Алга таба да шулай дәвам итсә, тарихны әллә кайсы якларга борып бетереп, безне бу сугышта фашистлар белән бер сызыкка да куюлары ихтимал. Көнбатыш шуны тели дә инде, шул юнәлештә эш тә алып бара һәм нәтиҗәгә дә ирешә. Украинаның элеккеге премьер-министры Яценюкның «Кызыл Армия Украинага да, Германиягә дә һөҗүм иткән» дип күзгә төтен җибәрүе, «Освенцимны украиннар азат иткән» диюләре – моңа ачык мисал. Украина фронты сугышчылары дигәч тә, анда украиннар гына булмаганын аңлый белергә кирәктер инде ул. Татар фронты бөтенләй булмаган, әмма татар сугышчылары сугышмаган бер генә фронт та юк.
Мәгълүмати сугыш үз эшен яхшы эшли, Япония, АКШ, Европаның бик күп илләрендә хәзерге буын АКШны Икенче бөтендөнья сугышында җиңүче дип белә, чөнки алар шундый тарихны укый. Алар белүенчә, СССР да сугышкан бераз. Шул «бераз» гына сугышу нәтиҗәсендә берничә дистә миллион кешесен корбан иткәнен генә белергә теләмиләр. Шул ук Украинаны гына алсак та, алар да тик ятмый, газга түләргә акчасы булмаса да, балалар өчен яңа төрле тарих язып, уйлап чыгарылган каһарманнары хакында китаплар, тарихи дәреслекләр бастыралар. Ә бездә? Ток-шоуларда төкерек чәчеп утырсак кына инде. Әмма аларны яшь буын карамый һәм, аңлавымча, дөрес эшли.
Комментарийлар
0
0
безнен, этидэ икенче украина фронтында сугышта булган, хэм украина фронтлары ин, куп саннан
0
0