16+

Тәрәзәне каралтам, шулай күбрәк яратам

“Беренче эш итеп машинаның тәрәзәләрен караңгылатырга барам, – ди яңа автомобиль алган танышым. Күзгә кояш төшә, тонировка белән рәхәтрәк. Штрафы да әллә ни зур түгел бит, 500 сумыңны түлисең дә, рәхәтләнеп йөрисең”...

Тәрәзәне каралтам, шулай күбрәк яратам

“Беренче эш итеп машинаның тәрәзәләрен караңгылатырга барам, – ди яңа автомобиль алган танышым. Күзгә кояш төшә, тонировка белән рәхәтрәк. Штрафы да әллә ни зур түгел бит, 500 сумыңны түлисең дә, рәхәтләнеп йөрисең”...

Кызганыч, тәрәзәне караңгылату уңайлы гына түгел, аяныч төгәлләнергә дә мөмкин. Артык караңгылатылган тәрәзә уялыкны киметә, бигрәк тә караңгы вакытта күз күрүен начарайта, машина йөртүче җәяүлене, юлдагы башка нәрсәләрне күрми калырга, юл һәлакәтенә очрарга мөмкин.

Әле март аенда гына ЮХИДИ хезмәткәрләре 14нче модельле “Лада” машинасы артыннан куганнар иде. Бу видео социаль челтәрләрдә дә таралды. Машинаның тәрәзәләре бик нык каралтылган булган. 33 яшьлек машина йөртүчене тоткарлаганнар, машинасын исәптән төшерергә карар кылганнар. 

Татарстанда тонировка буенча махсус кисәтү эшләре алып барыла. Рейд барышында Татарстанда тонировкага кагылышлы 296 очрак теркәлгән. “Җәй көне тәрәзәне караңгылатучылар аеруча арта”,– ди ЮХИДИ хезмәткәрләре. Шуңа да алар тагын бер кат кагыйдәләрне искә төшерәләр. 

Таможня союзының “Тәгәрмәчле транспорт чаралары куркынычсызлыгы турындагы” техник регламентның 8нче кушымтасы 4.3нче пункты буенча машинаның тәрәзәләрен каралтырга ярый. Бары алгы як тәрәзәләре 70 процент яктылык үткәрергә тиеш. Бу таләп үтәлми икән, тәрәзәләрен каралткан машинаны йөртү тыела. Россия Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.5нче маддәсе 3.1нче бүлеге буенча, моның өчен 500 сум штраф каралган. Шулай ук машина тәрәзәсен тәртипкә китерергә дә кирәк булачак. Әгәр дә машина йөртүче бу таләпне үтәми икән, аңа 500 сумнан 1 мең сумга кадәр штраф салырга, шулай ук 15 тәүлеккә иректән мәхрүм итәргә дә мөмкиннәр. Ел башыннан бирле республикада шундый 10 мең машина йөртүчегә штраф салынган. 

Элек юл иминлеге инспекторлары туктаткач, тонировканы салдырып, штрафтан котылу мөмкинлеге бар иде. Хәзер исә канун буенча мондый хокук юк. Тонировка ясатылган машина йөртүчене туктаталар икән, беркетмә дә тутырачаклар дигән сүз. Дөрес, кайбер хәйләкәр машина йөртүчеләр салоннан чыгуга ЮХИДИ хезмәткәре яктылык үткәрү процентын үлчәп өлгергәнче, кара пленканы салдырырга ашыга. Ләкин ЮХИДИ хезмәткәрләре андыйларны белеп бетергән. Бер тапкыр штраф түләдем дә, алга таба курыкмыйча тәрәзә караңгылатып йөрим, дип уйлаучылар да ялгыша. Чөнки инспектор штраф белән бергә тонировканы салдырырга дигән күрсәтмә дә бирә. Әгәр дә шофер инспекторны тыңламый икән, аны 15 тәүлеккә ирегеннән мәхрүм итәргә дә мөмкиннәр. 

Машина тәрәзәсен караңгылату
Плюслары:

Эссе көннәрдә кояш нурларыннан саклый. 
Салондагы машина панельләре кояшта кызып тормый, тиз таушалмый. 
Машина эчендә кем утырганы күренми. 
Машинаның кыяфәте үзгәрә.

Минуслары:
Тиешеннән артык караңгылатылган тәрәзәләр аркасында начаррак күрәсең. 
Тонировкалы машиналар һәрчак ЮХИДИ игътибары үзәгендә. 
Тонировканы салдырганда тәрәзә кырылырга мөмкин. 
Һәрчак инспектор туктатып штраф салырга мөмкин, дип куркып йөрисең.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading