Безнең халык тотып карамыйча ышанмый инде ул, һәрбер яңа әйбергә шикләнебрәк карый. Ун-унбиш еллар элек кәрәзле телефоннарга да шулайрак караучылар күп иде, янәсе, ул эшмәкәрләргә генә кирәк. Баксаң, ул һәркем өчен уңайлы җайланма икән. 50 ел элек, эш өчен компьютер кирәк, дисәләр, кешеләр моны бөтенләй аңламыйча, шулай диючегә сәерсенеп тә карарлар иде. Бүген моңа берәүнең дә исе китми, әйтерсең лә ул күптән булган һәм элек аңардан башка ничек яшәлгән дип аптыраучылар бар. Инновация өлкәсе яңарып тора, ул безнең кулларга әллә нинди яңа әйберләр тоттырып бетерер әле, акчаң гына җитсен.
Ә акчаның төрлесе бар: аларның кайсысы кыштырдый, кайсысы чылтырый, төрле төстә, төрле зурлыкта. Ә менә биткоин дигәненең исе дә, төсе дә юк, чөнки ул – цифрлы валютаның яңа буыны. Интернет челтәрендә генә эшли торган әлеге валютаны беркем контрольдә тотмый, ул үзәкләштерелмәгән һәм аның эмиссиясен (кулланылышка чыгарылуын) миллионлаган компьютер башкара, моның өчен математик алгоритмнарны санау программасы кулланыла. Рубль, доллар, евро кебек, биткоинга да интернет челтәрендә теләсә нәрсәне сатып алырга була, ул да шулай ук биржада сатыла. Махсус реестрларда исәп-хисап алып барыла, әлеге цифрлы акчаны кемнең кайда тотканлыгы блокчейн дип аталган журналларда теркәлә. Күзалларга җиңелрәк булсын өчен, моны кибетләрдә карталар ярдәмендә түләү мисалында карарга була. Без бит бу вакытта да акчаны кулдан-кулга бирмибез, бары тик банктагы реестрда гына бу операция язылып куела. Реестрлар криптография белән сакланылган, аларны үзгәртеп яки ялганнарын ясап булмый.
Әйтеп үтелгәнчә, әлеге валютаның өстенлеге – аны беркем контрольдә тотмый, менә бу күпчелеккә аңлашылмый (психик бәйлелек нәтиҗәседер) – ничек инде ул котрольсез булу? Акча хәтле акча булсын да, аны беркем контрольләмәсен?! Боларны аңлап бетермәүчеләр аның начар якларын күрсәтергә тырыша, төрле мифлар барлыкка килә. Шуларның берсе – башка электрон валюталардан аермасы юк, диләр. Башкалары үзәкләштерелгән, димәк, шул ук үзәк аны юк итә ала яки аерым кагыйдәләр кертә. Икенчеләре электрон валютаны пирамидага тиңли. Һәрбер пирамиданың схемасын карасак, аны нигезләүчеләрнең керем вәгъдә итүләрен күрәбез. Биткоин бернинди вәгъдәләр бирми, шулай ук ул интернетта тиз генә акча эшләү схемалары белән бәйле түгел. Аны эшләүчеләр клиентлардан акча алмый, алар исәбенә баемый, бу – эксперименталь акча берәмлеге, ул бик яхшы эшләп китәргә яки, киресенчә, янарга мөмкин.
Цифрлы валютаның бу төре бер генә ил белән дә бәйле түгел, аның программасын эшләүче үзен Сатоши Накамото дип атый. Милли валюта элек алтын яки көмеш белән бәяләнә иде, хәзер ул эчке вал продуктына бәйле. Ә биткоин бернәрсә белән дә тәэмин ителми, монда математикадан тыш берни дә юк. Компьютеры булган һәркем биткоин эшләү программасын урнаштырып, үзен кечкенә генә Үзәк банк итеп хис итә ала. Банкта исәп-хисап счеты ачучылар күпме вакыт сарыф иткәннәрен үзләре генә беләләрдер, биткоин кошелегын булдыру һәм акча эшли башлар өчен берничә минут сарыф ителә. Бернинди комиссиясез, баш катыручы сорауларсыз, бер кочак кәгазьсез.
2009 елда тәүге тапкыр пәйда булгач, бер биткоин биш цент белән бәяләнсә, берничә елдан ул берничә мең долларга хәтле күтәрелгән. Аннан соң ул бер көн эчендә 200 долларга чаклы арзанайган, тора-бара үсүен дәвам итеп, 700 тирәсенә якынлашкан. Биткоинның микъдары чикләнгән, кайчан да булса ул дефицитка китереп чыгарачак һәм аның бәясе кинәт үсеп китәчәк. Үзенең бәхетен сынап карарга теләүчеләр бүген биткоинлы була ала. Атап үтелгән өстенлекләреннән тыш, әлеге криптовалютага инфляция куркынычы янамый, аның белән аноним рәвештә эш йөртеп була. Белгечләр фикеренчә, цифрлы валюта ияләре дөньядагы сәяси һәм икътисади вазгыятькә бәйле түгел, аларны бернинди үзгәрешләр дә куркытмый, дип ышандыра. Шулай ук, ул кешенең кайда яшәвенә, кайсы ил гражданы булуына дә бәйле түгел.
Тиз үзгәрүчән заманда яшибез, берәүләр биткоин турында язып, башкалар шуны укып утырганда, өченчеләренең виртуаль акча янчыгына Сатоши Накамото уйлап чыгарган программа цифрлы валюта тамызып утыра. Кеше кыланганны кыланып карыйкмы әллә, биткоины да булмаган димәсеннәр. Тотып карап булмый ди шул, күз белән генә яратырга кала инде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар