Гаилә корырга яр эзлисезме? Олыгайган көннәрдә өйдәш, сердәш, йә булмаса дус сыйфатында якын кеше кирәкме?
Тормыш сукмагыннан ялгыз атлаучыларны башкалабызның К.Тинчурин театрында “Мәхәббәт сандыгы” көтә.
Юк, премьера хакында бармый сүз. Чын-чынлап танышулар үзәге эшли биредә. Баш яучы – Миләүшә Нәҗмиева. Театр җитәкчелеге белән берлектә башлап җибәрелгән яңа проектның авторы да ул үзе. Театрга килүчеләр, бәлки игътибар иткәннәрдер, фойеның бер почмагында тартма-сандык куелган, менә шул тартмага бит “Мәхәббәт сандыгы” дип язылган. Янында – кәгазь анкеталар. Театрга килүче ялгызаклар анкетаны тутырып, сандыкка салырга тиешләр. Ә аннан...
Көтәсе. Баш яучы тавышы ишетеләсе шалтырау озак көттермәс. Яучы йөзләгән сорау бирер, әзер булыгыз. Яшегез, яшәвегез әдәбе белән кызыксыныр, мирас төшенчәләренә кадәр тикшерер. Ансыз ярамый, ике кеше танышканчы ук иң беренче сүзе итеп, нәкъ менә шул сорауны бирә дип аңлатты ул.
– Бигрәк тә 40 яшеннән узган ялгызакларга аралашу җитми. Тизлек заманы – йөгерәбез, чабабыз, туктаусыз телефонда казынабыз. Ә менә җанга якын кешене очрата алмыйбыз. Үз бәхетен тансыклаган ялгызларга яр табар өчен театр фойесына кечкенә сандык урнаштырган идек, “вазгыять” без уйлаганнан да “хәтәррәк” булып чыкты, гаилә корырга тилмерүчеләр 30 яшьлекләр арасында да шактый икән, – ди Миләүшә ханым.
Баксаң, артистканың элек тә берничә кешене таныштырып, кавыштырганы булган икән. Хыялындагы яучылык, театрга да файда китереп, ниһаять чынга ашкан. Анкета калдырганнан соң, беренче очрашу өчен дә ярларга театрга билет алып килү мотлак, димәк, залда өстәмә тамашачы.
– Сандыкны атнасына бер мәртәбә бушатам. Анкеталар белән үзем генә эшлим, бу күрсәтелгән телефон номерларының сер итеп саклануына гарантия – проектның төп шарты. Җанына якын кешесен табар, танышыр өчен дә бик оялалар. Әле танышканнан соң да ят күзләрдән сакланалар. Театр җитәкчелеге, бер-берсен табышкан ярларны чакырып, күргәзмә-бәйрәм оештырырга тели дә, риза түгелләр. “Кеше көлдереп, күренеп йөрисебез килми”, – диләр. Нәрсәсе ояттыр? Киресенчә, горурланырга кирәк. Үзем кушкан 8 парым бар, күпме үгетләдем – ишетергә дә теләмиләр, – ди яучы.
Яучылык проекты инде икенче елын эшли. Һәр анкета иясен өендәге амбар кенәгәсенә теркәп куйган Миләүшә ханым исемлегендә алар 148ләп. Бер-берсенә туры килердәй ярларны ул кешенең язу рәвешенә, фотоларына карап эзли.
– Исеменә озак карап торам. Яшенә, теләкләренә күз салам. Холык-фигылен язуыннан, хәтта өтер белән ноктасыннан да укыйм. Матур язулы ир-атлар бар, өтеренә кадәр тыйнак, ноктасы ук тәртипле. Аларга тормышта бик авыр – һәр адымын уйлап эшлиләр, үз уена үзләре алдан җавап биреп яшиләр. Язуы буталчык кешеләр – хискә бирелүчән. Аларның эчке дөньясы шул кадәр таркау ки, уйларын бер йодрыкка җыйганда, нинди карар кабул итәселәре өтерләреннән күренә. Бик вак хәрефләр белән язган кешеләр мул тормышта яшәсәләр дә гел нидер җитми, эзләнүчән. Язуын бөтенләй танып булмаслыкларның башында тормыш кайный, фикер сөреше тиз, ә кулы шуны язып барырга өлгерми, соңга кала. Анкеталарны башта яшь категориясенә карап бүләм. Һәр категориягә аерым сораулар әзерләнгән, бөтенесе белән дә бер төсле сөйләшеп булмый. Анкетада күрсәтелгән номерга шалтыратып, күңелен аңлаганчы, озаклап сөйләндерәм. Мин бит артист, сәхнәдән торып кеше күңелен тоярга, җанына үтеп керергә өйрәнгән. Кирәкле сыйфатларын теркәп куям. Ярларны фотоларына карап сайлыйм, шулай уңышлырак килеп чыга, – ди ул.
Анкета калдыручылар арасында “шпион”нар да очрый икән. Гаиләле бер хатын, шаяртып, анкета тутырган. Яучы шалтыраткач, аның сорауларын ишетмичә, аның ничек һәм нинди алым белән эшләвен, ярларны кайда очраштыруы белән кызыксына башлаган. Миләүшә ханым да югалып калмаган, “нәфесле”не акыллы сүзләр белән тиз урынына утырткан. Тегесе гафу үтенгән, әлбәттә. Кайбер анкеталарны яр эзләүчеләрнең театрга килгән әниләре, дус-туганнары калдыралар икән. Шалтыраткач, болары инде аптырап ук кала. Сөйләшә торгач, төшенәләр икән.
– Кайчагында күрештерәм – бер-берсен ошатмыйлар. Андый чакта үзем дә бик борчылам. Кемгәдер чәч төсе ошамый – буяп була, юанраклар ябыга ала, никтер кеше заты, ялгызлыктан тилмерсә дә, мондый әйберләрне киртә итә. Тышкы кыяфәтенә күз йомып, аның күңеленә күз сал да, үз бәхетеңә юл түшә бит инде. Кичкә кергәч, мин – психолог, сәгатьләр буе сөйләшүем дә юкка түгел, әңгәмдәшләремнең дөньяга карашлары үзгәрә. Бер ханым белән өч ай буе сөйләшәм – урман кисүгә тиң, ир-атларга башка күзлектән карый башлады, ниһаять! Пар канаты киселде дә, дөнья бетте түгел. Ике күзе күрә, балалары, оныклары, туганнары, якыннары бар, чибәрлеге ташып тора, эшендә мактаулы – бәхет шушы, дим. Аның тормышында бер чор үткән, икенчесе башланырга тора, монысы да тегесе кебек үк матур булыр, иншәаллаһ! Ялгызлык көннәре бирелгән икән – юкка түгел, уйланыр һәм нәтиҗә ясар, алдагы көннәргә максатлар билгеләр өчен ул, Аллаһыдан насыйп хәлне сабырлык белән кабул итәргә кирәк. Кайберсе үпкәли, озакка китте, хәбәрең юк, диләр. Ә мин тик утырмыйм, эзлим, алар теләгәнне табып бирүе дә җиңел түгел, шартлары катлы-катлы. Исемлегемдә ялгызлар исәбе күбәйгәннән күбәя генә. Пандемия, сугышлар бик күпләрне ялгыз итте, – ди Миләүшә ханым.
Хатын-кыз тәрбиясенә мохтаҗ булсалар да, күпчелек ир-атлар озаграк сайлана икән. Гаилә кору – хезмәт, менә шушы төп эшне кичектереп яшиләр, дип аңлата яучы. Өйләнер өчен эзләнергә кирәк, ә ялгыз ир-ат уйланса да, ялгызлыктан туйса да, буйдаклыгына нокта куярга ашыкмый. Ни гаҗәп, яучы үзенә дип әзерләгән кыз яки ханым белән очрашуга чакыргач та, коелып төшә, бармас өчен, сәбәпләр таба, ди.
Тагын бер күзәтү – ир-атларга яшьрәк кызлар, ә ханымнарга яшьрәк ир-атлар кирәк икән. 70 яшендәгеләрнең дә күзе 45-50 яшьтәгеләр тирәсендә. Ә менә олы яшьтәге рус милләтендәге ир-атлар татар хатын-кызлары белән танышырга тели икән.
Яучылык проектының географиясе дә киңәя – Татарстанның 42 районыннан тыш, ул Ульяновск, Чебоксар һәм Волжск шәһәрләрен дә иңли, ди Миләүшә ханым.
Шулай да, Тинчурин театры таныштырып, гаиләле иткән ярларны бер күрербез, дип ышанасы килә.
Комментарийлар