16+

«Үткән заман ул - киләчәкнең тергезүчесе һәм яшәтүчесе»

Татарстан Республикасының архив эшчәнлеге буенча дәүләт комитетының киңәйтелгән коллегия утырышына килмәгән җитәкчеләрнең административ штрафка тартылуы ихтимал.

«Үткән заман ул - киләчәкнең тергезүчесе һәм яшәтүчесе»

Татарстан Республикасының архив эшчәнлеге буенча дәүләт комитетының киңәйтелгән коллегия утырышына килмәгән җитәкчеләрнең административ штрафка тартылуы ихтимал.

Утырыш үткәрелгән бинаның беренче катындагы залда ТАССРның 100 еллыгына һәм Җиңүнең 75 еллыгына багышланган ахрив документлары күргәзмәсе оештырылган иде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та әлеге күргәзмәдәге экспонатларны игътибар белән карап чыкты.
Коллегия утырышына дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарыннан, ведомстволардан 1300 кеше чакырылган. Ләкин, залда шактый буш урыннар да калган иде. Президент үзенең чыгышын башлаганчы ук: ”Прокуратура утырышка килмәгәннәрнең сәбәбен ачыклап, тиешле чаралар күрсен”, - дип кисәтте.

- Үткән заман ул - киләчәкнең тергезүчесе һәм яшәтүчесе. Архивны киләчәк буыннарга саклап җиткерергә кирәк. Һәр тармак архивы, гаилә тарихы документаль сакланырга тиеш. Кайбер кешеләрнең архивка җавапсызлыгы аркасында халык җәфалана соңыннан,-дип, архив эшчәнлегенә җаваплы карарга чакырды Президент Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан әйдаманы ТАССРга һәм Бөек Ватан сугышына кагылышлы документларның бик зур әһәмияткә ия булганлыгын ассызыклап үтте.
Республикада архив эшчәнлеген үстерү буенча 2016 елдан башланган дәүләт программасы кысаларында, архивларның матди-техник базасын ныгытуга һәм цифрлаштыруга 870 миллион сум акча тотылган. Дәүләт архивы һәм муниципаль архивлар биналарына капиталь ремонт үткәрелә. Документларны саклау өчен 1 134 квадрат метрлы яңа бина төзелгән.

- Архив биналарын капиталь төзекләндерү программасын тагын 5 елга озынайтабыз, - дип сөенечле хәбәр әйтте Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Россия Федерациясенең федераль архив агентлыгы җитәкчесе урынбасары Андрей Юрасов үзенең чыгышында республикада архив эшчәнлегенә электрон технологияләрнең киң кулланышка кертелүен, архив биналары төзекләндерелүен һәм бу башлангычларда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның тырышлыгын мактап телгә алды.


-Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында Бөек Ватан сугышына караган документларга игътибар бирде. Бөек Ватан сугышын чагылдырган документлар күргәзмәләре оештырыла. Бөек Ватан сугышы турындагы ялган хәбәрләргә без документлар һәм фактлар белән җавап бирергә, чын дөреслекне якларга тиешбез, - диде Андрей Юрасов.

Казанда быелның сентябрендә Архивларның Бөтенроссия советы утырышын һәм Россия-Кытай архив өлкәсендәге хезмәттәшлек буенча беренче комиссия киңәшмәсен үткәрү планлаштырылган.
Татарстан Республикасында архив эшчәнлеге буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова докладында әйтелгәнчә, республика архивларында 7 миллион 800 эш саклана, ел саен архивларга 129 мең документ саклауга тапшырыла. Идел буе федераль округында Татарстан архивы, документлар күләме ягыннан караганда, Түбән Новгородтан соң икенче урында.

- ”Тарихта без эзлебез” һәм “Истәлек” проектларын гамәлгә ашырабыз, “Генеалогия” порталы эшли. Цифрлаштыру нигезендә документларны ерактан торып соратып алдыру мөмкинлеген тагын да арттыруны максат итеп куйдык. Эшчәнлеген туктаткан предприятиеләрнең һәм учреждениеләрнең документларын архивка тапшыру мөһим. Тематик коллекция сыйфатында , республикада үткәрелгән халыкара яки Бөтенроссия форумнары, спорт чаралары документларын да архив саклавына куярга кирәк, дип саныйм, - диде Гөлнара Габдрахманова.

Татарстан Республикасының архив эшчәнлеге буенча дәүләт комитеты ТАССРга-100 ел һәм Җиңүгә-75 ел темасындагы чараларны архив документлары белән тулыландырып үткәрүдә актив катнаша.

Автор фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading