Шәһри Казан

ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Татарстан журналистларын Россия матбугаты көне белән котлады

Әсгать Сәфәров массакүләм матбугат чаралары хезмәткәрләренә «һәрвакыт илһамланып эшләүләрен» һәм «яңа кызыклы проектлар» теләде.

Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров республика журналистларын Россия матбугаты көне белән котлады.

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәевка юлланган телеграммада Әсгать Сәфәров массакүләм матбугат чаралары хезмәткәрләренә «һәрвакыт илһамланып эшләүләрен, яңа кызыклы проектлар, барлык башлангычларда уңышлар» теләде.

Татарстанның күп гасырлык журналистлык традицияләре, сүз көче, медиа вәкилләренең югары профессиональ сыйфатлары белән горурлануын искәртте.

Реклама

«Сезнең эшчәнлегегез әлеге традицияләрне саклап калуга һәм арттыруга лаеклы өлеш кертсен, Татарстан массакүләм мәгълүмат чараларының күпкырлы потенциалын арттыруга, республикада нәшрият эшен үстерүгә хезмәт итсен», — дип тәмамлады Сәфәров.

http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: