16+

Тәрәзә төбендә дә кыяр үстереп була!

Безнең даими укучыбыз – Әтнә районының Ары авылында яшәүче Фидаил Кадыймов – кызыклы фотоларын редакциябезгә гел җибәреп тора.

Тәрәзә төбендә дә кыяр үстереп була!

Безнең даими укучыбыз – Әтнә районының Ары авылында яшәүче Фидаил Кадыймов – кызыклы фотоларын редакциябезгә гел җибәреп тора.

Бу юлы «Душтан соң» дип кыяр үсентеләрен төшереп җибәргән. Баксаң, тәрәзә төбендә кыяр үстерә икән. Яшелчәләрне инде ашарга да өлгергәннәр.

– Кызык өчен генә тәрәзә төбендә кыяр үстереп карарга булдым. Кибеттә орлыклар беткән, «Апрельский» дигән сорт кына калган. Шуны алдым да 11 орлыкны февраль азагында утырттым. Бу сорт өй шартларында яхшы үсә торган булып чыкты. Азрак үскәч, үсентеләрне һәрберсен аерым гөл чүлмәкләренә күчердем. Атнага ике тапкыр «душ кертеп» тордым үзләрен, яфракларына су сиптерә идем. Яхшырак үссеннәр өчен әллә ни эшләмәдем дә инде: төпләрен йомшарттым, көн саен су сиптем, – ди Фидаил Кадыймов.

Яз кояшлы килгәч, үсентеләргә табигый яктылык та җиткән, 50 сантиметр тирәсе булганнар. Тәрәзә төбендәге бакчадан 20гә якын кыяр өзеп ашарга өлгергәннәр дә. «Үзеңнеке тәмлерәк була», – диләр.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading