаштырырга да ярдәм итә. Кагыйдә буларак, ир-атлар баланы азрак иркәләве аша аларны мөстәкыйль булырга, үздисциплинага өйрәтә. 

Малайларга әти – үрнәк
Малайлар әтиләре белән аеруча тыгыз бәйләнештә булырга тиеш. Әтисен күзәтеп, малайлар аның хәрәкәтләрен, сүзләрен кабатлый. Егет кеше җаваплылык, хатын-кызга карата яхшы мөнәсәбәт кебек күп кенә уңай сыйфатларны әтисеннән ала. Аның өчен әти дуслыгы аеруча мөһим. Белгечләр фикеренчә, үз әтиләрен күрми торган малайлар мәктәпне 4 тапкырга күбрәк ташлый, андыйлар алкоголь, наркотик ише яман гадәтләрне дә тиз үз итә, хокук бозучан була, психик яктан да кимчелекләр килеп чыгарга мөмкин икән.
Бала үзен ялгыз тоймасын өчен, аңа, ким дигәндә, 15 минут вакыт бирү ата назын тоярга ярдәм итә. Улыгызга карата әйтелгән мактау сүзләре аны тагын да бәхетлерәк итәр. Әтиләре белән файдалы итеп вакыт үткәргән малайларның телгә оста, шулай ук математикадан да сәләтле булуы исбатланган. 

Кызлар әтисе булу – бәхет 
Кыз баланы әни кеше тәрбияләргә тиеш, дип уйлау шулай ук ялгыш фикер. Нәкъ менә әти кыз балада назлылык сыйфатларын тәрбияли дә. Әти белән үзеңне принцесса итеп тою да күпкә җиңелрәк бит! 
Кызыгызга комплиментларыгызны кызганмагыз. Шулай итеп аның уңай үзбәясе барлыкка килә. Һәрвакыт кисәтү ясап тору, кимчелекләрен ассызыклау анда негатив хисләр уятачак. Сүз дә юк, гел мактап кына торырга ярамый. Тәнкыйтьне кызларга дөрес һәм йомшак итеп кенә әйтергә кирәк. 
Кызлар әтиләрен Җирдәге иң көчле кеше дип саный, шуңа күрә алар үзләрен нык сак астында итеп тоя. Баһадир гәүдәле ир-атларның кызының кечкенә генә кулларыннан җитәкләп баруы нинди матур күренеш бит! Кызы белән курчаклы уйнарга яки йомшак аюын йокларга яткырырга һәр әти дә сәләтле түгел. 

Бер сүздә булыгыз
Балаларыгызны тәрбияләгәндә хатыныгыз белән бер сүздә булыгыз. Өстәмә баллар эшләргә тырышырга кирәкми. Әни кушмаганны сез дә рөхсәт итмәгез. Гаиләдә һәм аннан тыш та, бердәм кагыйдәләр булдырыгыз. Бала тәрбияләүдә тавыш күтәрү, бигрәк тә кыйнау яхшы чара түгел. Әтинең кырыс кыланышлары киләчәктә начар юнәлеш алырга мөмкин. Әгәр сез тыелып кала алмыйча йомшак җиргә суксагыз, гафу үтенүдән оялмагыз. 
Балачакта тиешле дәрәҗәдә яратылган балалар, аралашучан, ачык, ярдәмчел булып үсә. Андыйлар йөрәгендәге мәхәббәт хисе якыннарга да, туганнарга да, дусларга да җитәчәк һәм ул сезгә әйләнеп кайтачак. Балаларыгыз үсүгә, ни кызганыч, сез картаясыз. Һәм рольләр алышына. Ул вакытта инде сезгә улыгыз яки кызыгыз ярдәмгә килә. Балачакта алган назын, яратуын алар сезгә бүләк итәчәк.
Динара Әхмәт

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading