16+

Төшкән тешләрегезне сез дә бүрәнә ярыгына кыстыра идегезме ул? Без бел(мә)гән йолалар

Беренче чыккан тешне кем күрә, шул кеше балага бүләк алып бирә. Сездә дә шулаймы?

Төшкән тешләрегезне сез дә бүрәнә ярыгына кыстыра идегезме ул? Без бел(мә)гән йолалар

Беренче чыккан тешне кем күрә, шул кеше балага бүләк алып бирә. Сездә дә шулаймы?

Алайса кайбер якта киресенчә бу гадәт, шуңа соравым. Күргән кешегә дә бирәләр, ул үзе дә бирә. Күп очракта балага күлмәк бүләк итәләр.
Әле күргән кешегә кайчакта: күргәнеңне әйтмә, әтисе күрсен, күлмәк алып бирсен, дияләр икән!

Тагын бер кызык әйбер: тешне беренче күргән кешенең үз атамасы да була икән бит! Белә идегезме шуны? “Теш әни”/“теш анасы”, йә булмаса, “теш тәтә” дип атап йөртәләр аларны. Бу баланың тешен хатын-кыз күргән очракта.

Әгәр “теш ана” кыз баланың тешен күрә икән, ул чагында махсус мунча ягылган. Мунча кергәннән соң ул баланың чәчен үрергә тиеш булган. Менә нинди үзенчәлекле гадәтләр бар безнең халыкта!

Гомер буе якын итеп йөриләр бу теш аналарын, теш тәтәләрен, гомер буе аларга шулай дип дәшәләр. Хәтта үсеп җиткәч туйларына да чакыралар!
Теш чыкты ди, ярар. Хәзер бер 4-5 елны сикереп узып, сөт тешләре төшәр вакытка барып кайтыйк әле.

Төшкән тешләрегезне сез дә бүрәнә ярыгына кыстыра идегезме ул? Без шулай итә идек. Ә тагын нишләтәләр төшкән тешләрне, беләсезме?
Әйе, төрле якта – төрлечә. Мич башына да ыргытканнар; базга да (идән астына) ташлаганнар. Тешне ыргытканда: “Тараканга – камыр теш, балама – тимер теш!” – дип, теләк тә әйтәләр әле. Яисә “Тычканга – сөяк теш, миңа – тимер теш!” - диләр.

Әле тагы да кызык ысуллары бар моның. Кайбер якларда төшкән тешне ипи белән йә сарыкка, йә казга ашаталар. Янәсе, яңа чыгачак тешләрең сарыкныкы, йә казныкы шикелле матур була!

Кайбер якларда төшкән тешне үзенә ашаталар икән! Менә синең тешең төште ди, шуны ипигә тыгып үзең ашасаң, алтын теш чыга, дип әйтә торган булганнар балаларга! “Беренче тешеңне җуйма, аны ипи эченә тык та, аша”, – дип әйтә иде безгә әниләр. Минем ашаганым бар”, – дип сөйләгән иде Арча районыннан бер апа.
Дөнья булгач, әллә нәрсәләр бар инде. Без белмәгән йола шулдыр ул...

Зәлия Брусько

Фото: http://pixabay.com

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading