Кышның ачы салкын җилләре, бураннары тынып, җирне тынлык, җылылык төреп алганда, кошлар оя корганда, кыш белән яз тартышкан көннәрнең берсендә Арча районы, Кече Төрнәле авылында Әлфинур белән Мәгъсүмҗан Фәхриевләр гаиләсендә ир бала дөньяга аваз сала. Бу 1964 елның 24 марты була. Сабыйга Азат дип исем кушалар.
1967 елда, өйләренә нур өстәп, шатлыклы зур бәхет килә, әтиебезгә иптәшкә энекәш алып кайталар. Шул көннән өйләренең яме тагын да арта. Әбиебез белән бабаебыз нәсел агачын дәвам итүче ике ул тәрбиялиләр. Улларын шәфкатьле, акыллы-тәүфыйклы, итагатьле, нәзакәтле булырга өйрәтәләр. Бары тик 12 ел бер җан, бер сулыш булып яшәп кала алар. Көтелмәгән фаҗига була...
Адәм баласы ничек кенә бәхетле, сау-сәламәт, матур гомер итмәсен, бу яшәүнең азагы бар. Әбиебез кадерле тормыш иптәшен – әтиебез hәм аның кечкенә энесе әтиләрен югалта. Бу вакытта әтиебезгә – 11, энесенә 8 яшь була.
«Без әтисез» дип елап утырып булмый, тормыш дәвам итә. Ә тормышны алып барырга кирәк. Бөтен авырлык, әлбәттә, әбиебез һәм олы бала җилкәсенә төшә. Шушы көннән башлап, әти зур тормышны алып баруны үз җилкәсенә ала. Әтиебез: «Әни ни әйтер?» − дип, әнисен кайгыртып яши. Кечкенә энесе өчен дә ул абый гына түгел, ә әтисе урынына да була. Балачактан абый-энем дип, бер-берсенә терәк һәм таяныч булып яши алар.
әтигә кечкенәдән үк механизатор-тракторчы һөнәре ошый. Һәм 1979 елда ул үрнәк училищесына (СПТУ №9) укырга керә. Дәртләнеп, киләчәк көннәрнең куанычын тоеп укый ул биредә. 1982 елда яхшы билгеләренә генә училищены тәмамлый. Хыяллар чынга аша. Ул үзенең хезмәт юлын Кече Төрнәле авылында башлый. Хезмәт сөйгән кеше генә тормышта үз урынын таба ала. хыялына ирешә әти, тракторчы булып эшли башлый.
1983 елның апрель аенда армия сафларына алына. Армия – һәр ир-егет өчен зур тормыш мәктәбе ул. Солдат егет анда да югалып калмый, тырышып хезмәт итә. Әнисенә мактау грамоталары, рәхмәт хатлары килеп тора. Үзе дә хатларын өзми. 1985 елның июнь аенда туган ягына кайтып җитә. Шул елны ук авылыбызга башлангыч мәктәпкә укытучы булып килгән, булачак тормыш иптәшен – әниебез Данияне очрата һәм 1989 елда яшь матур гаилә барлыкка килә.
Яшь гаиләгә бәхет, ямь өстәп, бер-бер артлы балалар туа.
1989 елда беренче балалары – мин дөньяга аваз салганмын. Гомер аккан су кебек. Хәзер үзем дә балалар анасы, гаиләм белән Кече Төрнәле авылында яшибез. Арчада балалар бакчасында физкультура тәрбиячесе булып эшлим.
1992 елда энем Айнур туа. Ул Үрнәк училищесын тәмамлады. Хәзер гаиләсе белән Казанда яши. Төзелештә эшли. Ул да әти кебек техника ярата. Хуҗалык эшләрендә әти-әнинең уң кулы.
1996 елда туган иң кечкенә сеңлебез Алсинә, Арча педучилищесын тәмамлап, Казанда тәрбияче булып эшли. Гаиләсе белән Казанда яшиләр. Әти белән әнине сөендереп, куандырып, ике оныклары үсә. Әти балаларының тормышларына, уңышларына куана. Оныкларын бик ярата. Аларны сөеп туймый, алар белән рәхәтләнеп уйный.
Быел кадерле әти-әниебезнең бергә тормыш коруларына –29 ел. Бу 29 ел эчендә аларның башыннан ниләр генә узмаган: авыры да, җиңеле дә, ләкин үкенерлек итеп яшәмәделәр. Алар кебек сабыр, саф күнелле әти-әниләр сирәктер. Алар безнең таянычыбыз да, ышанычыбыз да. Рәхмәт аларга!
Крестьян тормышы җиңел түгел. Әти – үз гомерен җиргә багышлаган гади хезмәт кешесе. Ул гомере буе алдынгылар рәтендә бара, аны һәрвакыт тракторчыларның олысына-кечесенә үрнәк итеп куялар. Менә инде 35 ел тракторда эшли. Иртә яздан кара көзгә кадәр басу киңлегендә аның эш урыны. Техниканың кайсына гына утырса да, сәгать кебек төгәл эшләвен ярата. Тракторы аның чын дусты. Ул аны карап кына тора.
Балачакта тракторның келтер-келтер тавышын ишетүгә, әтиебез кайта дип, каршысына йөгереп чыга идек. Тракторын караганда, ачкычларын биреп тора идек. Күңеле була иде әтинең. Баш-аягыбыз белән мазутка батып, пычранып бетсәк тә, әрләү сүзләре ишетмәдек.
Эшеннән тәм, ләззәт тапкан кеше үзен бәхетле тоя. Ул һәр иртә, сөенеп, эшенә бара, күңелен биреп эшли. Хезмәте белән башкаларга, иленә файда китерүенә куана. Нинди генә авырлыклар булса да, куркып калмый, тырышлыгы белән, куйган максатларына ирешә, яңа үрләр яулый, дәрәҗәләргә ирешә. Мондыйларны хезмәттәшләре дә, җитәкчеләр дә хөрмәт итә. Ел саен Сабан туенда әтинең исеме мактап телгә алына. Күп еллар дәвамында аңа мактау грамоталары, рәхмәт хатлары тапшырылды.
Әти көнне-төнгә ялгап, фидакарь эш үрнәкләре күрсәтеп, тырышлыгы, уңганлыгы, хезмәт сөючәнлеге нәтиҗәсендә «Кыр батыры» исеменә лаек булып, 2013 елда Арча муниципаль районы башлыгы Алмас Нәзировның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
2018 елда тырыш хезмәте өчен Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтовның мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Әтиебез турында: «Җитмеш төрле hөнәр иясе», – дияргә була. Аның кулыннан килмәгән эш юк. Бүгенге көндә без әтиебез үз куллары белән төзегән йортка кайтабыз. Гаилә ул – сине яклый, саклый торган бер оя. Бу ояда кеше үзен тыныч, усаллыклардан сакланган итеп тоя. Әти бик йомшак кеше. Ул – гаиләсенә, дус-туганга игътибарлы, бик игелекле, мәрхәмәтле, ачык йөзле. Тырыш, таләпчән, булдыклы. Бала чагыннан гармунда, баянда уйнарга ярата.
Борынгылар болай дип юкка гына әйтмәгән. Абзарында сыер асраган кеше сөт, май, каймактан өзелми. Бүгенге көндә савым сыерлары, бозаулар асрыйлар. Яз җитүгә, чебиен алалар.
«Тырыш булсаң, абзар тутырып, мал асрап була», – ди әти. Сөт саву аппаратлары бар. Малларга печәнне җәй көне әти үзе әзерли, сатып та алалар. Сау-сәламәт булганда, бар эшне гаилә белән бергәләп башкарганда, бер авырлыгы да юк. Авыл җирендә җитеш тормыш белән гомер итәргә теләсәң, күп итеп мал-туар асрарга кирәк. Өстәлләребез, шөкер, мул ризыклы.
Әткәй — шикәр, әнкәй — бал. Иң кадерле кешеләребез булып, озак еллар безне сөендереп яшәвегезне телибез. Һәрчак шулай парлы булып, җитәкләшеп гомер итегез. Сезгә имин тормыш, бәхетле картлык, тигезлек, саулык-сәламәтлек, озын гомер телибез. Без сезне бик яратабыз!
Алисә Ахунова, Арча районы. Кече Төрнәле авылы.
Комментарийлар