Шәһри Казан

Тол хатыннан ачык ХАТ

«Ахырзаман алдыннан ирләр сугышсыз кырылыр», - дигән борынгылар. Әлеге сүзләргә инанырлык дәлилләр туып кына тора. Тормыш терәген югалтып, пар канатсыз калган олы йөрәкле ханымнарга теләктәшлек итеп, ярдәм кулы сузасы урында аяк чалып, нахакка гаепләүдән чирканмаучылар да җитәрлек.

Шундыйларның корбаны булып, сынмый-сыгылмый калган Зөләйха ханым:
- Бу хакта күптән язасым килеп йөри иде, - дип башлады сүзен. - Мин инде 20 еллык «стаж»ы булган тол хатын. Ирем йорт салып кергәннең икенче көнендә бакыйлыкка күчте. Йөрәк, диделәр. Хәсрәт тулы күңелем белән дүрт баламны кочаклап, 40 яшемдә япа-ялгыз калдым. Көне буе эштә, аннары йорт төзү белән мәшгуль, бернинди ял күрмәгән иремнең китеп баруы минем тормышны ике өлешкә бүлде: аның белән булган һәм ансыз көннәргә. Бер мәл тормыш туктагандай булды. Ул вакытта әти-әнием дә исән-сау иде, туганнарым да, дуслар да җитәрлек иде. Иремне соңгы юлга озатканда ярдәм дә итештеләр, әмма икенче көнне үк мин дөньядагы иң оятсыз, ирен сакламаган, аны вакытыннан алда гүргә керткән ялгыз хатынга әйләндем дә куйдым. Ятлар бер хәл, тик якыннар авызыннан да ишетү авыр булды. Иремнең үлемендә мин гаепле булганмын... Әлеге гаделсез тормыш сабагын татыган, минем кебек ялгыз калган хатын-кызлар бәлки минем ачык хатымны укып, юаныч табар, ә белер-белмәс нахакка гаепләүчеләрнең күңелендә бәлки рәхим-шәфкать уяныр, - диде ул, яшьләрен сөртеп...

«Хөрмәтле һәм гыйззәтле гаеп итүчеләр! Мин дә, һәркем кебек, бәхетле булыр өчен туган идем. Үзем яраткан кеше белән гаилә корып, күп итеп бала үстереп, үзебез салган нигездә тигез, матур гомер итү иде хыялым... Авырлыклар белән булса да, хыяллар чынга аша сыман иде. Тик биш ел буе тиенен тиенгә җыеп, беркем ярдәменнән башка салып чыккан өйдә гөрләшеп, пар канатлы булып яшәргә насыйп булмады. 45 яшендә ирем китеп барды, ә мин гаепле булып калдым! Ни өчен дисезме? Ирем исән калып, мин үлмәгәнгә, мөгаен! И кешеләр, күз алдыгызга китерегез инде, мин киткән булсам, сезгә җиңелрәк булыр идеме? Ятим калган дүрт баланың башыннан сыйпап, мескен иргә жәлли-жәлли хатын эзләү сезгә, әлбәттә, күбрәк канәгатьләнү хисе китергән булыр иде... Тик нишләтәсең, тәкъдирдә шулай язылган булган. Әниле бала ятим булмый, диләр, димәк, Ходай миңа гомер биреп, балаларымны ятим итмәгән. Әтисез үсү җиңел булгандыр димим, тик балалар күңелендә әтиләре рухын сүндерми, төрле хәлләр туганда: «Әтиегез болай әйткән булыр иде», - дип, аңа һәм үземә хыянәт итми яши белдем. Яучылар җибәреп, кияүгә чыгуымны сораучылар булмады түгел, булды, тик иремне алыштырырдай кешене эзләмәдем дә, кирәге дә юк иде. Чөнки үз балаларын үстерүдән баш тартучылар буа буарлык заманда, кеше баласына кемнең исе китсен.

Реклама

Минем бар максатым - балаларны кеше итеп, аякка бастыру иде. Аллага шөкер, барысы да югары белем алып, дәрәҗәле урыннарда эшлиләр. Йөземә кызыллык китермәделәр, мөстәкыйль һәм үз максатларына ирешә алырлык, туган җанлы булып үстеләр. Балалар яхшы гына урнашып, тормышлар көйләнеп киткәч, туганлык хисләре уянган һәм элеккеге дуслыкларын исләренә төшерүчеләр дә пәйда булды. Әй җаныкайлар, безгә авыр чакта сез кайда идегез соң? Хөкүмәткә рәхмәт, балалар пенсиясен вакытында алып барып, ач булмадык. Тик ишле гаиләңә ярдәм булсын дип, ярдәм иткән кеше булмады. Без беркемгә дә кирәкле һәм кызыклы кешеләр түгел идек...
Тол хатын, яши белсә, ялгыз булмый... Чөнки аның ялгызлыкны уйлап елап ятарга вакыты да, хакы да юк. Өйдән-өйгә кереп моң-зар таратып, ашарыма ризыгым булмый, мескен хәлендә калган булсам, бәлки мине жәлләп, савап булсын дип, учыма сәдака салучылар булыр иде. Тик мин мескен булырга тырышмадым. Ә бу күпләрнең ачуын китерде. Ничек инде бетәшкән мескен хатынның кеше шикелле яшәргә хакы булсын?! Җәмәгать, минем дә бу дөньяда нәкъ пар канатлы кешеләр кебек үк хакларым бар икәнлеген онытмагыз!
Елап утырырга вакытым булмады дидем, ләкин тормышта йөрәкне нык әрнетә торган минутлар була. Балалар үз тиңнәрен табып гаилә кора башлагач, туйларында изге теләкләр теләгәндә ялгызлык, үзен нык сиздереп, бәгырьне телгәли. Шундый мизгелләрдә: «Эх, әтиләре исән булып әлеге матур вакытларны күреп, үзенең хәер-фатихасын бирсә иде!» - дип бәргәләнәсең...

Сүземне йомгаклап, минем хәлдә калган ялгызларга шуны әйтәсем килә: сынмагыз, сыгылмагыз, үзегезгә хыянәт итмәгез! Балалар өчен борчылмагыз, авырлык күреп үскән балалар, рәхәттә үскәннәргә караганда, күбрәк игелек күрсәтә. Газизләрегезне тормыштан һәм эштән тәм табарга өйрәтсәгез, бар да яхшы булачак. Гаепләүчеләргә игътибар итмәгез, һәркем үз каланчасыннан чыгып фикер йөртә, үртәлеп, юкка вакытыгызны һәм көчегезне сарыф итмәгез. Ә парлыларга шуны әйтер идем: булганның кадерен белегез. Ирле кеше Идел кичкән, дип юкка гына әйтмәгән халык.


Изге теләкләр белән, Зөләйха апагыз.»

Теги: язмыш
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (3)
Осталось символов:
  • 25 июнь 2018 - 22:25
    Без имени
    Рэхмэт,золэйха Ханым,Минем сузлэрне язгансыз.
  • 17 гыйнвар 2018 - 18:16
    Без имени
    Бик дорес язылган,чын йорэктэн Афэрин Золэйха ханым!!!Сезнен горурлыгыгызга,бик дорес сузлэр бн язып чыгуыгызга мен рэхмэт. Бу язма парлыларга да толларга да кагыла ,анлаган кешегэ. Ялгыз килеш тэ барлык кешене конлэштереп яши белергэ дэ кирэк эле аны!Сез бик зур МОЛОДЕЦ. Барлык толларга да исэнлек саулык телим,горур булыйк,2018 ел уз парын тапкан кешегэ Бэхетле ел санала,хэркемгэ дэ парлы булып бэхетле булып яшэргэ насыйп булсын!Бер беребезгэ хормэт бн карыйк,донья тугэрэк буген Золэйхада,иртэгэ сездэ...
  • 16 гыйнвар 2018 - 21:03
    Без имени
    Эйтэлэр бит: булмаса- бирэ алмый, булса- курэ алмый дип.