Әй, рәхәтләнде дә соң халык Яңа ел ялларында тау шуып. Әбиләр – оныклары, әти-әниләре балалары белән, дигән булып, кимен куймадылар. Балалардан да уздырып шудылар әле. Әле кайчан гына иде бит әбиләрнең дә карга батып, итекләр бозланып катканчы, куллар күшеккәнче тау шуган чаклары...
Хәтерлисез булыр, 30ар градус салкыннарда тимер чана төпләренә иреннәрегезне тидереп канаткан чакларыгыз әллә булмадымы? Өшеп-туңып кызарышып, өйдә баскан йомшак итекләребез гармун күреге шикелле булып ката иде дә, сала алмыйча аптырый идек бит.
Әле өйгә керүгә үк, бозланып каткан итекләребез белән идәнгә басуга таеп егыла да идек. Кызарган кулларыбызны әби кушканча, чәчләребез белән җылыта идек. Аннан соң табын янына кайнар чәй эчәргә утырабыз. Менә быел үзем дә, оныклар дигән булып, тау шудым әле. Аның бит хәзер утырып шуа торган ләгәне дә пластмасс, үзе тирән, кереп утырсаң чыгып булмый, ләкин бик тиз җилдерә икән, йөрәгем әле дә лепердәп тора. Авылда барыбер рәхәт инде балаларга да, олыларга да, туган авылыбызның саф һавасын сулау сәламәтлеккә дә файда бит ул!
Розалия Ибраһимова, Яшел Үзән, Норлат
Комментарийлар