16+

Томау гына димә...

Томауны дәваласаң, җиде көндә бетә, дәваламасаң – бер атнада, дигән әйтем бар. Борын тыгылуны авыруга санамыйбыз да.

Томауны дәваласаң, җиде көндә бетә, дәваламасаң – бер атнада, дигән әйтем бар. Борын тыгылуны авыруга санамыйбыз да.

Тик табибларның моңа үз карашы: томау гына димә, ул катлаулы авыруларга сәбәпче булырга мөмкин, диләр. Колак, борын, тамак авыруларын кисәтү, дәвалау турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләштеләр.
Кыш көне салкын тию, борын, тамак, колак авыруларыннан интегүчләр саны аеруча арта икән. Казанның 18нче шәһәр хастаханәсендә табиб-оториноларинголог Ләйсән Азизова да аларга мөрәҗәгать итүче пациентларның 90 процентны нәкъ менә лор органнары авыруларыннан зарлана, ди. Былтыр исә Республика клиник хастаханәсе бу төр авырулы 1500 кешене кабул иткән.
Республика клиник хастаханәсенең отоларингология бүлеге мөдире Марат Гилялов әйтүенчә, аеруча иммунитетлары ныгып бетмәгән балалар һәм инде сәламәтлекләре какшый башлаган өлкән яшьтәге кешеләр бу төр авыруларга сизгер була. Лор органнары авырулары күп төрле: ангина, синусит, ринит, гайморит һәм башкалар. Аларның һәрберсенең үз дәвалау үзенчәлекләре. Шуңа да дөрес дәвалану төрен алу өчен беренче чиратта хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Билгеләре

Колак,тамак, борын авырулары вакытында томау күзәтелә, колак, тамак, борын авырта, ялкынсына, тән температурасы күтәрелергә, кешенең тавышы үзгәрергә, аппетит качарга, хәлсезлек күзәтелергә мөмкин.

Нишләргә?

Борынга томау төшү җиде-ун көн эчендә бетмәсә, авыруның хәле катлауланса, тән температурасы күтәрелсә, тавышы үзгәрсә, хәлсезлек тойса, кичекмәстән теркәлү урыны буенча терапевтны чакыртырга йә хастаханәгә барырга киңәш ителә. Авыруны ничек дәваларга кирәклеген бары белгеч кенә билгели.

Нәрсәсе белән куркыныч?

Авыруны вакытында дәваламау авыру кешенең өзлегүенә, гайморит, баш мие ялкынсыну кебек катлаулы авыруларга, хәтта йөрәк-кан тамырлары авыруларына китерергә мөмкин. Салкын тигәндә борын тирәсендәге куышлыклар гына түгел, колак та ялкынсынуы бар. Шуңа да тиешенчә дәваламасаң, аеруча балаларда томау колак авыруы – отитка күчәргә мөмкин.

Авыруны кисәтү

Сәламәтлекне ныгыту чараларын кулланырга кирәк: саф һавада, кояшта булырга, чамасын белеп шоколад ашарга, иммунитетны ныгыта торган чәйләр эчәргә, гриппка каршы прививка ясатырга кирәк. Чыныгу киңәш ителә. Әгәр дә моңа кадәр чыныкмагансың икән, процедураларны кинәт башларга ярамый. Һава торышына карап киенергә кирәк. Гимнастика белән шөгыльләнү уңай нәтиҗә бирә. Респиратор авырулар чорында аеруча халык күп җыела торган урыннарга барудан тыелып торырга кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading