16+

Төркиягә бармый торыгыз, коронавирус очраклары кискен арта башлаган

Чит илләргә юллар ачыла башлады, әмма анда бармый торуыгыз хәерле.

Төркиягә бармый торыгыз, коронавирус очраклары кискен арта башлаган

Чит илләргә юллар ачыла башлады, әмма анда бармый торуыгыз хәерле.

Туристлар дәррәү килеп ял итәргә киткән Төркиядә дә коронавирус йоктыру очраклары арта башлаган. Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова матбугат очрашуында халыкны өйдә калырга өндәде.
– Төркиягә самолетта очкан бер кешедә генә дә коронавирус ачыкланса, аның белән бергә очкан бөтен пассажир ике карантинда утырачак, – дип тә өстәде ул.
Кемнәр юлламаны ел башында ук алып куйган, алар башка маршрут сайлый ала. Спикер пандемия аркасында сәяхәткә бара алмаганнар өчен 20 июльдә Россия хөкүмәте тарафыннан чыгарылган карар турында ассызыклап үтте.  

– Юлламаны 31 мартка кадәр алучылар өчен туристлык агентлыгы 24 июльдән алып алтмыш көн эчендә клиентка ялның башка вариантларын тәкъдим итәргә тиеш. Аны йә башка вакытка күчерергә, йә булмаса башка маршрут сайларга була. Ике очракта да юллама бәясе үзгәрми. Юлламаны киләсе елның 31 декабренә кадәр кулланырга мөмкин. Сәяхәттән баш таркан очракта акчасын да шул вакытка кадәр кайтара ала. 65 яшьтән өлкәнрәкләр, вакытлыча эшсезләр, мөмкинлеге чикләнгәннәр акчаны 90 көн эчендә кайтарырга хокуклы, – диде Марина Трофимова.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading