«Тирән казучы» галим
Күренекле татар тюркологы, галим Марсель Бакировка – 85 яшь
Күренекле татар тюркологы, галим Марсель Бакировка – 85 яшь
Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең шундый шигыре бар:
«Яшисе бар. Сакла үзеңне» дисең,
Теләкләрең, әйе, хак сыман.
Ләкин мин бит бөтен гомерем буе
Бәйгеләрдә чапкан ат сыман.
Бу сүзләр күренекле татар галиме Марсель Бакировка да бик туры килә. Ул да бөтен гомере буе, бәйгеләрдә чапкан ат сыман, фән өлкәсендә җилдереп эшли; сулышы капкан ат кебек, тизрәк халкыбызга тарихи чоңгыллардан табылган җәүһәр-хәзинәләрне кайтарып бирергә, халкыбызны шулар белән таныштырырга, аларның бүгенге тормышыбызда тоткан урынын күрсәтергә дип ашкынып чаба. Ул үзе тикшерергә алган һәр проблеманы иң «тирән казучы» галимнәрнең берсе. Аның һәр фәнни хезмәте, һәр фәнни китабы гыйльми җәмәгатьчелек тарафыннан аеруча зур кызыксыну белән кабул ителә. Чөнки ул үзенең һәр китабында моңарчы күрелмәгән ачышлар ясый.
Казан дәүләт университетын тәмамлаганда язган диплом эшендә үк аның оригиналь-аналитик фикер йөртүе ярылып ята. Фәнни җитәкчесе, күренекле галим Хатип Госман аңа татар шигыренең төзелеше турындагы диплом темасы бирә. Хатип Госман үзе дә шушы темага яңарак кына тотынган вакыт була; ул үзенә кадәрге кайбер рус белгечләренә иярепме, бу чорда татар шигыренең ритмик төзелешен студентларга силлабо-тоник системага корылган дип өйрәтә. Ә Марсель Бакиров исә үзенең эксперименталь тикшеренүләреннән башка төрле нәтиҗә ясый: татар шигыре силлабо-тоник системага түгел, ә силлабик шигырь төзелешенә карый, дигән фикергә килә. Диплом яклаганда, аның оппоненты, күренекле галим Хәлиф Кубатов та Марсель Бакиров фикерен яклый. Шулай итеп, Марсельгә студент чагында ук үзенең остазы белән фәнни бәхәскә керергә, аны узып үз фикерен әйтергә һәм якларга туры килә. Комиссия әгъзалары, уртак фикергә килеп, аның диплом эшенә «бишле» билгесе куялар.
Казан университетын тәмамлагач, Марсель Бакировны журналист итеп Уфага, Башкортстанның өлкә газетасы «Кызыл таң»га эшкә җибәрәләр. Бу газета редакциясендә ул төгәл ун ел эшли. Башта әдәбият-сәнгать бүлеген җитәкли, соңга таба газетаның секретаре вазифаларын башкара: газетаның макетына, бизәлешенә һәм материалларның дөрес урнаштырылуына җаваплы була. Бер үк вакытта газетада көннең актуаль темаларына һәм әдәбият-сәнгать мәсьәләләренә багышланган күпсанлы мәкаләләре, рецензияләре, очерклары, фельетоннары белән катнашып бара. Шушы елларда үзенең шәхси тормышын да җайга салып җибәрә: фатир ала. Туймазы кызы Кифаяга өйләнә. Аларның бер-бер артлы ике кызлары туа. Аларга Гөлназ һәм Гүзәл дип исем кушалар. Уллары Айдар исә Казанга күчеп килгәч туа.
Бервакытны Уфага университетта лекцияләр укырга профессор Хатип Госман килә һәм, үзенең элекке талантлы шәкертен очратып, әгәр теләге булса, аны Казанга үзенең җитәкчелегендә аспирантурада укырга килергә чакыра. Редакциядәгеләр, Марсельның эшчәнлегенә күнегеп, өйрәнеп беткәнлектән, аны җибәрергә теләмиләр. Әмма газетаның редакторы Таһир Ахунҗанов ераккарак карап фикер йөртә, ул Марсельның киләчәге турында кайгырта һәм аңа: «Син тагын да үсәргә тиеш. Редакция өчен кирәк булсаң да, мин синең укуыңны дәвам итүеңә каршы килә алмыйм», – дип, үзенең ризалыгын бирә. Шулай итеп Марсель, хатынын һәм гаиләсен вакытлыча Уфада калдырып, яңадан Казанга, бу юлы инде аспирантурага укырга килә. Әлбәттә, Казан кебек зур шәһәрдә беркем дә аспирантка аерым фатир бирергә атлыгып тормый. Шуңа күрә Марсель аспирантура елларында тулай торакта яши, бары тик аспирантураны тәмамлап, диссертация яклап, университетта укыта башлагач кына, фатир алып, Уфада калган гаиләсен Казанга алып килә.
Үзенең кандидатлык диссертациясен дә Марсель Бакиров төрки һәм татар шигыренең эчке хасиятләрен махсус аппаратлар-осциллографлар ярдәмендә эксперименталь юл белән тикшерүгә багышлый. Монда ул төрки шигыренең үзенчәлекләрен башка халыкларның шигырь төзелешләре белән чагыштыра. Ә шигырь теориясе, шул исәптән төрки шигырь турындагы хезмәтләрнең байтагы Европаның классик телләрендә язылган. Шул хезмәтләрне укып өйрәнү өчен Марсель, аспирант чагында ук, бик тырышып инглиз телен өйрәнә.
Әлбәттә, фәнни ачышлар үзеңә кадәр язылган хезмәтләрне җентекләп өйрәнү нәтиҗәсендә генә барлыкка килә. Аның өчен бик күп теоретик һәм фактик материалны өйрәнергә туры килә. Марсель Бакиров еллар буе илебезнең иң зур китапханәләрендә, уку залларында халкыбызның борынгы «җәүһәрләрен» эзли. Мәскәүдәге үзәк китапханәдәме яки Казан университеты китапханәсендәме булсын, ул көн саен үзенә бер кочак китап яздырып ала да, шуларны, урыныннан да кузгалмыйча, сәгатьләр буе өйрәнеп утыра. Алар арасыннан иң әһәмиятле, иң игътибарга лаек фактларны эзли, үзенең темасына һәм тикшерү проблемасына бәйләнешле мәгълүмат һәм фикерләр язып ала, төрле чыганаклардагы мәгълүматларны үзара чагыштырып, бер-берсен куәтли торган уртак яки аермалы якларын таба, аларны гомумиләштерә һәм үзенең тиешле нәтиҗәләрен ясый. Саллы нәтиҗәләр ясау өчен ул иксез-чиксез фикерләр, фактлар дөньясында «йөзә», үзе өйрәнә торган мәсьәләнең «төбенә» төшмичә, яңа ачышлар ясамыйча тынычланмый. Бу, әлбәттә, галимнән гаҗәеп түземлелек, тирән һәм катлаулы фикер эшчәнлеге сорый.
Шәкерт булган кеше, әгәр ул талантлы булса, үзенең остазын уздырып җибәрергә тиеш, дигән караш яши. Марсель Бакиров белән дә шулай булды. Кандидатлык диссертациясен язганда ук ул төрки галимнәрнең, шул исәптән үзенең фәнни җитәкчесенең, итәгенә тотынып кына бармый, ә диплом эшендә үк күтәргән фикерләрен тагын да киңәйтеп, тирәнәйтеп җибәрә, бу өлкәдә үзенең шәхси карашын, үз концепциясен булдыра. Монда ул төрки гаруз системасы мәсьәләсен дә карый. Аның фәнни ачышларының берсе шул – ул, эксперименталь-фонетика аппаратлары белән тикшеренүләренең нәтиҗәсенә таянып, төрки гарузының ритмик-интонацион табигатен ачыклый. Әгәр моңа кадәр аерым тикшеренүчеләр, мәсәлән, И.Стеблева, М.Хамраев һәм өлешчә З.Әхмәтов кебек галимнәр, төрки классик язма поэзиядә кулланылган гаруз системасын төрки халыклар гарәп-фарсы поэзияләреннән күчереп алганнар һәм әлеге шигырь төзелеше төрки шигърият өчен бик ясалма булган, дигән берьяклы караш үткәрсәләр, Марсель Бакиров, киресенчә, төрки гарузы төрки халыкларның үз казанышлары һәм үзләренең типологик уңай алшартлары белән гарәп-фарсы гарузы йогынтысы үзара кушылган җирлектә барлыкка килгән, дигән яңа нәтиҗәгә килә һәм гаруз шигырь төзелешенең төрки телләргә, шул исәптән татар классик поэзиясенә дә ярашып торуын эксперименталь тикшеренүләр белән исбатлап чыга. Бу, һичшиксез, бөтен тюркология күләмендә яңгыраш алган җитди һәм кызыклы ачыш булып санала.
Марсель Бакиров 1970 еллардан алып соңгы вакытка кадәр Казан дәүләт университетында «Төрки-татар шигыре теориясе һәм тарихы» дигән махсус курс, «Әдәбият белеменә кереш», «Әдәбият теориясе», «Татар халык авыз иҗаты» дигән предметларны укытты. Бер үк вакытта татар фольклоры өлкәсендә җитди тикшеренүләр алып барып, 1981 елда «Фольклор жанрларын системалы итеп тикшерү тәҗрибәсе» исемле автордаш монографиясен бастырып чыгарды. Анда ул бәет жанрының генетик тамырларын, аның эволюцион үсеш-үзгәреш баскычларын ачыклады, аларны тематик төрләргә аерды һәм аларның сәнгатьчә поэтикасын күзәтеп чыкты. Бу хезмәт тә фәнни җәмәгатьчелек тарафыннан яратып, хуплап каршы алынды. Аның фольклор өлкәсендәге эшчәнлеге, шөгыльләнә торган фәнни юнәлеше һәм фәнни тематикасы-проблематикасы турындагы мәгълүмат-белешмә 1994 елда Мәскәүдә «Российские фольклористы» дигән фәнни-библиографик җыентыкта басылып чыкты. Шул ук вакытта галим, татар фольклористикасында беренче булып, фольклор шигырен һәм аның төрләрен, ырымнарның жанр үзенчәлекләрен тикшерде, тарихи җырларны өйрәнүгә алынып, аларның Болгар дәвереннән үк башланучы генетик тамырларын ачты һәм шул чорга бәйләнешле иң борынгы үрнәкләрен табып фәнни кулланылышка кертте. Болгар-татар мифологиясе, йола фольклоры, лирик җырлар, мөнәҗәтләр, риваятьләр һәм легендалар турында да кызыклы хезмәтләр тудырды.
Фольклорга бәйләнешле тикшеренүләре белән бергә, төрки-татар шигыре һәм борынгы төрки поэзиягә бәйле фәнни-тикшеренү эшләрен дә дәвам иттерде. Үзенең остазы Хатип Госманның тикшеренүләрен дәвам итеп һәм үстереп, ул гомумтөрки шигырьнең һәм поэзиянең чишмә башын ачыклау, иң борынгы поэтик жанрлар системасын реконструкцияләү буенча җитди эзләнүләр алып барды. Шул максаттан чыгып, ул Мәскәү, Санкт-Петербург, Алма-Ата, Баку, Ереван, Бишкек, Ташкент, Уфа, Чабаксар кебек шәһәрләрнең үзәк китапханәләрендә дөнья кадәр фәнни-теоретик хезмәтләр һәм фактик чыганаклар өйрәнде, үз темасына бәйләнешле материалларны бөртекләп җыю һәм системага салу белән шөгыльләнде. Соңыннан инде, шул тикшеренү-эзләнүләренең нәтиҗәсе буларак, гаҗәеп саллы хезмәтне – «Шигърият бишеге. Гомумтөрки поэзиянең яралуы һәм иң борынгы формалары» дигән монографияне барлыкка китерде һәм аны 2001 елда аерым китап итеп бастырып чыгарды. Бу монография Марсель Бакировның 1999 елда яклаган докторлык диссертациясенә дә нигез булып торды. Галимнең бу хезмәтенә дә фәнни җәмәгатьчелек гаять зур бәя бирде. Мәсәлән, Татарстан Фәннәр академиясе президенты, академик Мансур Хәсәнов бу монографиягә «Мирас» журналында (2002 ел, 6 сан) «Шигърият чоңгылларына юл яручы пионер» дигән рецензия белән чыкты һәм аның хезмәтенә бәя биреп, болай дип язды: «Тюркологиядә һәм татар әдәбият белемендә төрки әдәбиятның үзенчәлекле борынгы нигезләрен тикшергән аерым хезмәтләр элек тә бар иде. Әмма моңарчы, Марсель Бакиров кебек, бу кадәр ерак заманнарга һәм тирәнгә, ягъни бабаларыбыз тудырган шигъри-поэтик иҗатның пратөрки дәверенә, яралгы-эмбрион хәлдәге чорына берәүнең дә игътибар иткәне һәм бу кадәр тирән үтеп керә алганы юк иде әле». Чыннан да, Марсель Бакировның, тюркологиядә беренче буларак, үз хезмәтендә гомумтөрки поэтик сүз сәнгатенең чишмә башын һуннар чорыннан ук тикшерүгә алынуы һәм прототөрки шигъриятенең моңарчы билгеле булмаган иң борынгы катлам һәм үрнәкләрен ачыклавы-реконстукцияләве, аларны система итеп тикшерүе, һичшиксез, гаять зур әһәмияткә ия.
Марсель Бакировның барлык фәнни хезмәтләре өчен уртак бер сыйфат, үзенчәлек хас. Гыйльми хезмәт үзәгендә торган бар өлкә һәм юнәлешләр дә тарихилык принцибына таянып, ягъни күренешнең барлыкка килүе, эволюцион үсеше һәм тарихи бәйләнешләре яктылыгында тикшерелә һәм ачыла. Аның әлеге хезмәтендә дә бу шулай. Хезмәтнең методологик нигезен тәшкил итүче әлеге принцип ярдәмендә гомумтөрки поэзиянең ничек барлыкка килүе һәм бабаларыбыз шигърияте үсешенең, тарихи поэтикасының тулы бер картинасы тудырыла. Бу хезмәттә Марсель Бакиров күп төрле арадаш фәннәрдән, шул исәптән шигырь гыйлеме, сәнгать белеме, эстетика, мифология, археология, этнография, фольклористика, тел гыйлеме, диннәр тарихы, философиядән, янә дә күп гасырлык матди һәм культура казанышларыннан киң файдалана. Типологик, структур һәм географик яктан бер-берсеннән шактый ерак телләрне төп темага бәйләп үзара чагыштырып бара. Аның бу китабында моңарчы фәндә бәхәссез булып саналып килгән А.Н.Веселовский, С.Рейнак, Г.Н.Поспелов кебек күренекле галимнәрнең фәнни концепцияләренең берьяклы булуы, бүгенге көн таләпләренә инде җавап бирмәве исбатлана һәм аларның өйрәтүләренә альтернатив-алмаш концепция тәкъдим ителә. Ягъни Марсель Бакиров борынгы поэтик сүз сәнгате һич тә «йола хоры» җирлегендә (А.Н.Веселовский) яки магиягә нигезләнеп кенә (С.Рейнак) тумаган, шулай ук Г.Н.Поспелов раславынча, борынгы кешенең табигатьнең стихияле көчләре алдында куркып калуы, томаналыгы аркасында барлыкка килмәгән, ә ерак бабаларыбызның табигатьнең кырыс көчләренә ярашырга һәм аларны җиңәргә тырышуы нәтиҗәсендә һәм шул максатка юнәлтелгән йола-миф синкретизмы җирлегендә формалашкан дигән өр-яңа концепция белән чыкты. Берсеннән-берсе оригиналь дәлилләр белән ныгытылган бу карашның кыскача нәтиҗәсе болай яңгырый: «Хезмәтнең, гамәли эшчәнлекнең үзенчәлекле дәвамы булган йола-ритуаллар һәм мифологик идеология элек, үзара үрелеп, аерылгысыз бербөтен (комплекс) тәшкил иткән һәм нәкъ менә шушы йола-мифология синкретизмы борынгы шигъриятнең иң беренчел җирлеге хезмәтен үтәгән».
Бу хезмәтендә Марсель Бакиров төрки поэзиядә әлеге берлек-синкретизм җирлегендә барлыкка килгән иң борынгы жанрлар системасын да барлый һәм реконструкцияли. Мәҗүси аллаларга һәм илаһи көчләргә багышланган гимннар, ода-алкышлар, корбан-келәү бәйрәмнәре һәм календарь-хуҗалык йолалары вакытында башкарылган келәүләр, йола әйтешләре, йола-уен җырлары, ырымнар, арбаулар, сыгыт-сыктаулар, шаман чакырулары, антлар, каргышлар – әнә шундыйлардан. Бу жанрлар төрле төрки халыкларның борынгыдан сакланган иҗатыннан алынганнар, моңарчы аз билгеле яки бөтенләй билгеле булмаган, беренче башлап автор тарафыннан фәнни кулланылышка кертелгән уникаль фактик материалларга нигезләнеп тикшерелгәннәр.
Марсель Бакиров, тюркологиядә беренчеләрдән булып, һун бабаларыбызда һәм борынгы төрки сүз сәнгатендә матур сөйләү-ораторлык сәнгатенең булганлыгын ачты һәм Орхун-Енисей язмаларының да шул ук традициягә нигезләнгәнлеген исбатлады. Аның бу ачышларын А.Н.Веселовский, А.Ф.Лосев, Л.Н.Гумилев кебек зур галимнәр ясаган ачышлар белән бер рәткә куярга мөмкин. Татар галименең тирән теоретик концепцияләргә нигезләнгән һәм кире каккысыз дәлилләр белән ныгытылган бу ачышы, бу табышлары сүз сәнгате генезисы һәм эволюциясе теориясенә, һичшиксез, саллы өлеш булып керә.
2008 елда Марсель Бакировның югары уку йортларына дәреслек һәм урта белем бирүче гомуми махсус уку йортларына кулланма әсбап буларак тәкъдим ителә торган «Татар фольклоры» дигән зур хезмәте басылып чыкты. Бу хезмәт илебездә һәм татар фольклористикасында ирешелгән иң мөһим казанышларны исәпкә алып һәм авторның күпьеллык үз укыту тәҗрибәсенә, күпьяклы фәнни тикшеренүләренә таянып язылган. Моңа кадәрге аерым хезмәтләрдән аермалы буларак, ул татар халык иҗатындагы бөтен мөһим традицион жанрларны да үз эченә ала. Һәр бүлектә, хәзерге фән югарылыгыннан торып әлеге жанрларның һәм аерым әсәрләрнең гомуми-типологик, шулай ук милли-этник үзенчәлекләрен ачуга, халкыбыз иҗатының милли-сәнгати йөзен һәм байлыгын күрсәтүгә төп игътибар бирелә. Иң яхшы традицияләргә, соңгы казанышларга һәм галимнең ачышларына нигезләнеп язылган әлеге китапның студентлар, аспирантлар, укытучылар һәм укучыларга гына түгел, ә татар халык иҗаты белән кызыксынучы һәркемгә файдалы икәнлеге шиксез.
Үзенең 85 яшьлек юбилеен Марсель Бакиров тирән эчтәлекле өр-яңа хезмәте – монографиясе белән каршы ала. Әле шушы көннәрдә генә аның «Прототюрки: изначальная прародина, ранние племена и язык, история и этнокультура» дигән яңа китабы басылып чыкты. Бу бер татар халкының гына түгел, ә бөтен төрки халыкларның генезисын, килеп чыгышын, аларның иң борынгы этник тарихын, этнокультура казанышларын өйрәнеп, күп санлы борынгы кытай, латин, грек, әрмән, Европа телләрендәге хезмәтләрне турыдан-туры файдаланып язылган концептуаль хезмәт. Автор мөрәҗәгать итеп, аерым өлешләреннән өзекләр китергән китапларның саны гына да 800дән артып китә. Бу китабында Марсель Бакиров бик борынгы ядкәрләргә комплекслы планда якын килгән; тел, тарих, этнография, этнокультура, фольклор, антропология өлкәләрендәге күп санлы чыганакларга таянган. Моның өчен ул Баку, Ташкент, Бишкек, Еревандагы Матенадаран, Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан китапханәләрендәге хезмәтләрне җентекләп өйрәнгән. Ул монда үзенең өр-яңа концепциясе белән чыга: моңа кадәр күп еллар буе хакимлек итеп килгән индоевропеизм, индоиранизм юнәлешләре белән килешми, һәртөрле борынгылык күренешләрен, ерактан килүче тел фактларын шулар күзлегеннән чыгып кына бәяләүгә кискен каршы чыга.
Прототөркиләр этнос буларак генетик кардәшлеккә һәм үзара аралашуга, культура бәйләнешләренә нигезләнгән Якын Көнчыгыш ареалында формалашканнар, ягъни Алгы Азиядә Урта диңгез бассейнында яшәгән борынгы халыклар составыннан аерылып чыкканнар. М. Бакировның төрки халыкларның яралуына бәйләнешле үзенчәлекле карашы, фәнни концепциясе менә шундый. Иң мөһиме: Якын Көнчыгыш иң борынгы бабаларыбызның беренче ватаны булуын, шунда яшәгән аерым халыклар һәм кабиләләр белән кардәшлеген галим моңарчы башка тикшеренүчеләр игътибар итмәгән күп санлы тел фактлары, шул җирлектән башлангыч алучы дини-мифологик уртаклыклар, матди һәм матди булмаган мәдәни тәңгәлләр һәм, ахыр килеп, миграцион күченүләр белән аңлатыла торган физик-антропологик дәлилләргә нигезләп исбатлый.
Баксаң, тәңре, күк («небо»), кот («рух»), тау, су, күл, ут, аш («пище»), ат («лошадь»), сарык, тәкә, кәҗә, бүре, барс, кош, каз, ата, баба, кода, килен, кыз, баш, кул, муен, эш («работа»), ипи, җыр, ел кебек төп лексик фондка карый торган сүзләр безнең эрага кадәр, хәтта күпчелеге моннан берничә мең ел элек үк инде Урта диңгез буе регионында ерак бабаларыбыз катнашлыгында иҗат ителгәннәр икән. Димәк, алар безнең көннәргә Урта һәм Үзәк Азиягә, Алтайга һәм Себер киңлекләренә шуннан күчкән кабиләләр һәм аларның варислары аша килеп җиткәннәр. Марсель Бакировның күптөрле чыганаклардан тапкан, Ерак Көнчыгыштан башлангыч алучы мондый сүзләрнең саны 800дән артып китә.
Үзенең ачышын Марсель Бакиров мифологик образларга да таянып исбатлый. Мәсәлән, төрки халыклар борынгыдан ук канатлы еланны, бер башлы елан-сазаганны изгеләштергәннәр. Ә Европа халыклары, галим ачыклаганча, элек-электән үк елан һәм аждаһаны дошман итеп караганнар. Аллалары да, геройлары да аңа каршы көрәшкәннәр. Бүре образы белән дә шул ук хәл: төрки халыклар, шул исәптән татарлар да бүре образын изгеләштергәннәр, ул тотем булып та саналган. Ә Европа халыклары өчен бүре – тискәре, дошман образ. Хәтта елан белән бүре образлары бер-берсен алыштыра торган үзара тигез дәрәҗәдәге образлар итеп каралган. Янә тагын бер дәлил: төрки мифологиядә җир – квадрат, ә күк гөмбәз булып аңлатыла. Ә Европа халыкларында, киресенчә, җир түгәрәк итеп карала. Әлеге хезмәттә Европа халыклары белән төрки халыкларны кискен аера торган мондый дәлилләр шактый күп китерелә һәм алар ышандыра да.
Шулай итеп, Марсель Бакиров тарихта беренче булып, үзебезнең татар халкына гына түгел, ә барлык төрки халыкларга аларның иң борынгы бабаларының кемнәр булуын, кайда формалашуларын һәм нинди ышанулар, күзаллаулар белән яшәгәнлекләрен ачып, аңлатып бирә. Безгә исә, фәндә гаҗәеп зур ачыш булган, могҗиза дәрәҗәсендәге бу китапның тизрәк халык арасында таралып танылачагына ышаныч белдереп, аның төрки халыкларның киләчәге өчен бәрәкәтле хезмәт итүен телисе генә кала.
Татар галиме Марсель Бакиров бүгенге көндә илебезнең генә түгел, ә бөтен дөнья фәненең авангардында бара. Аның алда санап кителгән хезмәтләре Европа фәне югарылыгында язылган булулары белән аерылып тора. Без аңа ихлас күңелдән ныклы сәламәтлек, иминлек, халкыбызның хөрмәтен тоеп озын-озак яшәвен телибез.
Әнвәр Шәрипов, филология фәннәре докторы, профессор.
Фото: kpfu.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Йолдызнамә
Тормыш сезгә матур мәхәббәт бүләк итәр: 22-29 ноябрьгә йолдызнамә
-
#Киңәш сандыгы
Дымлы сөлгенең 5 төрле зыяны
-
#Мәдәният
Олег Фазылҗанов: “Бармакларым юк! Кычкырып җибәрдем”
-
#Кыскача яңалыклар
«40 мең сумлык хезмәт хакы»: эше әллә ни авыр түгел, тик хезмзт хакы югары
-
#Җәмгыять
Татарстанда симфоник оркестр катнашында боз тамашасы була
Комментарийлар