16+

Тәрбияле генә сүгенә башлаячакбыз

Миңа кайбер көнне будильник та кирәкми – астагы күршем уята. Иртәнге биштә, «лар-лар» тавышы белән. Иртән иртүк хатынына күргән төшен сөйли, ахры, матур булса да, начар булса да, хис-тойгыларын сүгенү сүзләре аша җиткерә бу абзый. Башкача барып җитмәс дип уйлый, ахры. «Нине ниткәндә» дип кенә утырмый, бөтен нәрсәне исемнәре белән атый, теләсәк-теләмәсәк тә, без тирә-күршенең дә сүзлек запасын баета. «...яратыша торган таудан чаңгы белән төшеп киттем, каршымда каен тора, синең анаңны. Минем бер чаңгы, пассив гомосексуалист кебек, икенчесе астында калып, мине екты да, башым белән җиңел холыклы хатынга охшаган каенга барып бәрелдем, көчләнгән чаңгы үзе дә сынды...» – астагы күршенең сүгенүләрен гадәти сүзләргә алыштырсаң, чираттагы төше шундыйрак килеп чыга. Хатыны аңа: «Хәерле төш булсын», – дип кенә җавап кайтара, өйрәнгән инде еллар буена.

Ә моның өчен бит хәзер баштан сыйпамыйлар, урамда, җәмәгать урыннарында гына түгел, өйдә дә сүгенергә ярамый – аның өчен административ җәза каралган. Ләкин моны исбатлавы җиңел түгел: ул хокук саклау органы хезмәткәре алдында әйтелгән булырга тиеш. Теге абзый сүгенә дип күршеләр дә барып әйтә алмый, чөнки аңа дәлил кирәк, нинди сүзләр әйткәнен кабатлап бирсә – бу очракта ул үзе гаепле булып калачак. Ә жучокларны рөхсәтсез куеп булмый. Ярый ла без әлеге абзыйның иртәнге биштә сүгенә башлавын белеп торабыз, ә урамда очраклы бер кешенең кайчан сүгенәчәген ничек чамаларга? Ә бит россиялеләрнең күпчелеге сүгенә һәм ул төрле социаль катламнарда очрый.

Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнүче үзәк Россиядә 18 яшьтән өлкәнрәк булган һәр биш кешенең берсенең көн саен сүгенүен ачыклаган. Әлеге тәртип бозу «Хулиганлык» маддәсенә туры килә һәм аның өчен 500дән алып 1000 сумга чаклы штраф яки 15 тәүлеккә кулга алыну яный. Законга буйсыну таләбе үтәлмәгән очракта, штраф күләме 1000нән 2500 сумга чаклы җитәргә мөмкин.

Адәм баласы яхшы тормыштан сүгенә башламый. Башта ул ачуы чыкканга сүгенә, ашка борыч салган кебек, бераз тәм кертеп җибәрергә, үзенең парын чыгарырга тели. Аннары гадәткә кереп китеп, рәхәт чакта, соклануын да сүгенү сүзләре аша белдерә. Әгәр хатын-кыз сүгенә икән, бу аңарда ир-ат гормоннары күбәюенә китерә. Авыр, физик эшләрдә эшләүче хатын-кызларның сүгенгәненә аптырыйсы юк. Өйдә сүгенеп сөйләшү нормаль күренеш икән, димәк, җәмгыятьтә бар да яхшы түгел. Гаиләдә алай сөйләшүне тыйганда, кеше урамда да сирәгрәк сүгенер иде, ләкин тегеннән тагын ияртеп кайтачак – шул рәвешле, ябык божра килеп чыга. Әмма иң кызыгы, галимнәр ачыклавынча, бөтенләй сүгенмичә дә ярамый икән. Тәрбияле, үзен һәрчак тәртипле тотучы, башкалар белән идеаль мөнәсәбәттә булучыларда стресс бик югары дәрәҗәдә. Аны бетерү өчен кеше күрмәгәндә җырларга, ырылдарга, сикерергә, сүгенмичә генә дорфа сүзләр әйткәләргә кирәк икән. Ә астагы күрше алай азапланмый, иртүк үзенең һәм башкаларның стрессларын бетереп куя. Сүгенү стресслардан коткарса, россиялеләр сау-сәламәт, бик озын гомерле булырыга тиеш кебек. Шул ук вакытта: «Нигә без үзебезнең мәдәни телебездә сөйләшмибез, читтән кергән сүгенү сүзләрен кулланабыз?» – дип аптырый кайберсе. Чит телдән кергән нинди сүгенү сүзен ишеткәнегез бар? Кайчаннан бирле аңа мохтаҗлык туып, сүгенү сүзләре дефицитка әйләнде әле? Теләсә кайсы әгъзага төрле кушымчалар гына тагасы бит, бер тамырдан булган сүз төрле мәгънәләргә ия була да куя. Чит телләрдә аның хәтле кушымчалар да юк, стрессланып гомер кичерәләр инде, йөрәк бетереп.

Сүгенгән өчен административ җәза бирү, штраф салу – кризис чорында бюджетны тутыруның бер алымы инде үзе, ул бездә тиз генә бетәргә күренми, димәк, файданы китереп кенә торачак. Юлларда ГИБДДның качып торганы кебек, чокыр-чакырлы, баткаклы ишегаллары тирәсенә барып, «канатлы сүзләр» өчен шактый гына штраф җыеп та була. Ләкин сүгенүне тыю – беренчел мәшәкать булып тормый. Тәмәке, аракыга кытлык булгач, халык ни җитсә – шуны эчә, теләсә нәрсә төреп тарта башлады, әмма бу гадәтен ташламады. Сүгенү сүзләрен дә башкасына алмаштыра башларлар инде, халык фантазиягә дә, телгә дә бай бездә.

Фото: wallscloud.net

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading