16+

Торак-коммуналь хезмәтләргә түләгәндә, акчаны ничек янга калдырырга?

Торак-коммуналь хезмәтләргә түләгәндә, акчаны янга калдыру буенча киңәшләр.

Торак-коммуналь хезмәтләргә түләгәндә, акчаны ничек янга калдырырга?

Торак-коммуналь хезмәтләргә түләгәндә, акчаны янга калдыру буенча киңәшләр.

Утка, суга, газга исәпләгеч җайланмалар куйдыру чыгымнарны киметергә ярдәм итә. Көнкүреш җиһазларын сайлаганда, утны экономияли торган А, А+ классларын сайларга тырышыгыз.

Суыткыч ишеген ябып йөрегез.

Өйдәге һава урамны җы­лыт­масын өчен, тәрәзәләрне, ишек­ләрне җылытырга тырышыгыз.

Суны юкка агызмагыз. Галимнәр, теш чистартканда кранны ябып тормасаң, 2-3 минут эчендә 19 литр су акканын ачыклаганнар.
Кулланылмый торган хез­мәтләр өчен түләмәгез: телефоннан файдаланмыйсыз икән, аны өздерергә була.

Кайбер төр категория кешеләргә: сугыш ветераннары, инвалид­лар, хезмәт ветераннары, күп балалы гаиләләргә ташламалар каралган. Бәлки сез дә ташламага иядер?

Россия Торак кодексының 159нчы маддәсе нигезендә, гражданнарның айлык кеременә, чыгымнарына бәйле рәвештә субсидияләр каралган. Алар турында тулырак теркәлү урыны буенча социаль яклау бүлегендә белешергә була.

Өйдә биш көннән дә артык яшәмәгән очракта, коммуналь хезмәтләр өчен түләүне яңадан исәпләттерергә була. Бу очракта кеше вакытлыча өйдә булмавын раслый торган документ китерергә, гариза язарга тиеш.
 
Фото: stnmedia.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading