16+

Төркиядәге милләттәшебез, галим Надир Дәүләт изоляция чорында китап укырга киңәш итә

Надир Дәүләт ютуб челтәрендә үзизоляциядә утыру чорын һәм тормышының кайбер мизгелләрен аңлата.

Төркиядәге милләттәшебез, галим Надир Дәүләт изоляция чорында китап укырга киңәш итә

Надир Дәүләт ютуб челтәрендә үзизоляциядә утыру чорын һәм тормышының кайбер мизгелләрен аңлата.

Истанбулда яшәүче милләттәшебез, тарихчы Надир Дәүләт коронавирус пандемиясенә каршы үзизолациядә утырганда яшьләргә китап укырга киңәш итә. Бу хакта ул хатыны Бәрил Дәүләтнең ютуб каналында сөйли.

«Өйдә тору вакытын файдалы итеп сарыф итәргә кирәк. Кызганыч, бүгенге яшьләрдә китап уку гадәте юк. Мин аларга күпләп китап укырга киңәш итәм. Бер тәмен тойсалар, китап укуны ярата башларлар, гадәткә кереп китәр», — ди профессор Надир Дәүләт.

«Хәзер мәгълүматка ирешү өчен без үскәндәге кебек калын энциклопедияләр актарып утырырга кирәк түгел. Әмма мин заман технологиясенә ияләшә алмадым, минем өчен китап — һаман изге әйбер, китапханәләрдәге китап исе дә бик кадерле. Балачакта дустым Фәрит Аги белән ярыша-ярыша китап укый торган идек», — дип сөйли Надир Дәүләт.

76 яшьлек галим үзизолациядә утыруны үзе өчен гадәтләнмәгән хәл буларак бәяли, ләкин вәзгыятьне кабул итәргә мәҗбүр булуын әйтә. «Мондый чикләүләргә мин дә, яшьләр дә, туганнарым, дусларым, хәтта дөнья да ияләшмәгән. Бөтен кеше шок кичерә. АКШ кебек дөньяның иң көчле дәүләте дә карантинадан баш тарта алмый», — ди. Хәлең ничек дигән сорауга: «Урта шикәрле каһвә кебек: бик ачы да, бик баллы да түгел», — дип җавап бирә.  

Надир Дәүләт гаиләсенең мөһаҗирлек язмышын да аңлатып үтте: «Төркиягә Кытайдан 1949 елның март аенда килдек. Юлга Шанхайдан чыктык. Италия корабы белән океаннар ашып, бөтен Африканы әйләнеп, 3 ай дигәндә Италиягә килеп җиттек, аннан Төркиягә баручы корабка күчеп утырдык. Ул вакытта мин 4-5 яшьлек бала идем», — ди ул.

Милләттәшебез пандемия чорында түземле булырга өнди. «Безнең халык тагын да авыррак еллар үткәрде. Бу чорны да үткәреп җибәрәчәкбез. Аңа вакытлыча хәл итеп кенә карарга кирәк. Төшенкелеккә бирешмәгез», — ди. 

Фото һәм чыганак: tatar-inform.tatar

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading