16+

Төркиягә керү өчен яңа кагыйдәләр барлыкка килде

Очкан вакытта туристлар барачак урынның адресын һәм үз телефон номерларын теркәп анкета тутырырга тиеш.

Очкан вакытта туристлар барачак урынның адресын һәм үз телефон номерларын теркәп анкета тутырырга тиеш.

Әлеге мәгълүматлар Эчке эшләр министрлыгының базасына кертеләчәк. Бу кагыйдә COVID-19 йоктыру очрагы ачыкланганда, авыру белән янәшә утырган пассажирларны табу максатыннан кертелгән.

Төркия җитәкчелеге таләбе буенча, йөкне очкычка кулга тотып керү тыела. Салонга бары тик хатын-кыз сумкасы, ир-ат портфеле, ноутбук, балалар сумкасы һәм Duty Free товарлары салынган пакет белән керү генә рөхсәт ителә. Башка әйберләр багажга тапшырылырга тиеш. 

Тагын бер яңалык - Төркиягә юл тоткан очкычларда пассажирларны ашатмаячаклар. Очканда туристлар битлек кияргә тиеш, нәкъ менә шушы таләп авиакомпанияне ризык тәкъдим итүдән баш тартырга этәргән.

Очкычтан төшкәч тә, пассажирларның тән температурасын үлчәү шарт. Әгәр ул 37,8дән югары булса, 30 минуттан кабат үлчәячәкләр һәм туристны табибка күрсәтәчәкләр. Температура сакланган очракта, туристка коронавируска каршы бушлай тест ясаячаклар.

Коронавирус расланмаса, пассажир аэропорттан гид белән китәчәк. Тест уңай булган очракта, авыруны ашыгыч ярдәм белән хастаханәгә илтәчәкләр. Анда тикшерү узганнан соң, туристны хастаханәдә калдыру яки ял итү урынында изоляцияләү турында карар кабул ителәчәк.   

Шуны да әйтергә кирәк, Төркиядә ябык биналарда битлек киеп йөрү мәҗбүри. Туристик фирмалар исә ял итүчеләргә санитар-гигиена кирәк-яраклары тәкъдим итәргә тиеш. 
  

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading