Шәһри Казан

«Тәкәббер кешеләр Кыямәт көнендә кырмыска зурлыгында булыр»

Тәкәбберлек – адәм баласын хурлыкка калдыручы иң яман гадәтләрнең берсе. Ислам динендәге кешеләргә тиң булмаган тәкәбберлек күренешен, асылын ачыклау өчен, Алмаз хәзрәт Сафин белән әңгәмә кордык.

– Алмаз хәзрәт, иң әүвәл адәм балаларының дини һәм дөньяви тәкәбберлекләре төшенчәләренә киңрәк аңлатма бирсәгез иде.
– Дини күзлектән караганда, тәкәбберлек ул – хакны кабул итмәү һәм кешеләргә түбәнсенеп карау, ягъни үзеңне алардан өстен күрү. Тәкәббер кешене Аллаһы Тәгалә дә һәм башка кешеләр дә яратмый. Ни өчен тәкәбберлек ислам динендә тыелган хәрам гамәлләрнең берсе булып тора? Чөнки бу сыйфат кешенең үзенә һәм башка кешеләргә зыян китерә. Тәкәбберлек адәм баласын кеше хакын бозу, башкаларны рәнҗетү, кеше үтерү кебек гөнаһларга да этәрергә мөмкин. Кайбер кешеләр, тәкәббер булганга күрә, башкалардан төрле юллар белән үч алырга, начарлык эшләргә һәм аяк чалырга яраталар.

Дөньяви күзлектән карасак, тәкәбберлек ул – кешеләрне санламау, алар алдында масаю, аларны кимсетү, үзеңне дәрәҗәлерәк дип уйлау, очрашкан вакытта исәнләшмәү. Бу сыйфат – күңел авыруларыннан булган начар бер сыйфат. Һәркемнең бер зәгыйфь ягы була, менә шул яктан кешенең күңеленә тәкәбберлек сыйфаты үтеп керә. Кемдер, баегач, тәкәббергә әйләнә. Кайбер кешенең тәкәббер булуына гыйлемле, матур кыяфәтле, физик яктан көчле булуы, дәрәҗәле эштә эшләве сәбәпче була. Кайбер кешеләр халык арасында дан казангач, җитәкче булгач тәкәбберләнәләр, кешеләрне санга сукмый башлыйлар.

Шулай ук кайберәүләр, дин юлына баскач, үзен башкалардан өстен һәм изгерәк дип саный башлый. Ул үзенең элекке вакытта гөнаһлар кылып яшәгәнен оныта, ә башка кешеләрне гөнаһлары өчен мыскыл итә, хурлый. Андыйлар үзен җәннәткә кергән, ә башкаларны гөнаһка баткан дигән фикер белән яши. Бу да тәкәбберлек галәмәте.

Намаз укучы һәм ураза тотучы кешенең дә шундый сыйфатка ия булуы ислам диненең хакыйкатен һәм үзеңнең кем булуыңны аңлату белән бәйле. Мәсәлән, шайтаннарның башлыгы иблис тә тәкәбберлеге аркасында кяфер булды. Ул, үзенең гыйлеме һәм уттан булуына масаеп, Аллаһның әмеренә буйсынмады. Аллаһы Тәгалә аңа Адәмгә хөрмәт күрсәтеп сәҗдә кылырга кушкач, ул әйтте: «Мин Адәмнән хәерлерәк, чөнки Син мине – уттан, ә аны балчыктан бар кылдың».

Тәкәбберлекнең җитәкчеләргә хас сыйфат икәнлегенә дә гаҗәпләнмибез. Җитәкче кеше матди яктан бай булгач, кешеләр белән идарә иткәч, үзен башкалардан өстен дип уйлый. Менә шуның нәтиҗәсендә тәкәбберләнә. Түрә булуның Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән бер сынау булуын оныта.
– «Тәкәббер фәкыйрь» дигән гыйбарәне дә ишетергә туры килә...
– Тәкәббер фәкыйрь кеше Аллаһы Тәгалә каршында тәкәббер байга караганда да түбәнрәк дәрәҗәдә. Мөхәммәд Пәйгамбәр андый кеше турында шулай дип әйткән: «Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә өч кеше белән сөйләшми, аларның гөнаһларын гафу итми һәм аларга таба карамый да. Аларга авырттыручы бик ачы газап була. Алар – зина кылучы карт бабай, халкын алдалаучы ялганчы патша һәм тәкәббер фәкыйрь» (Мөслим хәдисләр җыентыгы).

Гадәттә, кешене байлык тәкәббер итә, ә фәкыйрь кешене тәкәббер итүче мондый сәбәп юк. Шуңа күрә ул бай тәкәббер кешегә караганда да бозыграк булып чыга.

– Тәкәббер булмау яки күңелдән бу сыйфатны алып ташлау өчен нәрсә эшләргә кирәк?
– Үзеңнең кем булуыңны, кайдан тууыңны онытмау зарур. Кеше – үзенең атасының бер тамчы суыннан яратылган бер мәхлук. Кеше нихәтле генә масаймасын һәм үзен башкалардан өстен күрмәсен, барыбер зәгыйфь зат. Барыбер кемгә дә булса мохтаҗ. Иң беренче чиратта ул Аллаһның ярдәменә һәм яклавына мохтаҗ. Бу дөньяда беркемгә дә мохтаҗ булмыйча яши алмый. Авырса, табибка мөрәҗәгать итә, авыр хәлдә калса, кемнән дә булса ярдәм сорый.

Реклама

Тәкәбберлек сыйфатыннан котылу өчен, Аллаһка дога кылырга кирәк. Мөхәммәд Пәйгамбәр Аллаһка шулай дип дога кыла иде: «Рабби әгүүзү бикә минәл-кәсәли вә сүү’ил-кибәри, Рабби әгүүзү бикә мин газәәбин фин-нәәри вә газәәбин фил-кабри». Мәгънәсе: «Раббым Аллаһ. Мин сиңа ялкаулыктан, тәкәбберлек сыйфатыннан, җәһәннәм утыннан һәм кабер газабыннан саклауны сорап сыенам».

– Килешүгә бармаган кешеләр тәкәбберлеккә мисал була аламы?
– Әгәр дә ике кешенең арасы низаг аркасында бозылса һәм соңыннан аларның берсе гаебен танып дуслашырга теләсә һәм гафу сораса, икенче кеше аны гафу итәргә тиеш. Әгәр дә ул гафу итүдән баш тартса, тәкәббер кеше була.

– Тәкәббер кешеләрне бу дөньяда һәм ахирәттә нинди язмыш көтә?
– Тәкәббер кеше әлеге гөнаһның җәзасын бу дөньяда да һәм ахирәттә дә күрәчәк. Андый кешене Аллаһы Тәгалә җәза рәвешендә түбәнсетә яки бер сынау белән урынына утырта. Шулай ук каты газап белән һәлак итәргә мөмкин. Мәсәлән, безнең эрага хәтле яшәгән Гад халкын Аллаһы Тәгалә каты давыл белән һәлак итте. Чөнки алар тәкәббер халык булды. Аллаһы Тәгалә Коръәндә шулай ди: «Әмма Гад халкы җир өстендә хаксызга тәкәбберләнделәр. Алар әйтте: «Безгә караганда да куәтлерәк тагын берәр зат бармы?!» Әллә алар үзләрен юктан бар кылган Аллаһы Тәгаләнең күпкә куәтлерәк булуын күрмәделәрме? Алар безнең могҗизаларыбызны инкяр иттеләр. Бу дөньяның түбәнсетүче газабын таттыру өчен, Без аларның өстенә шомлы көннәрдә салкын җил җибәрдек. Әмма ахирәттәге газап аларга тагын да түбәнсетүче булачак һәм беркем дә аларга ярдәм итмәячәк».

Тәкәббер кеше шушы начар сыйфаты өчен кыямәт көнендә дә җәзасын ала. Ул турыдан-туры җәннәткә эләкми. Әгәр дә ул тәкәббер мөселман булмаса, шушы гөнаһы өчен җәһәннәм утында яна, ә аннан соң җәннәткә кертелә. Тәкәбберлеге өстенә имансыз булса, мәңге җәһәннәмдә кала. Тәкәбберлек турында Мөхәммәд Пәйгамбәр шулай дип әйткән: «Күңелендә тузан бөртеге авырлыгы хәтле тәкәбберлек булган кеше җәннәткә керми». Шул вакытта бер кеше сорый: «Әгәр дә бер кеше матур өс киеме һәм аяк киеме кияргә яратса, ул тәкәббер кеше буламы?» Мөхәммәд Пәйгамбәр аңа шулай дип әйтә: «Дөреслектә, Аллаһның бөтен гамәле матур һәм Ул матурлыкны ярата. Тәкәбберлек ул – хакны кабул итмәү һәм кешеләрне кимсетү» (Мөслим хәдисләр җыентыгы).

Мөхәммәд Пәйгамбәр әйтте: «Тәкәббер кешеләр Кыямәт көнендә кырмыска зурлыгындагы кешеләр кыяфәтендә була. Җәһәннәмдә «Бүләс» исемле төрмәгә ябачаклар. Анда аларны бөтен яктан да җәһәннәм уты чолгап алачак. Су эчәргә сорагач, җәһәннәм әһелләреннән бүленеп чыккан сасы эчемлек эчертәчәкләр».

Икенче хәдистә Мөхәммәд Пәйгамбәр шулай диде: «Аллаһ Тәгалә әйтте: «Тәкәбберлек сыйфаты минем киемем һәм шулай ук олуглык сыйфаты да минем киемем. Кем дә кем аларның берсен миннән тартып алырга теләсә, Мин аны җәһәннәм утына атачакмын» (Мөслим хәдисләр җыентыгы).
Йомгаклап, шуны гына әйтәсе кала: тәкәббер булу-булмау бары тик үзебездән тора. Аллаһ кушканча барлык гамәлләребез матур һәм хак булса иде.

Рамазан Кәбиров, Балык Бистәсе районы, Югары Тегермәнлек авылы

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 1 апрель 2019 - 20:16
    Без имени
    БИК мэньнэле язма
  • 28 март 2019 - 07:36
    Без имени
    👍☝