16+

Тинчурин театры сәхнәсендә икенче Әлмәндәр булачак!

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры премьералар белән шаккаттыруын дәвам итә. 13-14 апрель көнне театр сәхнәсендә “Яратам! Бетте-китте!” спектакленең премьерасы узачак. Бу - 2023 елның бишенче премьерасы.

Тинчурин театры сәхнәсендә икенче Әлмәндәр булачак!

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры премьералар белән шаккаттыруын дәвам итә. 13-14 апрель көнне театр сәхнәсендә “Яратам! Бетте-китте!” спектакленең премьерасы узачак. Бу - 2023 елның бишенче премьерасы.

“Быел бик “тыгыз” ел, чөнки ноябрь аенда безгә 90 яшь тула. Һәрбер чыккан спектаклебез, һәрбер башкарган эшебез театрның 90 еллыгына багышлана. Гыйнвар аеннан бирле әлегә кадәр барлыгы дүрт премьера чыкты. Бишенче премьера – “Яратам! Бетте-китте”, май аенда “Җилкәнсезләр” спектакленең премьерасы көтелә. Биш ай эчендә алты премьера булачак, аннан соң да куелачак. Аллаһка шөкер, тамашачылар ярата, театрыбызга бик теләп йөри”, - дип сөйләде Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов.

Ул “Яратам! Бетте-китте” спектакленең премьерасы нәкъ менә үз вакытында чыга, ди. “Язучының теле шулкадәр матур, аңлаешлы. Вакыйгалар барышы детектив кебек, интрига булып тора. Спектакльнең ахырында ни буласын болай гына әйтеп булмый. Анда көтелмәгән хәлләр күп. Бу спектакльдә уйнаучы бабайны икенче Әлмәндәр дип әйтергә мөмкин, әмма вакыйгалар гына башка төрле. Бу - якты, күңелгә ятышлы җырлы-биюле спектакль”, - ди Ф.Мөсәгыйтов.

Әлеге әсәрне Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисовка хезмәттәше Гүзәл Гарәпшина тәкъдим иткән. Ул әлеге пьеса героенда Зөфәр Харисовны күргән. Әсәрнең авторы – Актанышта укытучы булып эшләүче Ләйсән Әминова. Пьесаның беренче исеме – “Хушлашырга ашыкма”.

“Бер укуда пьеса да, төп герое да роль буларак күңелемә ошады. Мин аны директорга тәкъдим иттем. Һәм бер-ике атнадан режиссерыбыз Туфан Имаметдинов мине чакыртып әлеге пьесаны куябыз диде. Риза булдым, чөнки бу пьеса - мин яраткан авылның үзе, табигатьнең үзе. Төп герой да Әлмәндәр кебек яшәргә омтылып яшәүче, көр күңелле, бернинди кайгыга бирешми торган, һәр нәрсәдән позитив эзләүче һәм башкаларны да артыннан ияртеп баручы рәхәт кеше”, - ди Зөфәр Харисов.

Төп геройның карчыгы Мәйсәрә ролен Татарстанның атказанган артисты Лилия Мәхмүтова башкара. “Мин шуның белән бәхетле – кечкенәдән дәү әни, дәү әтиләр белән үстем. Алар өйрәткән матур җырлар истә калган. Бу спектакльгә бабам җырлаган җырны кертергә булдык. Аны заманында әни дә җырлый иде”, - дип Лилия спектакльдә башкарачак җырдан бер өзек җырлады. Мәйсәрә – тыйнак, сабыр, иренә мәрхәмәтле булып яши торган татар хатын-кызы. 

Спектакльнең сюжетына килгәндә, ике генә өе калган Җиләкле алан авылында тыныч, салмак кына тормыш кичергән өч картның дөньясына, мәхәббәтнең ни икәнен дә аңламаган Гөлия белән Роман бәреп керә. Яшьләрнең яшьлек җүләрлекләре, үпкәләшүләре, ярсулары Фаил картның күңеленә тия. Һәм шук бабай менә өзеләм, менә өзеләм дип торган сөю җебен ялгар өчен мәхәббәт сценариен “яза”.

Әмма язмыш Фаил бабай планыннан да кызыграк булып чыга. Биредәге һәрбер геройның тормышын бөтереп алып, үткән хәтирәләргә, яшьлектәге хаталарга, хыянәтләргә, хөрмәткә һәм иң мөһиме - мәхәббәткә алып кереп китә. Җыр-бию, шаярулар белән үрелеп барган әлеге спектакльдә бетеп баручы авыл проблемасы да, мәҗбүри кушылган гореф-гадәт, йола күренешләре дә, сандыкларда гына сакланган халкыбыз тарихы да җитди урын ала. Тик менә мәхәббәтне генә сандыкка салырга ярамый. Хәзер яратырга, сәбәбен эзләми, артык катлауландырмый, чын күңелдән яратырга кирәк.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading