Тәмләткечләр турында нәрсә беләбез? Ризыкка тәм кертү өчен генә кирәк диярсез инде. Әмма аларның күбесе кеше өчен файдалы да икән әле.
Без тәм өчен генә ашка салган кайбер тәмләткечләр организмдагы бактерияләрне үтерә, икенчеләре ризыкны озак вакыт бозылмыйча сакларга ярдәм итә, шул рәвешле, алар аш бүлмәсендә генә түгел, медицинада да кулланыш тапкан. Сүз уңаеннан, без 150дән артык тәмләткечнең бер дистәгә якынын гына кулланабыз.
Тәмләткеч кенә димә, алар элек-электән югары бәяләнгән. Европада ул хәтта алтын бәясенә торган, кайбер очракта аерым валюта буларак та кулланылган, аларны эзләп күпләрнең Көнчыгыш плантацияләренә юл тотуына аптырыйсы юк. Тәмләткечләр эзләү нәтиҗәсендә Һинд океаны ачыла. Иң кыйммәтлеләреннән шафран, борыч һәм дарчин (корица) саналган. Мәсәлән, бер килограмм шафран алу өчен 200 мең чәчәкне эшкәртергә кирәк. Тәмләткечләр үскән җирләрне читләр тапмасын өчен, җирле халык төрле куркыныч риваятьләр уйлап чыгарган. Әмма боларны бөтенесен итальян сәүдәгәре һәм сәяхәтчесе Марко Поло юкка чыгара, бу хакта аның көндәлекләрендә язылган. Рим атасы XIV гасырдан башлап мөселманнар белән сату-алуны тыя, әмма тәмле ашарга өйрәнеп өлгергән Венеция халкы үтенече буенча, Һиндстан белән Госман империясеннән тәмләткечләр кабат китерелә башлый. Венециядә исә алар бик кыйммәт бәядән сатыла һәм бу аны Европаның иң бай шәһәрләре рәтенә күтәрә.
Тәмләткечнең файдасы аш-суда, медицинада гына түгел, кайберәүләр өчен акча эшләргә, икенчеләренә яңа җирләр, океан-диңгезләр ачарга да ярдәм иткән икән. Мумин атлы үзбәк егетеннән тәмләткеч сатып алганда сөйләшеп китеп, аңардан тәмләткечләр турында кызыклы гына мәгълүматлар алмасам, бу хакта мин уйланып та карамас идем. Ашка борычны көн дә күпме генә сипсәм дә. «Агропарк» сәүдә үзәгенең бер почмагы нәкъ шул Көнчыгыш базарына әверелгән дә инде. Төрледән-төрле тәмләткечләрнең исемнәрен укып: «Монысы нәрсә икән?» – дип тик аптырап йөрисең. Әле ярый Мумин бар аңлатып бирергә. Тәмләткечләрнең файдасы да күп дигән идем бит, мәсәлән, чаман дип аталганы шикәр авыруыннан бик файдалы икән. Бик озак кулланганда, әлеге авыруның кайбер билгеләрен генә юкка чыгарып калмыйча, аны бөтенләй бетерә. Аннан ясалган сары төстәге эчемлекне чәй урынына эчеп дәваланалар, бирегә ул Мисырдан килгән. Бу тәмлеткәчләрнең узган юллары буенча кызыклы гына географик картаны да төзеп була. Дарчинның бер төре – Вьетнамнан, икенчесе Һиндстаннан килә. Аларны тышкы кыяфәтеннән дә аерып була – һиндныкы нәзегрәк, шулай ук файдасы да күбрәк. Сатып алганда алданмас өчен, кәгазь калынлыгындагысын карарга ди – бу һиндныкы булачак. Әлбәттә инде, Вьетнамныкы озаграк ятып, кибеп бетмәгән булса. Ә коркачык (куркума) организмны шлаклардан, паразитлардан чистарта икән. Һиндстан белән Вьетнамнан тыш безгә яшелчә, җиләк-җимеш, тәмләткечләр Үзбәкстан, Таҗикстан, Кыргызстаннан килә, шулай ук Абхазия, Әзәрбайҗан, Иран, Чилиныкылар да бар, Россиянең үзендә үскәннәре дә очрый (укроп белән петрушка).
Унөч ел сату-алу өлкәсендә эшләгән Мумин сөйләвенчә, соңгы биш-алты елда җирле халыкта Көнчыгыштан килгән тәмләткечләргә кызыксыну арткан. «Чөнки халык тәмле белән тәмсезнең аермасын белә башлады. Кайберәүләр хәтта гади боткага нәрсә кушып була дип килеп сорый. Ә боткага бернәрсә кушылмый, әмма кешенең аны тәмлерәк итәсе килә, – ди Мумин. – Даими рәвештә ризыкка кушып торганда, кеше өйрәнә. Әүвәл алар эксперимент рәвешендә кушалар иде, тора-бара һәркем үзенә нәрсә кирәген ачыклый һәм шул тәмләткечләрдә туктала. 2000 еллар башында аларны сатып алучы бик сирәк иде. Ә аннан соң кызыксыну артты».
Биредә булган мамык маеның да файдасы күп икән. Башка үсемлек майлары белән чагыштырганда, аның майлылыгы һәм калориясе күбрәк дип ышандыра Мумин. Нәрсәне дә булса кыздырганда, калориясе күп булу сәбәпле, халык симерү куркынычы яный дип курка, әмма куркырга кирәкми. Чөнки үсемлек мае организмда утырып калмый, төрле энергетиклар урынына мамык мае кулланганда, файдасы күбрәк булачак.
Алтынчы сыйныфта укыганда ук сәүдә эшендә кайный башлаган Мумин сүзләренчә, Үзбәкстанда Россиядән килгән азык-төлек түгел, ә күбрәк төзелеш материаллары сатыла икән. «Күптән түгел генә туган якларда булып килдем, Белоруссия, Украинадан килгән азык-төлек бар, ә Россиянеке күп түгел. Бәрәңге бездә күбрәк Кыргызстанныкы». Унөч ел Татарстанда сәүдә итүче бу егет, татар халык ашларыннан чәк-чәкне яратып ашыйм, ди. Дөрес, анда тәмләткечләр юк-югын, бал гына бар, ә балның файдалы үзенчәлекләрен галимнәр әле бүгенгәчә ачыклап бетермәгән һәм бу хакта башка вакытта тәфсилләп язарга булыр, «Агропарк» сәүдә үзәгендә балчылар да мәш килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар