16+

Әтиләрнең бер сүзе җитә

Әтием турында бер дә язганым юк. Бездә татарларда әти белән озаклап сөйләшеп утыру – кыз кеше өчен генә түгел, ир-малайлар өчен дә сирәк күренеш бит. Әтиләргә әйтергә теләгән иң кадерле, ихлас сүзләрнең күбесе күңелдә әйтелми кала.

Әтиләрнең бер сүзе җитә

Әтием турында бер дә язганым юк. Бездә татарларда әти белән озаклап сөйләшеп утыру – кыз кеше өчен генә түгел, ир-малайлар өчен дә сирәк күренеш бит. Әтиләргә әйтергә теләгән иң кадерле, ихлас сүзләрнең күбесе күңелдә әйтелми кала.

   Журналистика өлкәсен сайлавымны белгәч тә, әтием бик сөенгән иде. Хәзер дә һәр язмамны карап, социаль челтәрләргә урнаштырып бара. Әтисенең юлын дәвам итүемә сөенә ул. Бабаебыз – Нәби Гыйсмәтуллин – штаттан тыш хәбәрче булган. «Социалистик Татарстан», «Яшел Үзән» газеталарына туган ягындагы, тирә-күрше авыллардагы яңалыкларны даими язып торган. Туры сүзле, кешенең проблемаларын тиз арада хәл итәргә омтылган бабаемны авыл халкы бүген дә сагынып искә ала. Аның холкы әтиемә дә күчкән. Ул сайлаган өлкә журналистикадан шактый ерак булса да, иҗадилыгы, үҗәтлеге, тырышлыгы тормышында һәрчак ярдәм итә. Кешенең борчуына битараф кала алмый ул.


Фирдүс Гыйсмәтуллин белгечлеге буенча суыткычлар төзәтүче, төзүче. Ул салган йортлар, мунчалар, гаражлар Яшел Үзән районы авылларын гына түгел, Кайбыч, Апас, Кама Тамагы, Казан якларын да бизи. Авыл халкы: «Фирдүснең кулы җиңел», – ди. Сыйфатлы булуы белән бергә, биналарны тиз сала ул. Дүрт кыз арасында үскәнгәме икән, күңеле нечкә аның. Гөлләр дә үстерә, тәмле итеп ашарга да пешерә. Мине дә иң беренче булып кулга пычак тотып, бәрәңге, суган әрчергә әтием өйрәтте. Гаиләдә бер генә бала булгач, гел әти-әнием янында бөтерелә идем. Әле дә хәтерлим: алар белән берәр уен уйныйбыз да, кем оттыра, шуңа җәза бирелә. Шул рәвешле, өйдәге барлык эшләрне: савыт-сава юумы, палас кагумы, тузан суыртумы – барысын да чиратлашып эшли идек. Үзләре үрнәгендә алар мине кечкенәдән хезмәткә өйрәтеп үстергәннәр.
Бүген әтием ике оныгына – яраткан дәү әти. Әнием өчен терәк. Менә инде 35 ел тигез- тату гомер кичерәләр. Башкаларны сөендерү аларга рәхәтлек бирә. Әтием балаларны бик ярата. Әле быел да Сабан туенда телсез әтисеннән үрсәләнә-үрсәләнә уенчык сораган баланы кызганып, аңа машина бүләк иткән булган. Шул вакыйгадан соң күңелендә фикер туган, ник әле балалар өчен бүләкләрне сатып алмый торган, күңелле, рәхәт бәйрәм оештырмаска? Эшмәкәр булмаса да, хезмәт хакының бер өлешен ул үзе яши торган күпфатирлы йорт ишегалдындагы балаларга бәйрәм оештыруга тотты. Аңа күршеләре дә кушылды. Кемдер коймагын пешереп чыкты, берсе балалар өчен күңел ачарга батут алып килде, озак еллар укытучы булып эшләүче Гөлнур апа бәйрәмне алып барды. «Яхшылык эшлә дә суга сал, диләр. Бәйрәм турында артык сөйләп тормадым, кичтән генә уйлап алдым да, икенче көнне оештырдык та. Бу хакта сөйләүләрен дә теләмим. Сабыйларны сөендерү – үзе бер рәхәт бит», – ди тыйнак әтием. Балалар бәйрәмендә олылар да теләп күңел ачты. Милли уеннар да узды, хәтта көрәш тә оештырдылар. Бу бәйрәм күршеләребез белән араларны тагын да якынайтты, халыкны берләштерде. Уеннарның күбесендә балалар әтиләре белән катнашты. «Еш кына, баланы тәрбияләүдә әтинең бер күз карашы,бер сүзе җитә. Гаиләдә әтиләргә карата хөрмәт кечкенәдән тәрбияләнсен иде. Әти хакын белеп үссеннәр», – ди әтием.


60 яшенә якынлашып килсә дә, инде бабай булса да, дәрес әзерләргә булышкан, чанада тартып йөргән, киңәшләрен биргән, чәчләремне сүткәннән соң ленталарымны төрергә булышкан, газиз, бердәнбер әтием өчен мин бүген дә кечкенә кызчыгы. Башкаларга шатлык өләшеп, безнең өчен үрнәк булып, әнием белән озын-озак гомер тигезлектә яшәргә язсын иде аңа. 

Ата – беләк, ана – йөрәк.
Җәйләргә тугай яхшы, киңәшкә ата яхшы.
Алты көн ач калсаң да, атаңны кунак ит.
Атаң тырыш булса, камыт бавың каеш булыр.
Атаңа ничек булсаң, балаңнан шуны күрерсең.
Яхшы атаның хакы 100 яхшы остазның хакыннан да олырак.

Эльвира Гыйсмәтуллина.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу юлларны еламыйча укып та булмый.Эти сузе, эти тэрбиясе бик кирэк шул.ЭЛЬВИРА, рэхмэт шундый матур итеп эйткэнсен этиен турында.Синен эниен дэ гомер буе этиенне хэрмэт итте.Бик кыен вакытларда да ул якты матур килэчэккэ ,нечкэ кунелле этиенэ ышанды.Гел этиенне мактап тора.Чиста , пэхтэ, йорт жанлы кеше диеп эйтэ.Сез чын мэгьнэсендэ бэхетле гаилэ.Бер берегезне хэрмэт итеп , анлап яшисез.Этиеннен кунел жылысы бэтен кешегэ житэ.Ул балаларны гына тугел, барыбызга хэерле иртэлэр, тыныч тэннэр телэп,матур чэчэклэр жибэреп, безне дэ шатландыра.Рэхмэт ,Фирдус, матур кунелен эчен.

    Мөһим

    loading
    2
    X