2004 елның гыйнвары. Студент чак. Телевидение белән газета арасында кайсы юнәлешне сайларга белми, практика узып йөргән вакыт.
«Татарстан яшьләре» газетасының мәрхүм баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиев хат эзе буенча язылган бер мәкаләне, шәһәргә кагылышлы булгач, «Шәһри Казан» газетасына бирергә киңәш итте. Мине хатлар бүлеге җитәкчесе Хәмзә Бәдретдинов каршы алды. Язмамны укып чыканнан соң, шул ук көнне эш тә тәкъдим иттеләр. 10 февральдә рәсми рәвештә “Шәһри Казан” журналисты идем инде.
Наил Ганиев, Әгъзам Фәйзрахманов, Әхмәт Гадел, Люция Хәбибуллина, Дамир Бәдриев кебек тәҗрибәле, танылган журналистлар белән эшләү үзе бер горурлык иде. Редакциядә журналистикага яңа аяк басып килүче яшьләр дә җитәрлек. Белмәгәнне остазлардан сорап, үз хаталарыбызда өйрәнеп, без дә «Шәһри Казан»ны әзерләүдә өлеш керттек. Фантазия, фикерләр ташып торган чак. Атна саен хат эзе буенча саллы гына язмалар әзерлибез, үз проектларыбызны, сәхифәләребезне тәкъдим итәбез, түгәрәк өстәлләр оештырабыз,бәйгеләр уздырабыз, укучы сорауларына җаваплар туплыйбыз, редакциядән кешенең өзелгәне юк, телефон тынып тормый. Хатлар бүлеге хезмәткәре Резедә Бәдретдинова атна саен өеп-өеп хат алып кайта иде. Ул чакта компьютер редакциядә берничә генә иде.
Язмаларны кулдан язып, машинист кызларга әйтеп торып бастыра идек. Верстка бүлмәсенең ишегенә “Тавышланмагыз, тынычлык саклау сорала” дип язылса да, кеше иң күп җыела торган урын шунда булгандыр. Иң кызыклы вакыйгалар, соңгы хәбәрләр, дөнья яңалыклары турында шуннан ишетеп чыга идек. Рәхәт бүлмә иде ул: шак-шок машина тавышы, буяу исе, верстка бүлегендә җаваплы сәркатип Рәшит абый Хәмидуллинның сабыр гына дәшүе ни тора? Сүз уңаеннан, Рәшит абый белән Тәскирә апа Хәмидулиннар – икесе дә редакциядә беренче көннәрдән үк “кайнаган” кешеләр. Хәмидуллиннар династиясе бүген дә эшен дәвам итә әле. Олы уллары Динар озак еллар газетаны әзерләүгә зур өлеш кертте. Икенче уллары Фәрит Хәмидуллин бүген баш мөхәррир урынбасары вазыйфасын башкара.
«Шәһри Казан» - тормыш үзе тудырган газета. Бу хакта шагыйрь Мөдәррис Әгълам да кайчандыр әйтеп калдырган булган. Мөстәкыйльлек дип ирек даулаган, милли күтәрелеш чорында халык көтеп алган газета була ул. Татарның күренекле, үткен каләмле язучылары эшләгән биредә. Газетабызның 25 еллыгына әзерләнгәндә редакциябезгә укучыбыз Габбас Мөхәммәдшин килгән иде. Ул кызык кына фактлар сөйләде. Баксаң, «Шәһри Казан» газетасының беренче саны бүген дә Сөембикә манарасында саклана икән бит. Габбас абый 1989-97 елларда Татарстан мәдәният министрының төзелеш һәм реставрация эшләре буенча урынбасары булып эшләгән. Сөембикә манарасына ай куйдыру эшләрен башлап йөргән. Шул чакта Коръән-Кәрим китабын, манарага ай куюны үтенеп язылган 50ләп хатны, «Ватаным Татарстан» газетасын, ул елларда әле чыга гына башлаган «Шәһри Казан» газетасының беренче санын төреп манарага куеп калдырганнар.
Беренче баш мөхәрриребез Хәлим Гайнуллин газетаны оештырганнан бирле 30 ел вакыт узган. Заманалар үзгәргән: машинкалар урынына бүген һәр журналистның үз компьютеры. Конвертларны электрон хатлар алыштырды. Заманча технологияләр мәгълүматны санаулы минутлар эчендә халыкка тәкъдим итү мөмкинлеге бирә, сайтыбыз актив эшли. “Шәһри Казан”ны республиканың «каймагы» укый. Укучыларыбыз шәһәрдә дә, авылда да, чит төбәкләрдә дә. Журналистларыбыз әзерләгән “Без бергә” газетасы аша “Шәһри Казан”да басылган язмалар белән читтәге миләттәшләребез дә таныша ала.
«Шәһри Казан»ның киләчәге якты булсын! Озак еллар укучыларыбыз өчен файдалы, мәгълүматлы, ышанычлы сердәш булып калырга язсын.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар