Татарстан, Россия буенча Сабан туйлары гөрли. Милли бәйрәм узган саен, халык көрәштә кем баш калуын, кайсы районга машинада җилдереп кайтып китүен барлый. Абсолют батырга машина бирелүе гадәти күренешкә әйләнеп китте инде хәзер. Ләкин зур бүләк көрәшчеләр арасында әледән-әле ризасызлык тудырып тора.
Узган елны Чувашиядә, быел Новосибирскида узган Федераль Сабантуенда машинаның төрле авырлык категориясендә җиңү яулаган спортчылар арасында жирәбә ярдәмендә уйнатылуы көрәшчеләргә әле дә тынгылык бирми. Быел, мәсәлән, Теләче көрәшчесе Раил Нургалиев батыр калган иде. Ләкин жирәбә нәтиҗәсендә «Фольксваген Поло» автомобиле 120 килограмм үлчәүдә көрәшкән Казан егете Лениз Абдуллинга эләкте. Раил Нургалиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына биргән әңгәмәсендә төп бүләк уйнату нәтиҗәләре белән канәгать түгел икәнен әйтте.
– Ошап бетми инде, болай булырга тиеш түгел. 60 килограммлы көрәшче авыр үлчәүдәге белән көрәшә алмый, диләр. Нишләтәсең инде? Менә минем президент буласым килә. Буламмы соң президент? Булмый бит. Сайланган кеше генә президент, сайланган батыр гына батыр була. Машинаны аннан алу дөрес түгел. Яки ике машина куйсыннар, 80гә кадәр берсен яки берне дә куймасыннар. Тәкә генә куйсыннар, әмма тәкәгә беркем дә көрәшеп йөрмәячәк, – дигән Раил.
Татарстан Көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин көрәштә баш батырга автомобиль бирүгә гомумән каршы булуы хакында әйткән. Федерация җитәкчесе автомобиль бирү көрәшне боза дип саный.
– 60 килограммдагы көрәшче дә көрәшче, әйтик, аның 20 көндәше булды, ул аларны отып чыкты. Аның авырлыгы 60 кг, баш батырның 100дән югары булып, аны беркем дә күтәрә алмаган өчен генә машина бирү дөрес түгел, – дигән.
Бүләк бүлешә алмау аркасында, Сабантуй җитүгә, машина аркасында шундый ызгыш башлана. Мондый зур бүләкләр бирелүгә карата көрәшчеләрнең үзләренең дә фикерләре төрле. Яшь көрәшче Булат Мусин сүзләренчә, Сабан туенда автомобиль булырга тиеш.
– Профессиональ көрәшче буларак та, тамашачы буларак та мин машина кирәк дип саныйм. Сабантуйлар безнең өчен өстәмә керем ул. Тәкә өчен генә беркем дә көрәшмәячәк. Үзем дә күп кенә авылларда булдым, баш батырга тәкә генә бирелгәч, көрәшеп тормадым, яшьрәкләргә юл куйдым. Машина уйнату, бер яктан, Сабан туеның дәрәҗәсен арттыра. Икенче яктан, көчле спортчыларны җәлеп итә. Алар арасында азарт тудыра. Көрәшчеләр болай да акчаны көрәк белән көрәп ала, дигән сүз дә чыкты әле. Ләкин мондый хәлнең гомердә дә булганы юк. Дөрес, кайбер көрәшчеләргә хезмәт хакы түлиләр, ләкин ул минималь хезмәт хакы күләменә дә җитми. Профессиональ спортчылар өчен бу бик аз сумма, – ди Булат Мусин.
Танылган көрәшче, хөкемдар Азат Нурмөхәмәтов исә, машина көрәшчеләрне «боза», дигән фикердә.
– Көрәшчегә машина бүләк ителергә тиешме, тиеш түгелме икәнен федерация хәл итми. Әгәр дә иганәченең, районның теләге бар икән, зур бүләкләр бирүне беркем дә тыя алмый. Безнең көрәш зур акчалар әйләнә торган спорт төре түгел. Шуңа күрә машина кебек зур бүләк тапшыру көрәшнең дә, Сабан туеның да, татар халкының да дәрәҗәсен күтәрә. Бәлки хәзерге көндә машинаны баш батырга бирү дөрес тә түгелдер. Элек батырлар бер үлчәү категориясендә генә көрәшкән. Ә хәзер көрәш спорт төренә әйләнде. Алар тугыз авырлык үлчәмендә бил алыша. Һәр авырлыкның үз чемпионы бар. 60-70 килограммлы кеше дә «нишләп әле теге кеше үлчәве авыррак булганы өчен генә машина ала» дияргә мөмкин. Ул да хаклы бит. Зур бүләкләр гадел булмаган көрәш китереп чыгара башлады. Егетләр үзара машинаны бүлешә. Беренче урында батыр калу түгел, ә машина алу, акча эшләү мәнфәгате килеп басты. Ә бу инде безнең көрәшкә үсәргә мөмкинлек бирми. Ул бит халыкны алдалау була. Машинаның бу факторы бик тискәре уйный. Батыр дан өчен, тәкә, сөлге өчен көрәшсә, җиңүе артында күңелне кыбырсытып тора торган зур суммалар булмаса, ул чын күңелдән көрәшеп батыр калыр иде.
Кайбер көрәшчеләр, машина булмаса, Сабан туенда көрәшерлек кеше калмый, дип әйтә. Әгәр дә алар Сабан туенда көрәшүдән туктыйлар икән, келәмгә тагын да күбрәк кеше чыгачак. Көрәш ул 10-15 профессиональ көрәшчедән генә тормый. Анда халык күп. Быелгы Сабан туйларын күзәттем. Тәкә генә бирелгәнгә профессиональ көрәшчеләр келәмгә кермәгәч, 20-30ар авыл егетләре матур итеп көрәшеп күрсәтте. Рәхәтләнеп аларны карадым. Шуңа күрә мин үзем машина бирмәс идем. Бөтенләй каршы киләм дип әйтмим, һәр кешенең үз теләге, – диде Азат Нурмөхәмәтов.
Алисә Шәрәфиева әзерләде.
фото - А.Шәрәфиева, "Татар информ", vk.com
Комментарийлар