16+

«Кызыл бәрхет» торты әзерләү ЫСУЛЫ

Бәйрәм табынына бик тәмле торт пешерү ысулы тәкъдим итәбез.

«Кызыл бәрхет» торты әзерләү ЫСУЛЫ

Бәйрәм табынына бик тәмле торт пешерү ысулы тәкъдим итәбез.

(16 см диаметрлы тортка)


Камыр өчен:

250 г иләнгән бодай оны

200 г шикәр

1 аш кашыгы какао

1,5 чәй кашыгы көпшәкләгеч (разрыхлитель)

бер чеметем сода, тоз
2 йомырка (беренче категорияле)

200 г үсемлек мае (кукуруз, виноград төше мае белән дә тәмле була)

180-190 г май әйрәне (пахта) яки 4%лы майлы кефир

кызыл төстәге гельле кызыл буяу

Крем өчен:

115 г ак май

340 г эремчекле сыр (мәсәлән, «Хохланд»)

100 г шикәр кершәне (пудра)

2 чәй кашыгы ваниль экстракты


Коры ингредиентларны бер савытка салып, 2-3 минут дәвамында бутарга кирәк. Соңыннан үсемлек мае, кефир, йомырка кушып, миксер яки кашык белән болгатабыз. Табага салып, 20-25 минутка 180 градуслы духовкага куябыз. Духовканы вакытыннан алдан ачарга ярамый, югыйсә тортның камыры күперми.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading