16+

Төркия Россия туристларын кайчан кабул итәчәк?

1 июньнән Төркиядә туристлык сезонын ачарга планлаштыралар. Әлбәттә, ковид белән авыручылар санын киметкәннән соң.

1 июньнән Төркиядә туристлык сезонын ачарга планлаштыралар. Әлбәттә, ковид белән авыручылар санын киметкәннән соң.

21 апрельдә әлеге җылы илдә коронавирус йоктыручыларның 62 мең яңа очрагын ачыклаган булганнар. 4 майда бу күрсәткеч 29 меңгә төшкән. Турситлык сезоны да вирус йоктыручылар саны көненә 5 меңгә төшкил иткән очракта ачылачак икән.

Төркиянең мәдәният һәм туризм министры Мәхмет Нури Эрсой сүзләренчә, Төркиягә быел 30 млн чамасы турист килер дип көтелә. Бу, 2020 ел белән чагыштырганда, ике тапкырга артыграк. 2019 елда солтан илендә 45 мең чит ил туристы кунак булган. Моңа тагын 7 млн төрек туристлары өстәлгән.

Узган ел пандемия нәтиҗәсендә Төркия хөкүмәте куркынычсыз туризм  программасын гамәлгә ашыра башлады. Аның кысаларында, кунакханәләрдә, рестораннарда, музейларда һ.б. туристик объектларда санитар нормалар тикшерелеп тора.

Билгеле булганча, Төркиянең эчке тулаем продуктының 12 проценты туризмнан керә. 2019 елда Төркия туристлардан 35 млрд доллар акча эшләгән. 2020 елда 12,5 млрд доллар. Быел бу сумма 23 млрд сум булыр дип планлаштырыла.

12 майда Төркиянең чит илләр буенча министры Мәүлет Чавушоглы һәм сәламәтлек министры Фәхретдин Кодҗа Мәскәүгә килергә планлаштыра. Алар ике ил арасында авиаэлемтәләрне яңарту хакында сөйләшергә ниятли. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X