16+

Әтнә татар дәүләт драма театры директоры: «Безнең максат - тәрбияви спектакльләр кую»

Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры күптән түгел генә Финляндиянең Хельсинки шәһәрендә милләттәшләр белән очрашып, «Гүзәлем Әсәл» (Чыңгыз Айтматов) спектаклен тәкъдим иткән иде.

Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры күптән түгел генә Финляндиянең Хельсинки шәһәрендә милләттәшләр белән очрашып, «Гүзәлем Әсәл» (Чыңгыз Айтматов) спектаклен тәкъдим иткән иде.

Ә хәзер алар яңа сезонга әзерләнү белән мәшгуль. Бу хакта тулырак матбугат конференциясендә сөйләделәр.

Әтнә театры яңа сезонын 25 октябрьдә Айгөл Әхмәтгалиеваның «Күз нурларым» драматик хикәясе белән ачты. Спектакльнең режиссеры - Рамил Фазлыев. Театрның директоры Ленур Зәйнуллин сезон ачылышын бик уңышлы булды дип саный. Язучының әсәрләре укучылар тарафыннан актив укыла, шулай ук сәхнәдә куелышын карарга шактый тамашачы җыелган. Директор театрның ирешкән уңышларын да санап үтте. Шуларның беренчесе - XIII Халыкара «Коляда-Plays» театр фестивале. Бу чарада Әтнә театры лауреат булып, «Фронтовичка» спектакле өчен Николай Коляданың махсус бүләген алган. Әлеге спектакль «Алтын битлек» театр премиясенең Россиянең соңгы сезондагы иң яхшы спектакльләре тупланган исемлегенә һәм әлеге фестивальнең «Маска Плюс» программасына кертелгән. Белгечләр тарафыннан сайлап алынган 12 театр арасында Әтнә театры да бар. «Маска Плюс» программасы Мәскәү шәһәрендә 2020 елның 24 февраленнән 6 мартына кадәр узачак.

Әтнә театры 16-17 ноябрьдә Финляндиянең Хельсинки шәһәрендә иҗади сәфәрдә булып кайткан иде. Алар милләттәшләргә халык соравы буенча җыр-биюләрдән торган концерт уздырганнар. Шулай ук Ч.Айтматовның «Гүзәлем Әсәл» драмасын тәкъдим иткәннәр. Бу концертны Әтнә тамашачысына да күрсәтү идеясе белән кайттык, ди Ленур Зәйнуллин. Ә хәзерге вакытта театрда Жан-Батист Мольерның «Көрәктән — сәнәк» («Мещанин во дворянстве») комедиясенең репетицияләре бара. Спектакльнең режиссеры - Кырым-татар музыкаль театрында озак еллар режиссер булып эшләгән Ринат Бекташев. Премьера декабрь азагына тәгаенләнгән.

Театр үзенең сезонын тагын бер мөһим премьера – Т.Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» драмасы белән ябачак. Сәхнәгә куючы режиссер - Илсур Казакбаев.
Матбугат конференциясенә театрның баш режиссеры - Рамил Фазлыев та катнашты. Ул театрга башка режиссерлар да килеп эшләүнең уңай якларын билгеләп үтте:
«Без үз казаныбызда гына кайнамыйбыз. Татар драматургиясендә генә чикләнмичә, чит ил классик әсәрләрне дә алырга тырышабыз. Башка режиссерларны чакыру артистлар өчен яңа тәҗрибә, алым булып тора. Миңа калса, алар үзләрен шул рәвешле үстерә алалар» - ди Рамил. Башка режиссерларны чакырганда Әтнә театры  таләпләрне үзе куя икән. «Безнең төп максатыбыз - тәрбияви спектакльләр кую. Эчүчелек, әдәпсезлек күренешләрен күрсәтергә алыну безнең эш түгел. Тамашачы театрдан тәрбия алырга тиеш» - диде бу хакта театр директоры.

Рәфидә Галимҗанова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading