16+

Тинчурин театрында Бикчәнтәев белән Зәйниев эшлиячәк

Яңа елдан соң театр коллективы Фәрит Бикчәнтәевны көтә. Күренекле режиссер Хәй Вахитның "Беренче мәхәббәт" драмасын куячак.

Яңа елдан соң театр коллективы Фәрит Бикчәнтәевны көтә. Күренекле режиссер Хәй Вахитның "Беренче мәхәббәт" драмасын куячак.

Тинчурин театрында Фәрит Бикчәнтәев, Илгиз Зәйниев һәм Туфан Имаметдинов спектакль куячак. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үзәгенә сылтама белән "Татар-информ" яза.

Тинчурин театрның яңа сезонында алты спектакль чыгару планлашырыла. 23 октябрьдә яңа театр сезонының беренче премьерасы булачак. Бу - Илшат Мөхетдиновның "Хыялый" комедиясе. Пьеса авторы - башкорт драматургы Салават Әбүзар. Илшат Мөхетдинов Татарстан театрларына Әлмәт театры аша килеп кергән драматург.

Ноябрь аенда Илгиз Зәйниев Аяз Гыйләҗев пьесасы буенча "Өч аршын җир" спектаклен чыгарачак. Илгиз Зәйниев үз командасына рәссам Сергей Скомороховны, композитор Эльмир Низамовны һәм ут белән бизәү өчен Илшат Саяховны алган.

Театрда өченче премьераны Туфан Имаметдинов чыгарачак. Ул Илгиз Зәйниевның "Полиционер" сатирик комедиясен чыгара.

Яңа елдан соң театр коллективы Фәрит Бикчәнтәевны көтә. Күренекле режиссер Хәй Вахитның "Беренче мәхәббәт" драмасын куячак.

Рузилә Мөхәммәтова, Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading