16+

Товарны кире кайтару һәм алыштыру: СМАРТФОН

Әле күптән түгел генә сатып алынган смартфон начар эшли башласа нишләргә? Товарда берәр кимчелек ачыкланган очракта, аны кире кибеткә тапшыруны яки алыштыруны таләп итә алабызмы? ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе аңлатма бирә.

Товарны кире кайтару һәм алыштыру: СМАРТФОН

Әле күптән түгел генә сатып алынган смартфон начар эшли башласа нишләргә? Товарда берәр кимчелек ачыкланган очракта, аны кире кибеткә тапшыруны яки алыштыруны таләп итә алабызмы? ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе аңлатма бирә.

РФ Хөкүмәте тарафыннан 2011 елның 10 ноябрендә кабул ителгән 924нче карар белән расланган Техник яктан катлаулы товарлар исемлегенең 6нчы пункты нигезендә, сенсор экраны булган, шулай ук ике һәм аннан күбрәк функция башкара торган көнкүрештә кулланыла торган навигация һәм чыбыксыз, шул исәптән спутник элемтәсе җиһазлары техник яктан катлаулы товарлар рәтенә керә.
Техник яктан катлаулы товарларга карата 1992 елның 7 февралендә кабул ителгән «Кулланучыларның хокукларын яклау турында»гы РФ законының 18нче маддәсе 1нче пунктындагы нормаларга да нигезләнеп, мондый товарны кулланучыга тапшырган көннән алып унбиш көн дәвамында анда кимчелекләр табылган очракта, кулланучы түбәндәгеләрне эшләргә хокуклы:
сатылган бәяне яңадан исәпләп, шундый ук маркалы товарга яки башка маркалы шундый ук товарга алыштыруны таләп итәргә;
сатылган бәяне киметүне таләп итәргә;
товарның җитешсезлекләрен акча түләмичә генә тиз арада бетерүне яисә кулланучы яки өченче зат тарафыннан аны төзәтүгә киткән чыгымнарны каплауны таләп итәргә;
сату-алу килешүен үтәүдән баш тартырга һәм товар өчен түләнгән акчаны кире кайтаруны таләп итәргә.

Әгәр смартфонны сатып алган көннән бирле унбиш көннән артык вакыт узган икән, ул чагында кулланучы бары тик берничә очракта гына акчасын кире кайтару яки товарны алыштыру хокукына ия:
товарда җитди кимчелек ачыкланса;
«Кулланучыларның хокукларын яклау турында»гы законның 20нче маддәсе 1нче пункты бозылса (товардагы кимчелекне бетерү вакыты 45 көннән дә артмаска тиеш);
төрле кимчелекләрен күп тапкырлар бетерү сәбәпле, товарны гарантия вакытының һәр елы дәвамында кулланып булмаса.

НӘРСӘ СОҢ УЛ «ҖИТДИ КИМЧЕЛЕК»?
Товарның җитди кимчелеге дигәндә, түбәндәгеләр күздә тотыла:
а) товарның төзәтеп булмаслык кимчелеге
б) товарның бер-берсенә туры килми торган чыгымнардан башка төзәтеп булмый торган кимчелеге
в) товарның берничә мәртәбә ачыкланган кимчелеге (товарның бер тапкырдан күбрәк ачыкланган төрле җитешсезлекләре)
г) бетергәннән соң да яңадан барлыкка килә торган кимчелек
Шуңа игътибар итегез: югарыда күрсәтелгән нормалар бары тик Сезгә товарны тапшырганчыга кадәр барлыкка килгән кимчелекләргә генә кагыла.

фото: bareblissbox.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading